Батталова Гөлүсә
шагыйрь
Үзем турында ниләр әйтә алам: татар халкының шигъри бишеге булган Казан артында - Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1982 елның 19 декабрендә дөньяга килгәнмен. 2000 нче елда Күңгәр урта мәктәбен, 2005 нче елда Татар дәүләт гуманитар институтының чит телләр факультетын тәмамладым. Туган ягымда – Күәм авылында гомер итәм. Янәшәмдә – пар канатым, ирем Алмаз, мәхәббәт җимешләребез – кызыбыз Диләрә, улларыбыз Аяз белән Айрат үсеп килә.
Студент елларымда Казан дәүләт университеты каршында оешкан "Әллүки" түгәрәгенә йөрдем. 2016 нчы елда "Таян Аллага" Бөтенроссия әдәби конкурсының Гран-при иясе булдым.
"Бер йотым бәхет" дип аталган беренче шигырьләр җыентыгым 2017 елда дөнья күрде.
Бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында эшлим.
Иҗат
Шәһәр йоклый
Шәһәр йоклый.
Тузан катыш тынчу мәйданнарда
Бәргәләнә үги күңел.
Ихласлыкка сусаган җан,
Яугир рухы кайнаган кан –
Дөньялыкта тере түгел.
Бәргәләнә минем күңел.
Шәһәр кайный.
Таш урамнар санга сукмый,
Җәберләнә ятим бәгырь.
Ваемсызлар арасында,
Битарафлар карашында
Бер елмаю – үзе кадер.
Җылы сүзгә кем соң әзер?!
Шәһәр тынды.
Диварларда бары сулык-сулык
Тәүбә кыла җансыз кала.
Тышауланган хисләремдә,
Чынга ашмас төшләремдә –
Далалардан калган яра,
Яралардан торган дала...
Язмыш агымына башым иеп...
Язмыш агымына башым иеп,
Яшәгәндә берни аңышмый.
Йөрәгемне юкка ымсындырып,
Тукталдың син узып барышлый.
Ялкын диеп, шашып үрелгәндә
Җаннар өшегәнен сизмәдем.
Җылынырга киткән эзләреңнән
Учак урыннары эзләдем.
Синсез көннәр саныйм, төсләр тонык.
Яши алмам, ахры, ялгышмый.
Яраларны яңартырга иде,
Туктал әле, узып барышлый.
Мең ел үткән...
Мең ел үткән...
Далаларда – тояк тавышлары.
Гасырларның тоям агышларын.
Мең ел үткән...
Мең ел үткән...
Яулар килгән, яулар киткән.
Милләт көткән –
Мең ел үткән.
Мең ел үткән –
Тарих төшкән кылыч кыннарыннан,
Язмышыбыз – күңел кылларыннан.
Мең ел үткән!
Хөрриятен, нәсел җебен
Хәтерендә горур йөрткән
Татар җаны нидер көткән.
Мең ел үткән.
Мең ел үткән.
Сиратларны мең кат кичкән...
Кара козгын чыкмый истән.
Мең ел үткән?!.
Гасыр җөен үрәм, сүтәм,
Чулпыларым чыңласа да,
Хәбәр диеп өмет итәм.
Киләчәгем татарына
Динем белән телем илтәм.
Оланнарым йөз чөермәс –
Тамырларда меңәр еллык
Татар кызы канын йөртәм.
Мең ел үткән!
Моң өзелмәс, рух җиңелмәс –
Тарих көтәр: мең ел үтәр!
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Җитмешәр ел ярын көткән толлар күзендә ул.
"Җиңеп кайтам, көт син!" – диеп киткән,
Яуда калган меңнәр сүзендә ул.
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Урак-чалгы тавышы сеңгән иген кырында ул.
Тальян гармун, аулак өйләр, кичке уен...
Йөрәкләрдә сулкылдаган яшьлек җырында ул.
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Телдә түгел, карашларда, җанда-бәгырьдә ул.
Тәүге мәхәббәтен оныта алмаган,
Сагышлардан телгәләнгән хәтердә ул.
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Җаваплымы-җавапсызмы – кемдә ничек...
Буыннарны, дәверләрне кичә сөю
Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп-күчеп.
Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...
Тоныклана диләр, имеш, еллар кичкәч.
Ышанмагыз, бер-береңне сөю бары арта –
Балаларың, оныкларың җиргә килгәч.
Сабыеңның ихлас баккан күзләрендә
Сөйгәнеңне, сөюеңне беркөн күргәч.
Бар ул сөю!
Кыштан язга кереп барыш...
Кыштан язга кереп барыш...
Хисләрем иләс-миләс.
Дөньяма да нидер булды:
Әле тын, әле җиләс.
Кыштан язга кереп барыш...
Уйлар керде-чыктылы.
Соңгы буран мин тилене
Аяктан ук ектымы?..
Кыштан язга кереп барыш...
Йокылар туяр-туймас.
Язгы боз кебек юлларым –
Атлыймын кыяр-кыймас.
Кыштан язга кереп барыш...
Карлар аклы-каралы.
Көн дә сиңа гашыйк булам
Аермый ак-караны.
Кыштан язга кереп барыш...
Дөньялар әрле-бирле...
Өметләр дә яшәрер күк,
Яшәртсә язлар җирне.
Яшьлегемнең бер тамчысын...
Яшьлегемнең бер тамчысын,
Хисләремнең ут-камчысын,
Җаннарымның ярсуларын –
Алып китте кар сулары.
Сөюемнең бербөтене,
Учагымның күк төтене,
Яшим диеп бер сулавым –
Акты китте кар сулары.
Өр-яңа кар ызаннарда,
Иртә, ахры, тузаннарга.
Мин – тәбәнәк, күк – югары –
Акты инде кар сулары.
Яңгыр катыш кар бураны –
Күзләремдә – яшь томаны.
Ярдан чыгар ташуларны
Алып китте кар сулары.
Чәчләремне җил таратмас...
Чәчләремне җил таратмас –
Тарап-үрдем, яулык яптым.
Җандай якын сурәтеңне
Чыраларга телеп яктым.
Хисләремне җил таратмас –
Йөрәгемә элдем йозак.
Соң аңладык бу дөньяны:
Бәхет – кыска, сагыш – озак.
Җырларымны җил таратмас –
Көй югалган бәгырьләрдә.
Ике гашыйк көч тапмадык
Мәхәббәтне кадерләргә.
Гөнаһларны җил таратмас –
Мизаннарда бары бизмән.
Ялгышларым аша атлыйм,
Җилгә каршы яңа эздән.
Рәхмәт сиңа, - дисең, - бар дөньямны...
"Рәхмәт сиңа, - дисең, - бар дөньямны
Мәхәббәтең белән төргән өчен!"
Беләсеңме, гомерем буе үзем
Синнән алам яшәвемнең көчен.
Гарасатлар купса дәрьяларда,
Дулкыннарга каршы торыр җилкән.
Тимер калкан, ныклы җилкән булдың,
Чын ир-егет була белдең, иркәм!
Ил-көн гаме белән сугарылган
Йөрәк утың күпме түгелгәндер!
Утны-суны бергә кичкән өчен
Мәңгелеккә хисләр үрелгәндер.
"Күләгәдә син, - дип борчыласың, -
Җигелсәк тә бергә тәртәгә."
Безнең бәхет – минем тәхетем ул,
Күләгәң дә синең – мәртәбә!
"Рәхмәт сиңа, - дисең, - балалар да
Күбрәк, - дисең, - синең кочакта."
Ата мәхәббәте булмаганда
Булмас иде җылы учакта.
Балаларда синең ныклы холык,
Синең үрнәк яшәү рәвешең.
Алар өчен әти фатихасы
Бисмилласы булсын һәр эшнең.
Рәхмәт сиңа, - дисең... Сөюебез
Гөлләреннән тулы тырысым.
Гомер буе тоеп яшик әле
Бергә яккан учак җылысын!
Көзге күкне иңләп оча
Көзге күкне иңләп оча
Пәрәвезнең аклыклары.
Алмаларга тулып беткән
Сентябрьнең шатлыклары.
Үтте инде, онытылды
Гамьсез җәйнең ялгышлары.
Синнән миңа соңгы сәлам –
Сентябрьнең сагышлары.
Сары яфрак учка кунды –
Елама дип үгетләве.
Суга язган тәүбә кебек
Сентябрьнең өметләре.
Көзләр белән ник төзәлми
Йөрәгемнең җәрәхәте?
Җылытмый да, юатмый да
Сентябрьнең мәхәббәте.
Сулкылдаган якты сагышымның...
Сулкылдаган якты сагышымның
Күләгәсен күреп юанам.
Җилдә очкан сары яфрак булып,
Көзләрдә мин кабат уянам.
Үткән көннәремә коткы салып,
Кайта-кайта нигә уйланам?!.
Пыскып яуган яңгырлары өчен
Көзләрдә мин кабат уянам.
Мәхәббәтнең җете төсләренә
Ихтыярсыз үзем буялам.
Күрешергә дисәң, нәкъ вакыты –
Көзләрдә мин кабат уянам.
Сау бул, - дисең, - көзгә керде...
"Сау бул, - дисең, - көзгә кердек,
Җәйге сөю очты җилгә.
Мәхәббәткә ясин чыгып,
Сары яфрак ява җиргә..."
"Китәм, - дисең, - бөтенләйгә..."
Чәчләремдә – тәүге карлар.
Шулай икән, нигә кирәк
Хыял тулы ярсу язлар?!
"Сау бул, - дисең, - көзгә кердек,
Җылы хисләр сүрелделәр..."
Тик нигә соң иреннәрең
Иренемә үрелделәр?
"Кичер, - дисең, - мин тилене,
Быел көзләр бигрәк үзгә.
Камыллардан чыккан төтен
Кердеме соң кинәт күзгә?.."
"Өйрәт, - дисең, - яратырга,
Нәкъ үзеңчә, көзләреңдә..."
Үксеп куйды нарасый җан –
Җәйне күрдем күзләреңдә.
Салкын...
Салкын...
Тәнгә салкын.
Җанга салкын.
Чәчкә коя гөлләр.
Үзәкләргә үтмәс иде, бәлки,
Котыптандыр җилләр.
Салкын...
Сиздерми дә,
Искәрми дә
Җиткән кара көзләр.
Арабызда берни дә юк, бары
Яңгыр юган эзләр.
Салкын…
Көнне баса,
Тәнне баса
Соры кургаш болыт.
Җир читендә җылы эзләп йөрим
Ялгыз торна булып.
Салкын...
Өшесәм дә,
Күшексәм дә,
Җәйләр күптән узган.
Унсигездә кебек иде йөрәк.
Баксаң, ул да тузган.
Җәйләр инде узган.
Дары исе сеңгән җилләр аша...
Дары исе сеңгән җилләр аша
Хәтер төпкелләрен урадым.
Без кардәшләр түгел идекме соң?!
Төне буе буран дулады...
Бүрәнәләр авыр шыгырдады,
Айга карап этләр улады...
Төрек дуслар дошманмыни хәзер?!
Төне буе буран дулады...
Босфор ярларында сыену тапкан
Мөһаҗирләр рухын уйладым.
Истанбулга ара ерагайды –
Төне буе буран дулады...
Фал ачканмы әллә Исхакыйлар –
Инкыйразны күптән юрады.
Үз илендә һаман үги шул без...
Төне буе буран дулады...
Хаталарны гафу итмәс тарих –
Дары исле җилләр елады.
Канга баткан кансыз уен бара.
Төне буе буран дулады...
Без – Тукайлы дибез...
Без – Тукайлы дибез,
Без – Тукайлы халык.
Җансыз, гамьсез кавем
Тукайгамы лаек?!

Тукай кыйбласымы
Без йөз тоткан тараф?
Соры гавәм бара
Кыямәткә карап.

Тукай туган телдә
Дәшсәк, кемнәр аңлар?
Күз яшедәй сафмы
Тамырларда каннар?

Нәрсә дияр иде
Тукай кайтса әгәр?!
Тереме соң авыл?
Татармы соң шәһәр?

Бармы милли моңнар,
Кайда милли үзаң?
Йөздә – ялган битлек,
Җанда – зәгыйф иман.

Кисекбашлар баскан
Дөнья бүген – базар.
Үз җирендә ятим –
Тукайлымы татар?

Пар атларда чаба
Алга таба заман.
Тик тезгеннәр генә
Чит кулларда һаман.

Үз-үзеннән бизеп
Йоклаганмы милләт?
Татар сыенырлык
Җирдә бармы җәннәт?

Бер уяныр әле
Татар дигән халык.
Кычкырасы килә –
Без Тукайга лаек!
Без – Тукайлы халык...
Кычкырасы килә...
1944 ("Евровидение"дә җиңү яулаган Кырым татар кызы Джамалага)
Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
Тарих шаһит: халык фаҗигасен
Дәшми генә эчкә йотты ул чор...
Йорт-җиреннән беркөн кубарылып,
Сатлык дигән мөһер сугылганын,
Кырымыннан түгел, гәүдәсеннән
Җаннар йолкып алып куылганын –
Бәян итте Кырым татар кызы –
Сулык-сулык бәгырь үкседеме?
Җансызлыкны кыйбла иткән җаннар
Хакыйкатьне әллә күпсендеме?
Читтә туфрак булган миллионнарның
Бәддогасы эзләр ияләрен.
Чорлар аша хәтта җырлар булып,
Җавап көтеп кысар чигәләрен.
Кырым, Себер, мәшрикъ-мәгърибләргә
Очкан икән татар тузан булып...
Яраларга ялгыш кагылмагыз –
Күтәрелер беркөн туфан булып!
Аңламаслар җанның тантанасын,
Сатлык диеп үртәр кайсысы?
Ауропада бүген татар җыры –
Кемнәрнең соң кемдә кайгысы?!
Ауропаны тезләндерде бер җыр!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
Дөнья шаһит: гамәл дәфтәрләрен
Бизмәннәргә куяр килер ул чор!
Килер ул чор!
Ауропаны тетрәндерде бу җыр...
Мәҗүсилек безнең каннардадыр...
Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Бичураны күптән үз иттек.
Поста йортның шомлы чормасыннан
Сагыш-зарлы җыру ишеттек.
Җил капкалар җилдә ыңгырашты,
Нигез-ташның рухын елатып.
Җансыз авылны соң кем яшергән,
Кычытканнар белән уратып?!
Заман ясин чыккан урамнарда
Күпме тарих гамьсез җирләнгән.
Тәүбә итеп нинди дога кылыйк –
Җаннар инде шактый керләнгән.
Бохарада укып кайттык әллә –
Бармы акыл бездә сатарлык?
Караңгыга чумган дөньябыздан
Бичуралар куркып качарлык!
Мәҗүсилек безнең каннардадыр –
Ия-рухлар никтер үз күрде.
Ак әбиләр безне бисмиллалап,
Җен-пәридән саклап үстерде.
Бер Аллага алар ышануын
Какшатмаган юаш бичура.
Мең дәверле иман хәзинәсен
Шыр наданнар җилгә очыра.
Мәҗүсилек безнең каннардадыр,
Күз йомарга нигә үткәнгә?
Туган нигезләрне ятим итмик,
Бичуралар өзелеп көткәндә.
Арлы-бирле базар буйлап чабам...
Арлы-бирле базар буйлап чабам –
Кем алдана, алдый кайсыгыз?
Кипкән иреннәрем пышылдыйлар:
Тик бер тамчы яңгыр сатыгыз?!
Базар уртасында – бар да сатлык,
Арзан монда йөрәк хисләре.
Нинди алтыннарга алыштырыйм
Яңгыр яуган җәйге кичләрне?
Шыбыр-шыбыр түбәләргә каккан,
Тәрәзләргә чирткән тамчылар...
Тансык икән хәтта куркулар да
Яшен яшьнәгәндә камчылап.
Дөнья – базар. Дөнья бүген кайный,
Кайнаган күк миләр эсседән.
Бары тамчы, бары тик бер яңгыр
Килер икән кемнең көченнән?
Без ул, диеп күкрәк суга-суга,
Пәри туе ярсый илереп.
Кипкән иреннәрем дога укый...
Яңгыр көтәм. Күктән... Тилмереп...
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк...
Җилкәгә кадалган пычактан үткенрәк
Елмаеп эшләгән аларның этлеге.
Кыямәт көн әллә килеп тә җитттеме –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.

Мәңгелек кыйммәтләр аунаса чүплектә,
Дәшмәүне хуп күрсә иң гадел мәхкәмә...
Дөньяның күзенә карарга иде лә
Чын кеше буларак бары бер мәртәбә.

Нарасый җаннарны типкәләп җил куа,
Бугазга ябыша гамьсезлек читлеге.
Я Раббым, ярлыка җәһәннәм утыннан –
Шайтаннар йөзендә – фәрештә битлеге.
инең күкне ташлап киткән кыр казыдай...
Синең күкне ташлап киткән кыр казыдай
Нигә әле бер дә юкка өзгәләнәм?
Сукмак тулы сары яфрак. (Шулмы сагыш?!)
Элеккечә бар да. Берни үзгәрмәгән.

Кырдан җил китергән бал күк рәшә исе
Ник керфекне дымландырып урала соң?
Белмәдекме төсе уңган мәхәббәтнең
Валчык-валчык бәгырьләрдән уаласын?

Җәйге яланнарның моңсу үксезлеген
Тамчы-тамчы җыеп, җаннар үрсәләнгән.
Күкләр елый көзләр җиткәч минем өчен...
Бар да элеккечә. Берни үзгәрмәгән...
Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры.
Август-Сентябрь. Йолдыз яңгыры.
Безнең күңелләр шуңа күнеккән.
Июль – аҗаган. Август – йолдызлар.
Бар да табигый. Элек-электән.

Чыклы иртәләр, шәфәкъле кичләр
Мәңгелек булып сеңгән каннарга.
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!

Кинәттән яуган бомба яңгыры,
Тыкрыкка гына поскан әҗәлең...
Мәхшәр көненә нокта куюның
Табарга иде берәр әмәлен.

Җимерек йортлар, тузгыган нигез –
Сүрәт рәссамы – пычрак сәясәт.
Чынбарлык түгел, гүя төш кенә –
Теге дөньяга тәүге сәяхәт.

Илдәш булганнар , кардәш булганнар –
Язмышлар гына нигә аяныч?
Упкынга илтер татлы рәшәме
Океан артыннан көткән ышаныч?

Җир шары чыдый. Бетмәс сугышлар
Мәтам маршыдай шомлы яңгырый.
Йолдыз явасы шушы кичләрдә
Бомба яңгыры күкне томалый.

Август-Сентябрь. Томанлы иртә.
Рәхмәтлеме без тыныч таңнарга?
Юатырга дип ни генә әйтик
Шушы бәхеттән мәхрүм җаннарга?!

(Украина, Сирия, Әфган һ.б. халыкларга багышлана)
Җан ярамның әрнеп сызлаганын...
Җан ярамның әрнеп сызлаганын,
Үтеп киттең, нигә сизмәдең?
Эзләреңне кочып елар булдым –
Мин һаман да синнән бизмәдем.
Сагышларым инде чиктән ашты...
Яңгыр явып, юллар өзелгән...
Күзләр талды – белмим, ни эзлим соң,
Торналарның киткән эзеннән?
Күкнең төбе тишелгәндер, ахры –
Көзләр аңлый минем хәлемне.
Мәхәббәттән соңгы ядкарь итеп
Түргә элдем ачы әремне.
Сары яфрак минем җаным төсле –
Үрелдем дә, жәлләп өзмәдем.
Эзләреңә ятып мең үкседем...
Ярый әле үзең сизмәдең...
Хәтер көненә...
Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?!
Кайсы туфрактан безнең тамырлар?
Гамьсез адымнар таптап үткәндә
Рәнҗеп ятмыймы шәһит батырлар?

Дошман өстенә кинәттән яуган
Япанчаларның рухы тереме?
Дала хөрлеген, күчмәннәр эзен
Сүндерде әллә коллык сөреме?

Үткәннәр дәшми. Үткәннәр телсез.
Дөнья оныткан дәһшәт хакында.
Каһарман өчен лаеклы һәйкәл
Нәни авылмы Казан артында?!

Илбасар кем дә, Ватаның кайда?
Яшәү егәрең ничә гасырлык?
Күпме йөрәктә бүген дә тибә
Япанча кылган мәшһүр батырлык?

Дәүләтен җуйган бөек халыктан
Ватанпәрвәрләр туып-үсәрме?
Шәһит батырлар сорыйдыр кебек:
Хәтерлеме без?! Хәтер исәнме?!.

*(Ябынчы (Япанча) авылы Әтнә районында урнашкан)
Ялгыш килгән...
Ялгыш килгән
Энә күзе кадәр ташка
Абынды ул сукмагында.
Һәм юлыкты адәмнәрнең
Каһкаһәле тукмагына.
Бармак төртеп үртәүчене
Аңлый алмый гаҗизләнде.
Әллә дөнья, әллә үзе
Бер дә юктан нәҗесләнде?
...Кинәт кенә килде кайгы,
Ишек шакып вакланмады.
Син күкләрнең сөеклесе,
Дигән сыман акланмады.
Җан сыкрады, яшь түгелде,
Кулда – тузган йөгән генә.
Елмайдылар никтер дуслар
Ирен чите белән генә.
Кемгә үлем, кемгә көлке,
Дөньяны ул аңламады.
Җиде ятлар кулын сузды,
Күзгә карап дус алдады.
...Ә беркөнне бәхет яуды
Гел кинәттән иңнәренә.
Сөенече кемнәрнеңдер
Ярамады җеннәренә.
Дөнья гүя кара янды,
Йөзне ачып дәшмәделәр.
Бәхетенең яшеннәре
Җанда ялгыз яшьнәделәр.
Тагын күпме атлый алыр
Ихласлыгы үлми генә.
Кемнәргәдер борчу килгән –
Тик көләсе килми менә.
Тән тиресе калынайды,
Каешланды хәтта холык.
Кыйналганда яклар өчен
Әзер түгел әле дә йодрык.
Җиргә ялгыш килгән җанны
Их, алырга иде йолып...
Тумый калган җаннар...
Тумый калган җаннар
Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт!
Кайнап тора каннар!
Тик нигә соң һаман арта бара
Тумый калган җаннар?
Һич ышанмыйм: татар хатын-кызы
Таш бәгырьле түгел!
Карыныңда җан иңәсе бала
Ник кадерле түгел?
Сукыр лампа, салам түбә күптән
Таш гасырда калган.
Тормыш авыр - бүген әйткән бу сүз -
Үтне сытар ялган.
Үз ризыгы белән килә диләр,
Һәр нарасый җиргә.
Үз теләгең, ни йөрәгең белән
Җанын кыеп җирлә...
Аңлыйм диеп тырышма син, акыл,
Аңламасын дөнья!
Әле дә ничек якты көн күзенә
Бу җинаять сыя!
Дөнья рәхәт! Дөнья шундый рәхәт!
Тыныч гамьсез таңнар...
Төшегезгә кермәсме соң,
Тумый калган җаннар...
Ап-ак яулык... Яшел болын...
"...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!"
М.Мәһдиев "Бәхилләшү"

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!
Ак алъяпкыч... Яшел болын...
Беркатлырак ихлас җаннар...
Яшен булып яшьнәгәнбез –
Бүген – утсыз аҗаганнар...
Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы – чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сүрәт –
Йокты әллә яман бизгәк?
Гамьсез уйлар. Гамьле караш –
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган... Кичә генә...
Ә бүген без никтер сүлпән...
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк –
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.
Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Буш хыяллар – чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш...
Тарих ялы – күн дилбегә –
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш...
Батталова Гөлүсә в соцсетях