Мандариннар

Click to view image
12.03.2019 - 19:00

«Калеб» яңа буын җыены @kalebtatar
Ландыш Әбүдәрованың «Мандариннар» китабын тәкъдим итү кичәсенә чакыра.
Татарстан китап нәшрияты @tatkniga бастырып чыгарган бу китап төрле жанрдагы әсәрләрдән: кыска хикәяләр, повесть, әкиятләрдән тупланган. Форма, эчтәлек ягыннан мөстәкыйль булсалар да, барысы бергә алар бүгенге заман кешесенең дөньяга карашлар спектрын чагылдыра. 
Көн саен кабатланган һәм мәңге дә үзгәрмичә кабатланырга тиеш тоелган вакыйгалардан аерып алып, тормышка тылсым төсмере өсти торган исләр, тәмнәр, төсләр була. Әйтик, салмак кына коелган ябалак кар бөртекләре. Әйтик, мандарин исе. Яисә бөтнекле чәй тәме. Яисә гади бер китап... Синең тормышыңа шау-гөр килеп бәреп кергән персонажлар... алар шундый тынгысыз!
Яңа китап белән танышу театральләштерелгән тамаша һәм автор белән аралашу форматында булачак. Кичәдән соң автограф-сессия дә көтелә.

Керү ирекле.

Дусларым белән уртаклашам: