Гөлназ Газизова
шагыйрь
Гөлназ Газизова (Кошкина Гөлназ Рамил кызы) 1991 елның 25 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Юридик белем ала, Ак барс банкында бүлек җитәкчесе булып эшли. Шагыйрь, ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге әдәби премия иясе.
Иҗат
Фанилыкка кунак булып килдек...
Фанилыкка кунак булып килдек,
Күпсенмәгез җанга җылыны,
Бикләмәгез хисне бәгырьләргә,
Кызганырлык булып үткәнне.
Яхшылыкка үзгәртмәсә әгәр
Әйтедер сүз, имләп яраны,
Бу җиһанда күкләр күкрәтмәгез,
Агулы ук – боза араны.
"Бу дөньялар кайда тәгәри?" – дип
Уйчан фәлсәфәләр кормагыз!
Шул дөньяны тәгәрәтеп, бәлки,
Читтән генә карап тормагыз!
Яратсагыз – чынлап яратыгыз!
Тәүге хистәй – акыл бәйләнеп –
Сез тараткан сөю җаннар аша
Кайтаваздай кайтыр әйләнеп!
Синең күнелеңдә яна...
Синең күнелеңдә яна
Гамьсез соравыма җавап.
Безнең кулда – бәхет кошы,
Яшим күзләреңә карап.
Ачык тәрәзәдән качып,
Аяз күккә бер талпыныйк...
Яна әле җанда өмет,
Якты хисләрдән тартынмыйк....

Язмышларга сорау биреп,
Белеп булмый ни көткәнен.
Якты йолдыздай атылып,
Теләгең үзем үтәрмен.
Акылыннан язган йөрәк
Сынауларга, юк, бирешми.
Мең өзелеп, мең ялгана –
Сөю исән. Ул – бер. Яши.

Күңелеңдә һаман яна
Гамьсез соравыма җавап.
Кулыбызда – бәхет кошы,
Яшим күзләреңә карап.
Бер мизгелгә вакыт сүнәр –
Уйларымнан туктап калам...
Һаман сөям, һаман янам,
Сүндем дигән сүзем – ялган.
Язмышымның текә ярларыннан...
Язмышымның текә ярларыннан
Күзәтәмен гомер агышын:
Гашыйк җаннар сипкән кояш нурын,
Ялгызларның йөрәк сагышын.

Язмыш җиле җанга ни китерә?
Яңа аткан таңнар яктысын,
Саф сөюнең сүнеп барган утын,
Дөрләп янган өмет чаткысын...

Язмышларның текә ярларында
Әрним, карап күңел гөленә:
Назга сусап, җәйдә сулды хисләр...
Тик бирешмәм сөю көзенә.
Җир сулышын тыңлау рәхәт, диләр...
Җир сулышын тыңлау рәхәт, диләр,
Иң гүзәл көй – елга шаулавы.
Җилнең җыры сихәт бирә җанга,
Сандугачның – моңлы сайравы...
Кемдер әйтә: дөрләп учак янса,
Җанга рәхәт – утын шартлавы.
Кемдер әйтә: урман аваз салса,
Дәрт һәм дәрман – аның шаулавы.
Кыя тауга менеп тыңлап кара –
Җилләр ничек дулый иркендә!
Кулларыңны җәеп кочып кара,
Назын той син чәчтә... битеңдә...
...Сез белмисез... төнге тынлык аша,
Бер туктатып дөнья агышын,
Ничек рәхәт – ярым йокы аша –
Тыңлап яту балаң сулышын!
Далаларда җилләр котырыныр,
Киң дәрьялар шаулар еракта,
Телем-телем уйнап учак янар –
Мин ишетмәм ләкин ул чакта...
Минем өчен дөнья туктап калган,
Вакытның да сизмим агышын.
Төнге тынлык.
Бәхет.
Йокысызлык.
Тыңлап ятам балам сулышын.
Бары айлы төннәр генә шаһит...
Бары айлы төннәр генә шаһит
Безнең җанга качкан серләргә.
Ә арада – кышкы тайгак юллар –
Аеры да алар, бергә дә...
Синең барыр юлың ачык иде,
Минем язмыш – күптән язылган.
Арабызда – кышкы тайгак юллар –
Адаштыкмы әллә аз гына?
Чакрымнарны иңләп, кулым сузам,
Син – еракта, офык артында.
Шәфәкъ нуры булып кабынасың,
Сүнәр нур бар – туңган җанымда.
Учларыңа алып йөрәгемне,
Эрет әле бозлы ялкынны...
Тик бер кагар шаукым дәшә алга,
Акыл түгел, йөрәк талпынды...
Син – өметем түгел, сыкрар ярам,
Тиңем түгел, сүнәр хыялым...
Ә шулай да, бәлки, кочагыңа
Җаным минем, җаным...
Сыялыр?!
Мин синеке... Еллар киңлегендә...
Мин синеке... Еллар киңлегендә...
Рәнҗетелгән язмыш иңендә...
Мин синеке – таулар, ташлар кичеп,
Кайта алган сөю иленә.
Мин синеке... Сулык-сулык еллар
Бәгырьләрне телеп үтсә дә,
Чакрымнарны кичеп, кулым сузам,
Язмыш башка йомгак сүтсә дә...
Яшәешнең бөтен кануннары
Бозылды, бар тәртип, кагыйдә...
Бер бизмәндә – әзер, тулы тормыш
Һәм бәхеттән торган җирәбә...
Безнең җаннар кайсы якты йолдыз,
Кайсы галәм аша табышты?
Кайда гына, кайсы киңлекләрдә
Сөйде алар, янды, кавышты?!
Җаным синең кочагыңа дәшә,
Аңа юллар – киртә түгелләр.
Мин синеке... Кануннарны бозу
Алып килсен бәхет иленә...
Таң алдыннан атыла мең йолдыз...
Таң алдыннан атыла мең йолдыз –
Алар минем якты теләкләр.
Үткәнемнән якты киләчәккә
Төзим әле, төзим күперләр.
Сөюемне салам нигезенә,
Күңел назын, хисләр шаукымын.
Ташларына басып күзәтермен
Гомер елгасының ташкынын...
Үткәнемнән – күпер – киләчәккә,
Тоташтырмый аны юк чарам.
Бу күпердән, сират кичкән төсле,
Тайпылмыйча һаман мин барам.
Утлар төртеп яндырыр да идем,
Көлен чәчеп язмыш җиленә...
Кулларымда – бер гөнаһсыз сабый,
Башын салган минем иңемә.
Нәни кулы белән кочаклаган,
Сулышымнан изрәп йоклаган...
Тайпылырга һич хакым юк минем!
Безнең сират – җирдә юралган...
Бу тынгысыз утны җанга төртәм –
Тернәкләнер, бәлки, җылы, наз...
Ә күперне үтәр өчен кирәк
Сөю көче, өмет тулы яз...
Гомер елгам аша өзми үтәм –
Үткәннәрдән – барыр юлымны:
Көчсезлекне тик язмышка сылтап,
Күкрәгемә кысып – улымны...
Күкне бүләк итәр төсле идем...
Күкне бүләк итәр төсле идем...
Җирдә яши, дидем, могҗиза.
Тәвәккәллек эзләп адашканмын...
Күкләр сагыш моңын агыза...
Елгалар да агымнарын борды
Юл башыма – тәүге инешкә.
Җанга иман иңгән төсле иде,
Бәхет тигән төсле – өлешкә...
Хисләр ләкин камил түгел икән...
Вакыт уза... Йөрәк суына...
Дәрья эзләп юлга чыккан чишмәм,
Киртәләр күп төште юлыңа...
Иркен сахра калыр күңелләрдә,
Чит күзләрдә – үзгә манзара...
Күкне бүләк итим дигән идем...
Җирдә, дидең, ләкин могҗиза...
Җылынырга кертче мине, диеп...
Җылынырга кертче мине, диеп,
Калеб ишегемне кактың син.
Бусагасын мең кат урый-урый,
Йозакларын кат-кат тарттың син.
Якынрак килгән саен, җаным
Ишекләрен ныграк томалый.
Шул ишектән бәхилләшми киткән
Чакларыңны ул шул... онталмый...
Кадерең зур иде, урының – түрдән,
Ышаныч, наз иде – арада...
Ә син, бары кунак кына булып,
Таптап киттең җанны, яралап.
Киттең чыгып... Торып калды түрдә
Үксезләнгән буп-буш кәнәфи.
Уйлар, моңсуланып, кат-кат урый
Бергә салган эзләр тирәли.
...Тыңладың син... Кыяр-кыймас кына
Тагын бер кат тарттың йозагын...
Җиде йозак аша бактым сиңа,
Һәрвакыттагыча – елмайдым...
Аңламыйсың... күңел биге бит ул...
Шат елмаю – бары калканым.
Җанга кереп борчып йөрмәсеннәр –
Ваемсызлык тыйсын базганын...
Качтым шулай бәхет шәүләсенә,
Битлек аша багам дөньяга...
Җиде йозак, бәлки, ачылыр да,
Мине күрә алсаң син анда.
Әле кичә генә кояш...
Әле кичә генә кояш
Безнең парлы эзне үпте.
Әйтерсең лә күкләр шулай
Гашыйк җанга нурлар түкте.
Кай арада кара болыт
Күңел күген каплап алган?
Дөрләп янган сөю уты
Үткәнемдә генә калган...

Юллар безнең уртак әле,
Уйлар инде – үзгә, үзгә.
Җаның җиргә бәйләдең син,
Мин – күкләрем белән бергә.

Ялгыз ярларыма килеп,
Күккә карап сорау бирмә.
Миңа синең җиһан – кысан,
Ирексезләп, җанны телмә.

Китмим синнән – җибәрәмен,
Гаеплене эзләп тормыйк.
Кояш сүнгән шушы төндә
Бер юлны икегә бүлик...
Учак яна – телем-телем уйнап...
Учак яна – телем-телем уйнап,
Офыкларда балкый яктысы.
Ул учактан сүнгән күңелдә дә
Кабынадыр өмет чаткысы.
Яна учак – кайнар шаукымыннан
Мәңгелек туң эреп югала.
Сүнеп арыган ялгыз күңелләрдән
Сөю чишмәләре агыла.
Таңнан алып якты төнгә кадәр
Уйный күктә ялкын телләре.
Тирә-якта җырлап кабыналар
Бу учакның кайнар гөлләре.
...Ә соңыннан көле кала җирдә,
Җил тарата сүнгән күмерен.
Ярсып-уйнап-дөрләп янган учак
Җылыта алмый икән үз-үзен...
Диварларда – җанның шыксыз моңы...
Диварларда – җанның шыксыз моңы.
Бәгырьне уй телә, өшетә.
Сулыш кайтавазы – вакыт чыңы
Синең биеклеккәме илтә?
Ә мин – ялгыз...
Син – чит галәмнәрдә,
Чит күкләрнең якты йолдызы...
Арабызда күпер – төшләр генә...
Өннәрем гел – хисләр чоңгылы...
Ыргылырга тапмыйсың көч...
Ә мин – тугры:
Көтәм уйларымда.
Карусыз.
Шуңа гына, бәлки,
Синең өчен:
Ваемсыз?!
Канатымны синең тәрәзеңдә...
Канатымны синең тәрәзеңдә
Калдырганмын салып.
Онытып.
Төшләремдә шуңа микән күптән
Очканым юк күккә... орынып...
Канатымны синең тәрәзеңдә
Калдырганмын никтер онытып.
Канатымда карлар йоклый хәзер.
Карлар назлый аны – җылытып.
Шул карларга карап көнем үтә...
Күк капчыгы гүя тишелгән
Һәм ак карлар төпсез шул капчыктан
Минем канатларга сибелгән...
Дәшмә миңа, көтмә һәм сагынма,
Мин фәрештә була алмадым!
Язмышымның ничек борыласын
Алдан күреп... саклап калмадым...
Кышлар килер кебек түгел иде
Хәл итәргә безнең язмышны, ─
Бозлы табаннары белән басты
Канатланган җанга ялгышмы?
Мәңгелек туң хөкем сөрә җирдә,
Чынбарлыкны санап үлемгә,
Җиргә төшү – минем өчен җәза –
Күкләремне бирмәм беркемгә!
Җирдә мине әзер теләк көтә,
Әзер тормыш, әзер хыяллар.
Мине тиргәп, салкын кышларыма
Очып түгел, атлап баралар...
Ә канатлар – синең тәрәзеңдә...
Җир дөньясы – миңа охшаган:
Канатларын салган язмышлардан
Урамнар һәм йортлар түшәлгән.
Мин фәрештә булалмадым, кичер,
Талпынуым – фәкать бер адым...
Кар көртеннән әзер сукмак буйлап
Язмышыма таба атлавым...
Тагын бер төн мамык шәлен ябып..
Тагын бер төн мамык шәлен ябып
Шәһәрләрне изрәп йоклатты.
Тагын бер төн айлы күзе белән
Күңел кылларымны кузгатты.
Ә уйлары шундый усал иде...
Тойдым аның кырыс багуын.
Җир йөзендә әйтерсең мин генә –
Үтәмәүче төннәр канунын...
Ай балкышы. Мин – җиһанда ялгыз.
Күңелемне уйлар актарды.
Төннәремдә эчтән генә укыйм
Сиңа диеп язган хатларны.
Белсәң иде: анда – күпме сагыш,
Мәчетләрдә булмас тәүбәләр.
Күз яшенең иң-иң ихласлары,
Үтәлмичә калган вәгъдәләр...
Сиңа гына әйтә алган сүзләр,
Елмаюлар, серләр – кыюлар...
Белсәң икән, никадәрле авыр
Ярсу җанны бикләп куюлар!
...Юлланмаган сүзләр яши шулай –
Ябылуда – минем уйларда.
Сиңа хатлар барып җитмәсә дә,
Юктыр алар, диеп, уйлама...
Тормыш дәрьясында үз кыйбламны...
Тормыш дәрьясында үз кыйбламны
Табыйм, диеп, күпләр уктала.
Ялгышмаска иде, дия-дия,
Бик сак атлый, уйлый, туктала.
Дөрес юлны сайлау мөһим, диләр,
Ялгыш боза, диләр, язмышны.
Кеше хаталарын өйрән, диләр,
Ә мин... үзем төзим тормышны!
Ялгышты бу, диеп, куанмагыз –
Тормыш бүләк иткән тәҗрибә.
Ник елмая, диеп, баш ватмагыз,
Бәхет-сагыш – үзе җирәбә.
Яшәешнең кырыс кагыйдәсе –
Вакыт белән сабак алышу.
Дөрес юлны эзләп табар өчен,
Иң әүвәле, кирәк адашу!
Балачакның гүзәл бер хыялы...
Балачакның гүзәл бер хыялы –
Бер мизгелдә үсеп җитүдер.
Апа кебек, биек үкчә киеп,
Шакы-шокы атлап китүдер!
Әниләрдән качып, түр бүлмәдә
Минме әллә иннек сөртмәгән?
Олы-олы күлмәкләрне киеп,
Көзге каршысында йөрмәгән?!
Хыялларым бер мизгелдә ашты,
Балачакны калдырып сурәттә,
Алып килде дөнья мәшәкате
Биек үкчә, төсле иннектә...
Абзый, бу кыз ялгыш итәк кигән!..
«Абзый, бу кыз ялгыш итәк кигән!
Бу кызыгыз – малай буласы!» –
Ничә кабат, әтиемә килеп,
Шулай диде күрше апасы.
Малайларның «командиры» идем –
Без кермәгән бакча калмады.
Биек агачларның башларыннан
Балачагым төшә алмады...
Әллә инде без уйнаган күлнең
Төпләренә төшеп югалды?
Өйне бикләп, читкә киткән чакта
Нигезенә утырып елады?..
Шунда калды бугай «малай» чагым…
Кинәт кенә күңел үзгәрде.
Авыл белән шәһәр арасында –
Балчакның сынган күпере.
Күчәрләргә богауланган еллар...
Алда әле күптер юлларым!
Тик нигәдер җангы җылы бирә
Дүрт егеткә торган чакларым...
Күрегезче шушы елгыр атның...
Күрегезче шушы елгыр атның,
Тугааргач та, ничек чапканын!
Камыт киеп, авыр йөкләр ташып,
Арганлыктан ничек качканын!
Әйтерсең лә яңа җан өргәннәр –
Ялтырап тора көмеш яллары...
Үзен белми, җилләр ярып чаба,
Тоягыннан оча утлары!
...Авыл агае да аптырашта –
Ипләп кенә сыпыра сакалын.
Кичтән җигүлене күргәч, әйтте :
«Күтәрәмгә калган бу атың...»
Бүген – эндәшмәде.
Тын да алмый,
Ерак офыкларны күзләде.
Бу тормышның йөген тарта-тарта
Шушы хәлдә бугай үзләре…

Тугар инде, абзый, атыңны!..
Мин бирештем, тик бер кичкә генә...
Мин бирештем, тик бер кичкә генә
Иңнәремә салдым җылы шәл.
Тәрәзләрдә – язның иләс җыры,
Кулларымда кайнар сөтле чәй…
Тик бер кичтә сөйлим, тарсынмыйча:
Мин сагынам безнең юлларны…
Юри түгел, ялгыш кына шулай
Тәрәз аша көтәм язларны…
Һәм яшимен – көләм, җырлыйм, язам…
Икеләнмим – нокта куярга.
Саубуллаштым.
Әзер – күзләреңә
Сагышланмый хәтта карарга.
Бу кичем дә – синең өчен түгел…
Дөреслекне раслый алмассыз…
Ялгыз кичтә тәрәз дә юк, шәл дә…
Сагындыра…
Монысы – бәхәссез.
Сөюеңнең бер тамчысы җитә...
Сөюеңнең бер тамчысы җитә –
Уйный-уйный анда йөзәргә.
Сөюеңнең бер тамчысы җитә –
Гомер дәрьяларын гизәргә.
Ул тамчыда бата алам хәтта –
Миңа җитә актык бер хисең…
Гомер буйларына саклар идем,
Ярларыма какса диңгезең…
Күрмисең шул чиксез биеклектән
Без иңлисе дәрья суларын…
Мәхәббәтнең чишмәсеннән түгел,
Күз яшеннән җаным тулганын.
Үзе ачы, үзе татлы сагыш...
Үзе ачы, үзе татлы сагыш –
Хәрам шәраб төсле исертә.
Эсселектән әлсерәгән дәрвиш
Иреннәрем – бәллүр читлектә.
Кич бәхетен таңнар әсир итә,
Икебезгә – ике күк каты.
Минем юллар – офык чатларында,
Иңнәремдә – язмыш канаты.
Канатымны шәрабларга мандым,
Күкне бүлде шәфәкъ камчысы.
…Бәллүр савыт төпләрендә калды
Мәхәббәтнең соңгы тамчысы…
Күктән иңгән йолдыз көртләренең...
Күктән иңгән йолдыз көртләренең
Бит очларын кояш иркәли.
Назлы караш ташлап уза нуры
Безнең парлы эзләр тирәли.
Болытларга ятып уйга тала,
Кичектереп килер язларны.
Кар сулары, ярсып, юар микән
Кайчандыр без үткән юлларны?
Сөю көткән җаннар исәрләнә –
Дөнья канунына буйсынып.
Безнең язлар сыймый калыпларга…
Кышкы хистән бәсләр койсынмы?..
Һәр нәрсәнең азагы бар, диләр,
Җиттек бугай соңгы ноктага.
Парлы эзне гөрләвекләр юар…
Ә җан кыя-тауга уктала…
Ә без үстек… Үткәннәрдә калды...
Ә без үстек… Үткәннәрдә калды
Бәпкә үлән баскан су буе.
Төнлә тереләсе уенчыклар…
Таң җиленең назлап үбүе…
Ә без үстек. Кемнәр саный икән
Күктә янган йолдыз кызларын,
Басу капкасыннан ары китми
Гизгән чакта дөнья буйларын?
Ай нурларын учка кыскан чакта
Ашмый икән чынга хыяллар…
Чатыр тауның чыклы итәгенә
Күктән иңми алтын алмалар…
Ә без үстек. Әкият битләрендә
Җыерчыклы эзләр күренде.
Балачакның сырлы капкасына
Еллар аша богау эленде.
Дөнья канунына башны иеп,
Күңелемнең сәҗдә кылуы.
Моңсулата олы булу түгел,
Шул олыларның – без булуы.
Бер әйләнеп кара… Авыр түгел –
Ике адым һәм күз карашы.
Хаксыз хаклы язмыш барышы…
Ике юләр… ике тынмас күңел.
Бер әйләнеп кара, авыр түгел.

Сабыр булчы, түзем, акыллырак…
Качтың төссез рәшә артына.
Ә мин – җаным белән җир астына:
Көчсез-хиссез – монда җылырак!
Сабыр булчы, түзем, акыллырак…

Бер мәгънәсез һәм вакытсыз сугыш!
Тик бер тамчы – керфек очында.
Бер әйләнеп кара – мин артыңда!
Калдырмачы! Бетсә дә бу тормыш!
Бер мәгънәсез һәм вакытсыз сугыш…

Безнең җәннәт тәмуг уты булды,
Үрли-үрли өтте җаннарны.
Тын алмастай ялмап сулышларны,
Күгебезне икегә ярды…
Безнең җәннәт тәмуг уты булды…

Кояш та юк, йолдыз да – күрерлек!
Кайтаваз тик: «Сынмам... Сыгылмам...»
Бер әйләнеп кара – мин сынатмам!
Алда безнең сынау – гомерлек.
Кояш та юк, йолдыз да – күрерлек…
Язгы чәчәк, умырзая идем...
Язгы чәчәк, умырзая идем –
Кар-буранда туңып чыныккан.
Назга сусап, елмаюың кочкан,
Җылыныймчы, диеп, ашыккан…

Язгы чәчәк, умырзая идем –
Көртләр ярып күккә талпынган.
Тәүге хиснең ярсу нурын үбеп,
Учак, диеп, шәмгә алданган…

Язларымда янар чәчәк идем,
Ә син мине өздең… сынаттың…
Сулган гөлне учларыңа кысып,
Яшьлегемне урлап… югалттың…
Күңелләргә сыя кояш назы...
Күңелләргә сыя кояш назы,
Бар җиһанны иңләр мәхәббәт:
Айкап атар давыл-туфаннарны
Дөрләп янган сөю-сәгадәт.
Мең өзелеп, мең кат ялганыр ул,
Мең кабынып, мең кат сүрелер,
Гомер йомгагыдай, йөгереп-йөгереп,
Уралыр да, кабат сүтелер.
Һәм бер генә чаткы өмет калыр,
Очкын булып иңәр җаныма:
Күңелләрне яшәтердәй мизгел,
Ярсып тибәр йөрәк хакына…
Сәер лә бу кеше дигәннәре...
Сәер лә бу кеше дигәннәре –
Җирдә яшәп күккә табына.
Балачакта үсимче дип тели,
Көзләрендә язны сагына…
Күк катына тия алганнары
Җирне күзли – чиксез биектән.
Хәятендә мондый күкләр барда
Ничек яшәп була – йөзтүбән?!
Сәер лә бу бәхет дигәннәре –
Чит-ятныкы ныграк күренә.
Бәрәкәте белән килә бары
Шөкер, диеп яши белгәнгә.
Сәер лә бу күңел дигәннәре –
Мең өзелеп, мең кат ялгана…
Кара сагыш тамса йөрәгеңнән,
Күзләреңнән чишмә агыла…
Язмыш гарасаты канатымны
Язмыш гарасаты канатымны
Каерса да, күккә омтылам.
Күкрәгемне ярып, кыя тауга
Чиксез биеклектән атылам.
Йөрәк аша узып, бар киртәләр,
Сызландыра мине, яралый.
Ярсу җанны тыя алмыйм, шашкын
Күкләр дәшә, күкләр сагалый…
Офыкларны иңләр биеклектән
Егылсам да… кабат ашкынам!
Бетмәс хәсрәт бирмәс миңа язмыш.
Мин ышанам…
Сыкрап… ышанам!
Синсез....
Күңлем белән яңгыр дуэт җырлый.
Кайтар,диеп,синле көзләргә...
Алар башка иде,
Алар шашкан иде,
Исереп безнең ярсу хисләргә.
Ә мин көттем карлы яңгырларда
Үчекләгән күккә сукранып
Әле җылы диеп,
Үткәннәрне тоеп,
Ертык хискә кат-кат уралып...
Изүемнән кереп шыксыз җилләр
Үзәгемә үтеп уятты
Үткәнемнән кайттым
Синсез МИНЕ таптым
Ә ул үзен күреп шаккатты...
Чак-чак сулыш алган сөюләрне
Убып алды йөрәк түремнән
Өметләрен юрап
Соңгы ятим яфрак
Төште өзелеп ялгыз имәннән....
Беренче адым.
Бүлмәдә без өчәү:
Син һәм мин.
Һәм тынлык.
Сүндереп утларны,
Таңнарны сүндереп үрелә
Еландай кочарга бугазны.
Саташып бу өнсез мизгелгә
Язмышлар туктатыр сәгатен.
Йокысыз шашынган ярканат
Кимерер икәүнең бәхетен.
Бу куе томаннан кысылып,
Чигәләр туктаусыз сулкылдар.
Ят тынлык пәрдәсен ерткалап
Бер конфет кәгазе кыштырдар.
Баллыны, гомумән, яратмыйм
Тик ялан аяклы адымнар,
Җырлатыр да иске паркетны,
"Булмады!"- дип елар шайтаннар.
Син сизәрсең. Таңга уралып
Яңа көн килгәне иш(е)телер.
Әйтермен,
Бу тынлык пәрдәсен
Ерткалап:
"Яртысын миңа бир..."
Бер язмыш. Бер җиһан. Бер тормыш...
Бер язмыш. Бер җиһан. Бер тормыш.
Тик мине тырышма аңларага.
Мин синнән көчлерәк беразга:
Бер юлга. Үтелгән бер юлга.
Исәрләр ул – вакыт җилләре,
Мизгелләр әйләнер сәгатькә.
Мин синнән сабыррак бик азга:
Бер өмет. Фәкать бер өметкә.
Фал ачма туасы таңнарга-
Әҗәтле хисемне кайтарам,
Мин генә түгел лә күз йомып
Алдаган хыялым аклаган.
Тырышма син мине аңларга,
Гафу ит катлаулы асылым...
Аңларга тырышма... Тик... ярат!
Мин көчле булудан арыдым!
Тын...
Тын...
Бу урам шундый тын
Әйтерсең
Дөньяның тавышы ябылган.
Әйтерсең
Вакытның агышы туктаган:
Җир качкан сәгатләр сагыннан.
Ул.
Урамны уятты.
Ул кемдер.
Бозып бу тынлыкның тавышын,
Кайтарды
Йоклаган карларның сагышын
Уятып мизгелләр агышын.
Юк.
Һичкем дә сизмәде.
Тоймады.
Мизгелнең туктаган бу мәлен.
Дөньядан качунын тапты үз әмәлен-
Күзенә төшерде ак шәлен.
Кыш?
Гаепле бары кыш?
Салкыннар?
Сез талган сәбәпсез йокыга?
Көн саен тапталган бер сукмак, бер юлга?
Һич үзгәрми торган дөняга?
Тсс....
Йоклатып җаннарны,
Пәлтәләр, бүрекләр һәм туннар астында
Сихәтле карашлар көтәсез салкында?
Жылынып бу тышлык артында.
Тын.
Бу урам шундый тын.
Тынлыкны сагалап,
Гап-гади агачта,
Аягын салындырып,
Фәрештә утыра
Сез узган урамның чатында.
Хәй!
Уянып күрегез!
Сез узган урамның чатында-
Фәрештәәә!
Ул тәсбих әйтәдер!
Игелек ул көтә,
Теләгән һәр изге теләктә.
Һәм – кабат
Шул ук юл.
Үтәләр. Сукранып:
"Буранлы кышлары!"
Э бай тун эчендә шалтырый җаннары.
Сез тели белмисез ахыры...
Эх.
Утырабыз икәү.
Күзәтеп биектән.
Кызганып кышларны.
Дәшми-тынмый җәлләп сез үткән юлларны.
Фәрештә һәм җирән бер песи.
Мияү!
Шахзадәне котәм, шахзадәне...
Шахзадәне котәм, шахзадәне.
Киереп алтын сарай капкасын
Еш-еш сулап килеп керер бер көн
Һәм коткарыр гузэл хан кызын
Көтәм... көтәм. Көтәм шахзадәне!
Ул чыгарыр булат кылычын,
Азат итэр явыз аҗдахадан,
Табыр минем йорэк ачкычын.
Ул кутәрер мине кулларына,
Гомер буе, дияр, яклармын!
Бул минеке, бар кочемне жыеп!
Бу явыздан сине саклармын.
Аһ, батырым, дип, оялып кына
Ак кулъяулык булэк итәрмен.
Битләреннэн суырып убәрмен дэ,
Яратам мин сине!- диярмен.
Аннан китәрбез без ерак илгә,
Ак биянең туздырып ялларын,
Вәгъдә бирәм - ул сугыштан кайткач,
Чистартырмын, хәтта, коралын!

....Тик нигэдер... Аты чирлэп тора,
Бил ычкына, ява яңгырлар
Артык җылы, артык суык килә
Мең сәбәпләр таба җайдаклар....
Язмышымны көтеп, авыр сулап
Тырнак буйыйм тәрәз төбендә.
Аҗдахага печэн биреп сыйпыйм.
Килмэде дип, менэ, буген дэ!
Күлмәк изүләрен ертып-ертып...
Күлмәк изүләрен ертып-ертып,
Канатларым җәеп иреккә,
Минем белән бергә очар микән?
Тик берәрсе... җитмәс биеккә...
Ул берәрсе тоя алыр микән
Күк белән җан тәңгәл килүен?
Үз-үзеңне тыеп җирдә яшәү
Никадәрле мөмкин түгелен...
...Канатымнан төшкән каурыйны
Таптап үтәр ташлы сукмактан...
Җирне аңламаган күкләр кызы-
Мин күзәтәм аны ерактан,
Хыялыма тәңгәл биеклектән
Иксез-чиксез күкләр үтәли....

...Һичкемнеке була алмам, ахры,
Бәйсезлегем белән бәхетле!
Читлектә яралган кошларга...
Читлектә яралган кошларга
Яшәргә канатлар кирәкми.
Аларның карашын күк түгел,
Ясалма матурлык иркәли.
Күкрәк читлекләрен яра-яра,
Сайрар чакларында зар елап,
Алар хәзер башка тормыш белән,
Яши бирә, дөнья сагалап...
Ут алырмын беркөн шәфәкъләрдән,
Тып-тын калгач шәһәр урамы
Төнге күккә, санап бетергесез,
Йолдыз тезәм, бизәп каламны.
Мин дөньяны башкачарак күрәм,
Үзгәртергә теләп тамырдан.
Мин кошымны очрам офыкларга,
Мин, ахыры, башка камырдан.
Төнге күктә йолдыз кабызганда,
Бер кош сайрый, ачып читлеген.
Шунда гына беләм-бер көнемнен,
Бер сәгатьнең зая тугелен.
Спас булып күңелгә...
Спас булып күңелгә
Шыксызлык сибәсең.
Йә түгел, я тукта
Яу коеп җаныма...
Күңелем катына
Җил булып тик исеп китәсең...
Качырдың җәйләрне
Бу тома болытка,
Вәгъдәләр... кайда сез?
Талпынмас канатка
сыенып йоклыйсыз,
Җитәсе кышларга
Юш китереп бураннар юрыйсыз.
Җан көзге болыттан
Җәй сыгып алдана,
Юк кояш нурына үрелә.
Фасылны үзгәртеп
күз кыса киләчәк
Алтын көз бар диеп
Яфраклар коела учыма..
Күктә дисең... күктә синең үзен...
Күктә дисең... күктә синең үзен,
Җирдэ бары җаның шәүләсе
Шул үзеңнән тартып ала алыр
Бар мы икән монда берәрсе?
Күктә биек, үрел әйдә,кара
Курчак уеннарын күрәсен?
Җан өргәннәр, тормыш диеп алдап
Кемнеңдер уйдырма дөньясын...
Күктәме сон... күктән башка төрле
Җете кызыл төслэр чигелә.
Соң тамчыдай өзелеп ватылганчы,
Монда корал терим чигәмә...
Күктә дисең... кайда да бер әрнү
Кайда да бер ялгыз җирәбә,
Сүнгэн инде син сокланган йолдыз
Алар монда меңәр чүмәлә...
Әнә,кара, минем шәүлә җирдә.
Бәхет тияр аңа-бер кочак.
Күкләремнән генә егылмаска,
Егылмаска....дөнья йотачак...
Яннаныма килеп утырдың да...
Яннаныма килеп утырдың да,
Төшләнемне миңа сөйләдең.
Кулларымны сыйпап хәлне белдең,
Дәшмп әйтеп булган хисләрең.
Ай нурларын шәрабләрдәй эчеп
Без көлештек-белмим нәрсәдән...
"Сагындыңмы?" дидең кинәт кенә...
"Бераз,"-дидем."Сора күкләрдән..."
"Бәхетлеме?"-дидең."Бик бәхетле."
"Кызганмыйсыңмы?"-"Юк, кызганмыйм."
"Син яраткан таңны бүләк итәм".
"Мин таңнарны бүтән яратмыйм..."
"Гафу ит, мин шакымыйча кердем..."
Чак кагылың минем мендәргә.
"Бәхетле бул! Ешрак елмай, ешрак..."
"Киттем,-дидең-, киттем мәңгегә..."
Эз калдырмый гына юкка чыктың.
Күкне сызды тәүге кызыллык.
Кулны түгел, җанны каршы алды
Юрганлы-мендәрле тигезлек....
Жәйләр булып кайтып керер идем...
Жәйләр булып кайтып керер идем
Үзгәрәсе булмас кышыңа
Сукмагыңны табып төшәр идем.
Алиһәдәй. Синең каршыңа.
Һичбер сүзсез чәчәк тезэр идем
Ягар идем учак көртеңдә
Күкләреңдә йолдыз аттырыр идем
Ап-ак карлар яуган тонеңдә.
Туңган учларыңны тыным белән
Мин җылытыр идем, ант итәм.
Хисләремне шәлләр итеп урап
Язларыңны ләкин һич көтмәм....
Көртләр ерып сукмагыңа киләм
Юллар салып киләм ерактан...
Сагышыма жәйлэр булып кайттым-
Кышларыңны....өзелеп яратам.....
Исеңдәме, төнге юл тасмасы...
Исеңдәме, төнге юл тасмасы
Икебезгэ уртак бер йолдыз
Икебезгэ уртак күк капусы
Офыкларга китеп барабыз.
Иртәгәсен кабат уянырбыз.
Икебез дә ике шәһәрдә
Араларда чакрым-чакрым уйлар

Очрашалар уртак күкләрдә.
Букча-букча серләр чоланнарда
Түзә алмас хәтта киштәләр
Юллар сина илтэ калса эгэр,
Кучтэнэчем булып иярә...
Сиңа юллар илтә калса әгәр
Бусагада кала битлекләр
Җан анадан тума-иркен сулый
Ә урамда-ул без түгелләр.
Ә урамда, дәрәҗәле икәү
Безгә дигән юллар салынган
Купме алар, битлекләрен салмый
Безнең сыман-ялгыз калганнар...
Сойләшергә төннәр бик аз алар
Икебезгә уртак бер тынлык
Йолдыз бүләк иткән бу мизгелләр
Тик бер иркен сулыш алырлык.
Төнге юл тасмасы-язмыш җебе
Офыкларга таба сузылган
Биштәремне алып, атлап барыш
Атылмасын гына йолдызлар