Албит

Аватар пользователя Гөлүсә Батталова
Аватар пользователя Гөлүсә Батталова

Гөлүсә Батталова

Карап чыгылган: 02.03.2017 10:25
22.04.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Чәчләремне җил таратмас –
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.

Хисләремне җил таратмас –
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу...

21.04.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Яшьлегемнең бер тамчысын,
Хисләремнең ут-камчысын,
Җаннарымның ярсуларын –
Алып китте кар сулары.

Сөюемнең бербөтене,
Учагымның күк төтене,
Яшим диеп бер...

25.02.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Кыштан язга кереп барыш...
Хисләрем иләс-миләс.
Дөньяма да нидер булды:
Әле тын, әле җиләс.

Кыштан язга кереп барыш...
Уйлар керде-чыктылы.
Соңгы буран мин...

14.02.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Җитмешәр ел ярын көткән толлар күзендә ул.
“Җиңеп кайтам, көт син!” – диеп киткән,
Яуда калган меңнәр сүзендә ул.

Сөю бармы дисез... Бар...

28.01.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Мең ел үткән...
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән...
Мең ел үткән...
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел...

20.01.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

Бүген - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне.

Кылыч кыннарында калган хәтер –
Болгар җилләренең догасы.
Кайсы дәверләрдән безнең тарих?
Татарымның кайда кыйбласы?!

Бүлгәләнгән чакта татар җаны
Кыпчак, типтәр,...

20.01.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

Туктал әле...

Язмыш агымына башым иеп,
Яшәгәндә берни аңышмый.
Йөрәгемне юкка ымсындырып,
Тукталдың син узып барышлый.

Ялкын диеп, шашып үрелгәндә
Җаннар өшегәнен сизмәдем.
...

16.01.2015
Гөлүсә Батталова (Гөлүсә Батталова) блогы

***

Шәһәр йоклый.
Тузан катыш тынчу мәйданнарда
Бәргәләнә үги күңел.
Ихласлыкка сусаган җан,
Яугир рухы кайнаган кан –
Дөньялыкта тере түгел.
Бәргәләнә минем күңел...

Страницы