Булат Ибраһим
шагыйрь, журналист
Булат Ибраһим (Ибраһимов Булат Хәким улы) 1990 елның 19 октябрендә Лаеш районының Атабай авылында туа. Биредә урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарих факультетында, соңрак Казан Федераль университетында Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурада укый. Шагыйрь, 3 китап авторы. "Йолдызлы билет"(2015) Халыкара премиясе лауреаты. 2014 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
Иҗат
Казанда кыш
Казан кар астында күмелеп ята,
Карлар күмгән йортлар арасын.
Һ.Такташ

Бөтәрләнеп, бөгәрләнеп бетеп
Казан кар астында күмелеп ята.
Әй, абыйлар, тизрәк кыймылдагыз,
Тиздән, тиздән инде таң ата.
Тракторлар арган юлчы кебек,
Иренеп кенә торып китәләр.
Карга бата-чума кара мәче үтә,
"Хәерлегә булсын иртәләр".
"Хәерлегә булсын иртәләр" ди
Кара мәче үзе куркынып.
Тар сукмактан тимер юлга тиеп
Машиналар үтә ыжгырып.
Кар астында күмелеп ята бирә,
Матур-матур, гүзәл бакчалар.
Хәзер инде шушы матурлыктан,
Күзен сирпеп үтми Наташалар,
Машалар, Сашалар.
Казан кар астында күмелеп ята,
Казыйлар да кабат күмелә.
Галстуклы тәти абыйларның
Кабат бүген башы иелә.
"Ә иртәгә бер тамчы кар калмас",
"Ә кем әйтте?"
"Мин ишеттем бары кешедән".
"Димәк иртәгәгә кызык булыр
Сүзең булса үзең ишедән".
Бөгәрләнеп, бөтәрләнеп бетеп,
Юрган астын саклап яткан мәлдә.
Акылыннан шашкан тавыш белән
Телефоным җырлый бүлмәдә.
Алло, алло,
Абый, ач тәрәзең,
Ап-ак карның башына җиткәннәр,
Әллә нинди язу-мазар сызып
Ап-ак карны алып киткәннәр.
-Чынлап әллә,
Тукта, куймыйча тор,
Бер күз атыйм әле тәрәздән...
Ышанмаслык, бер бөртек калмаган,
Урлаганнар карны каладан.
Алло, алло, ә кем алып киткән,
Урлаганнар әллә, басканнар?
-Әйе абый, урлаганнар карны,
Кытайларга урлап сатканнар.


Ике телсез
Курка-курка бүген ике телсез
Куллар болгый-болгый дөньясына.
Каһәр төшкән диләр, әллә шунда
Тәгәрәгән инде дөньясы да.
Калтыранып кына җилне коча күптән,
Зинданнарда атмый калган таңнар.
Ярсып-ярсып канаган күңелне,
Белмим инде хәзер кемнәр аңлар.
Кайтаваз да хәзер өзек-өзек,
Сызык-сызык булып сибелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Миңа никтер шулай сизелә.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Диварларны ватып-җимереп.
Үз яманын ямаулыкка төреп,
Манарадан аска төкереп.
Телсез заман яңа дәүләт төзи,
Артык теллеләрен үтереп.
Әнә анда, минем яшьти ауный,
Караңгыдан туеп, исереп.
Алар анда яңа дәүләт төзи,
Яңа кояш элеп буш күккә.
Без үзебез акылдан шашканнар,
Һәм шашканнар никтер бик күпкә.
Нинди дәва язар безгә язлар,
Бу ясалма чирдән ни бирер.
Ике телсез куллар болгый-болгый,
Үз ишләрен эзләп йөгерер.
Йөгерер дә алар сикерерләр,
Диңгез диеп чиксез упкынга.
Телсез дөнья илсез дәүләт төзи,
Кәгазь дәүләт яңа буынга.
Шартласынмы дөнья?
Шартласынмы дөнья?
Бас төймәгә.
Катырак бас!..
Чәлпәрәмә килсен Җир шары,
Ярылсын да ас белән өс катлам,
Тәгәрәсен шуннан югары.
Тәгәрәсен югарыга таба
Чиксезлеккә кереп адашсын.
Шартласынмы дөнья?
Әйдә инде, җиткән, шартласын.
Шатмы соң син?
Чиксез галәм Җирнең ватыкларын
Читләштерсен төпкә, томанга.
Адәм кебек каргалган зур шарның
Дус-ишләре шунда, томанда.
Шартласынмы дөнья?
Шартласын...
Җир шарының ятим ватыклары
Уйлансыннар иде бер мәлгә,
Кара йолдыз галәм киңлегеннән
Үзе дәшә кебек Әҗәлгә:
"Шартласын."
Шыксыз Әҗәл куркып, калтыранып
Җирнең җанын алып учына
Тәмугъ илен эзләп китеп барды
Утка таба, чаба очына.
Карт зобани Җирнең җанын күреп
Зур казанга салып кайнатыр.
Таңнар атыр дигән уйлар артык,
Утның теле җанны шартлатыр.
Тән дә калмас, җан да янган булыр
Ак һәм кара бергә җан бирер...
Ә кайдадыр ап-ак саф йолдыздан
Бер бәләкәч күктә ут күрер.
Ашыгып-ашыгып теләк теләр сабый,
Һәм кочаклар кысып анасын:
"Күктә, әни, зур йолдыз шартлады."
Бәләкәчкә җавап анасы:
"Шартласыннар, кызым,
Борчылма син,
Тиздән туар аның яңасы."
Яңа ел
Тормышның вак чуар тузаны,
Кешенең үзаңы
Җыелган болытка,
Кар белән коела йөрәккә.
Суыкта
Тын гына җан бирә
Үткәннәр.
Үткәннең тәннәре
Каплана кар белән,
Зар белән,
Җаннары хәтергә
Бик хәтәр наз белән
Оялый үзәккә.
Сагынма...
Кабатлап булмый шул,
Ялынма.
Кар ява.
Былтыргы түгел ул,
Өр-яңа
Кар ява.
Киткәндә йөрәгең чиреген
Онытып калдырма,
Бу бары кар гына.
Борылма бу якка,
Үткәндә кар ява.
Кар белән коела
Тормышның тузаны,
Кешенең үзаңы.
Үпкәгә утыра үткәннәр,
Буылма.
Чап туры юл буйлап,
Ак булып киләчәк коела,
Киләчәк коела дөньяга.
Тын гына җан бирә үткәннәр,
Үткәннең тәннәре
Каплана кар белән.
Кар ява,
Былтыргы түгел ул,
Өр-яңа.
Өр-яңа
Кар ява дөньяга.
Таң ата
Давыл купты, җил түбәне ертып алам диеп
Тыпырчына.
Акылыннан шашкан.
Төн хыянәт иткән күгенә.
Тәрәзәдән моңсу гына ут күренә.
Өйдә салкын,
Түбәдәге салам шау-гөр килә,
Җилфер-җилфер сыкрый.
Түшәмдәге җиделе лампаны
Бозык җил йолкый.
Урам елый.
Төнге салкын чеметкәләп ала йөрәген,
Эшли кебек шулай кирәген.
Төнге сукмак буйлап туңган сукбай
Үлеменнән эзен бутап йөри,
Нидер көтеп йөри.
Давыл улый,
Җил түбәне ертып алам диеп
Көлә тыныч кына.
Томаланган сукмак нигезеннән
Тән шуыша,
Салкын карны кысып учына,
Тыпырчына.
Өйдә салкын,
Төннең кулы туң ишеккә шакый,
Кач дия.
Калтыранган сукбай иреннәре,
Кулын сузып яктылыкка таба
Тәрәзәгә шакый,
Ач дия.
Соңгы сулыш.
Учтагы кар бозга әверелеп
Сукбай кулын әрсез таш итә.
Тыпырчына, соңгы омтылуы
Пыяланың җанын чеметә.
Җил ярдәмгә килеп
Тәрәзәнең
Калтыранган тәнен юк итә.
Урам елый,
Җил ыжгырып керә туң өйгә.
Кеше күңеленә якты түккән
Мескен лампа,
Түшәменнән куба,
Өзелә.
Хиссез өйне ялкын чорнап алып,
Хыялларын ваклап яндыра,
Ә җил карап тора.
Ялкын күккә кабып
Төнне караңгысыз калдыра.
Хыянәттә гаепләнгән төнге заман
Башын таңга ия...
Яктыра...
Балык теле
Яңгыр ява,
Урам тулы күлләр,
Урам тулы күзләр
Һәм телсезләр тәгәрәшә.
Алар белән мин янәшә,
Ләкин түгел бергә.
Мин гомергә
Алар белән булмам,
Ярдәм итсә Ходам.
Яңгыр ява...
Балык теле укытучысы
Кайтып килә,
Көлә-көлә, күлне таптап,
Балыкларын саный
Акрын гына атлап.
Ул безнеке түгел,
Әллә каян укып кайткан,
Сатлык күңел,
Балык телен алып кайткан
Сатып ана телен.
Балык теле,
Шундый җиңел тел ул,
Хәрефләре дә юк, язуы да,
Тарихын да аның беркем белми,
Кирәк түгел артык казыну да,
Кирәк түгел китап язуы да.
Кирәк түгел...
Ул телне өйрәнсәң
Йокың татлы,
Тыныч шаулы күңел.
Чиләкләрдән чиктән ашып түгел,
Юлларыңа бәхет тулса,
Берни кирәк түгел...
Яңгыр ява,
Ә күлләрдә балык туе бара,
Халык туе кадәр...
Балык теле бездә,
Атасыннан баласына күчә телебезгә,
Бөек телебезгә.
Ят та түгел кебек инде
Бу тел безгә,
Балык булып барабыз бит
Үзебез дә.
Ходайга хат
Чәлпәрәмә килә көзге төннең
Караңгыга баткан туң күге.
Кылыч булып җиргә яшен ява,
Телемнәргә бүлеп күңелне.

Менә инде тагын каләм язмый,
Менә тагын кичкә авыша.
Ап-ак битләр кабат ерткалана,
Һәм ут белән мичтә кавыша.
Каләм язмый, кан тамырын өзеп,
Тәлинкәгә кызыл кара җыям.
Күңел ярсуларын канга манам,
Һәм кабаттан тәнем аңын җуя.
Тәнем аңын җуя, тынгысыз җан
Хатын яза юллап Ходайга.
Мин хат язам, Ходай, тик белмимен
Син кайда соң, үзем мин кайда?
Мин хат язам...
Тамырларда шаулый язгы ташкын,
Җан тибрәнә учак өстендә.
Мин хат язам, Ходай, мин хат язам,
Шәүлә балкый шул чак көзгемдә.
Җан белән тән бер кайтаваз кебек
Очрашалар мизгел тирәли.
Һәм шул мизгел үзәгеннән бүген
Бөтен тормыш бик тиз тәгәри.
Һәм каршыга салкын бер өн кебек
Фәрештәнең исә җилләре,
Төн төсендә булган күк йөзендә,
Асылынган үлем җепләре.
Караңгыдан дер-дер килеп куллар,
Нокта куя минем хатыма.
Тән дә читтә, җан да миндә түгел,
Бер хис булып үлем чатында
Басып торам, хатны җилгә кысып,
Хискә сыйган соңгы көч белән.
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым,
Вәхшилеккә каршы, үч белән...
Тәнем аңын җуйды,
Фәрештәгә башын иде дуамал җаным.
Ярым үле өзгәләнгән хис мин,
Ярым тере минем вөҗданым...
Мин ант эчтем тәнем булган чакта,
Хатка түгеп соңгы канымны.
Мин җанымны әсир иттем хәтта
Тапшырам дип шушы хатымны...
Мин хат яздым, Ходай,
Мин хат яздым...

Солдат бәете
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.
Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар...
Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!
Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.
Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит – ханга.
Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.
Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә...
Мин кайттым бит, елама, әни!
Сугыш бара
Яралы күңелләр,
Яралы язмышлар,
Өстәлдә яталар.
Баш табиб, кайда син?
Йөрәккә туктаусыз аталар,
Саф җаннар авалар тузанга.
Ә заман томанда
Ал канын югалта.
Сугыш бара,
Үзе белән сугышырга
Сугыш бара.
Соңгы яугир булып,
Соңгы сулышында.
Калтырана туплар,
Һәм машина асларында
Изге яман уйлар,
Канга батырылып кыйналганнар.
Бу кылганнар изге гамәл түгел,
Кылынганнар безнең теләк түгел,
Без эт кебек буйсынучан гына.
Патша курчак уйный хыялында...
Яңгыр ява.
Томандагы ак мамыкны юа,
Замананың ал каныннан.
Безнең нәсел нинди ханнан килә,
Без нинди тамырдан?
Сугыш бара.
Үзе белән сугышырга сугыш бара,
Соңгы яугир булып,
Соңгы сулышында.
Ә урамда коеп яңгыр ява,
Үткәннәрне шыпырт кына
Юып бара.
Тукайга ияреп
Ә "пар ат"лар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
"Кисекбаш" күк ага безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.
"Аллага" да килә "таян"асы,
Кайда диеп безнең якты юл.
Без "китмибез" шапшак караңгыдан,
"Сарыкортлар" суза күккә кул.
Урманның да китте "шүрәле"се,
Качып китеп барды авылдан.
Калаларда быел хәер сорый,
Былтыр, мескен, шашып акылдан.
"Су анасы" суларны ят итте
Табалмагач алтын тарагын.
Аналарын күралмый ятимнәр,
Заман эзли алтын карагын.
Караңгыда өер-өер бүре,
Кайнашалар учак тирәли.
"Кәҗә белән сарык" бер капчыкта
"Туган тел"не суза, әллә-ли.
Кергә батты мунча күрмәс тормыш,
Читлегеннән очты кошлары.
Мөкатдәс саз тынды уйнавыннан,
Заман өзде аның кылларын...
Ә "пар ат"лар күптән чабып узды,
Һәм һава да бетте үпкәдә.
"Кисекбаш" күк ага безнең тормыш,
Кичә шулай, бүген, иртәгә.
Булат Ибраһим в соцсетях