Гүзәл Закирова
шагыйрь
Закирова Гүзәл Рифат кызы 1997нче елның 10нчы декабрендә Балтач районы Куныр авылында туа. КФУның татар филологиясен тәмамлый. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия лауреаты.
Иҗат
Чынмы?
Асфальт белән тәгәрмәчләр дәртле сөешүен тоям,
тоям ничек тәмләп ашый төн учагы сурәтләрне,
күзләрең тик ялгыш кына минем йөзгә орнып үтсә,
синең миңа гашыйклыгың дәлиле дип сурәтләрмен.

шигыремдә.

юкса беләм, чынбарлыкның күзләрендә
хыял дигән гади сүзгә (каушап микән) сөртенеп китәм.
ә хыялга кирәкме соң дәлил дигән нокта ише,
ул җүләргә чәчкәләрнең баш июе төгәл җитә.

көзгә китә бер туйганчы суланмаган җәй һавасы,
чәй алмасы югалтканкандай әчелеген ак(ы)рынлап.
ике ике икең дүрт шикелле хакыйкать тә минем аңда
ераклаша чынбарлыктан.
акыл кала,
кала сынап.

караш сына, син килмәгән бушлык тулы һава тегеп,
кала көлеп чынбарлыкка якынайган хатирәләр.
кайсы кичне яндырыйм соң, кайсын тегим итәккә дип,
үткән җәйнең, үткән синнең истәлеген хәтер иләр.

хәтерлиләр. хәрәкәттән сулыш тулы төтенгәчә.
көтелгәнчә елмаюлар, кискен сүзләр йоткан күңел.
төгәл тоям: асфальтны һәм тәгәрмәчнең сөешүен.
тоям барсын: мин, ниһаять, саубуллашам, ахры бүген.
әллә синең әллә җәйнең сирәк ихласлыгы белән.
Мөһим түгел...
Кояш сүтелеп, җир читенә тәгәри...
кояш сүтелеп, җир читенә тәгәри,
йолдызлы күк - җылы юрган монда.
шигырь тулы төндә зур сер ачам:
син үлмәссең, ышан, беркайчан да!

сирәклеккә манган һәр җылы сүз,
һәр карашың, куллар салкынлыгы
икеләнү тулы "мин сөям"нәр
тере калды шигыремдә бары.

шигырьләрдә бары без - исәннәр,
анда гына кояш күңел тулы
бары анда апрель ихласлыгын
бүләк итә һәр кич синең кулың.

шигырьләрдә - җаның кайтавазы,
кайтавазың синең һәр тавышта.
әрнү тулы төндә зур сер ачам:
син үлмәссең, ахры, беркайчан да...
Ике тәрәзә дә ачылып китте...
ике тәрәзә дә ачылып китте
ике дулкын килә өстемә.
карышасым килми,
кулым җәйдем,
кулда яулык - диңгез төсендә.

алсу күлмәк кызыл төскә керә
аякларны кочып тынган су,
я күмеләм дулкын куәтендә,
я онытам моны таңнан соң...
я күлмәгем салып, элеп куям,
икенче кат диңгез килгәнче.
мин буылып анда үләр идем,
тын алалмый пыскып йөргәнче.

мин фаниның күзен ачар идем,
акылы җитмәс чиксез хисләргә.
без бәйләндек инде җырдагыча,
чәчләребез сүтеп киссәң дә

ике дулкын килә ябырылып,
уйларымны йотып тын калдым.
ә югыйсә, бары, тагы бер кат
син яратып миңа карадың...
Миңа гашыйк сине уйлап чыгардым мин...
миңа гашыйк сине уйлап чыгардым мин,
уйлап таптым безгә гашыйк язны,
язгы гүзәл кичне, хисне, сирень исен.
Син бөтенләй бу дөньяда бармы?

калтырауга бирешүчән кулларың да
минем сырхау җаным хыялымы?
җанны ертып чыккан шигырь белән
мин бушлыкны әллә сыйладыммы?

кул җылысын сөймәс чәчләреңне
учны пешерсен дип язганмындыр,
ахыр чиктә, син үзең дә тулаем
җанның җуелмас бер сызлавыдыр.

караңгыга гашыйк тын күзләрең -
чакмасыдыр минем төмсә җанның
син - көзгедә минем чагылышым.
тик беркайчан җирдә син булмадың...
Күз кабаклары бииләр төгәл ритмлы дабстепка...
күз кабаклары бииләр төгәл ритмлы дабстепка,
шуңа аларны йомудан һич мәгънә юклыгын тоям.
ә ачарга куркыта: анда кыза ясалма кояш
ә күзләргә ярату да, авырту да тигез сыя.

нәфрәт сыя. шуңа янда нидер такылдаган кызны
күрмәс өчен авырттырып күзләремне йомам тагы.
ә алар сәбәп көткәндәй тагы биергә тотына
әмма алар бииме соң? алар калтырыйлар, ахры...

күрә алмыйм көндезләрен бүлмәбездә ут януын,
икеләтә сөймим утның төнлә күзне әрнетүен.
шуңа һаман күзгә җиңел шәл я яулык бәйләп куям,
ә ул кыса, ирексезли, һава тыя.
Әрсез уен...

бу уенда бүлмәдәге кызыл яңа ел утлары
һәм сабырлыкны сайлаган караңгы төнем аңлаша:
"бар да яхшы, бар да үтә, без үтәбез, син үтәсең,
җир бит шулай дәшми генә үз тиресен алмаштыра".

ә мине бу әрнетә тик һәм рәнҗетә тагы ныграк,
тынычлыкка өмет итеп тәрәзләрне шыплап ябам.
ә алай да ишетелә: "бар да яхшы, бар да үтә"...
шул мантыйксыз көйгә тагылып чорлар китә барлам-барлам.

колакчыклардан аңыма ишелгән шул көйдә сыман
төгәллек җитенкерәми, тансык мантыйк җитми җанга
шуңа күзләр калтырыйлар, алар әле бии белми.
өйрәнергә җитешмәс тә,
җир тиресен алмаштыра...
Ачыргалану
Гадилектән баш әйләнеп җиргә ава
фонарь уты, бәргәләнеп.
ахры, уртак
СҮЗгә сусау сөйли икебездә.
аңа ябышып,
бер тетрәүгә күчмәк булам, әмма куркак

һәм оялчан сүзләр генә сытлып чыга.
эчке тетрәү чагыла бары иреннәрдә.
әллә сүзләр үз көчләрен югалтамы?
төннәр җиткәч...
әллә бары ирендерә?

Ходай белсен!
миңа пышылдасын...
тик тавышы күптән миннән читтә.
әтәчләнеп, йодрык киереп маташамын,
Дәригъ!
"Син оныттың" белән бетә...

УЛ аңласын,
ярлыкасын мине.
куркып кына бары үрсәләнәм:
бар дөньясы сыйган пышылдавы
урынына
сәер тавыш килә

караңгыдан.
мин курыкмыйм! нәрсә миңа
төн уяткан бүлмә тулы мәетләрдән?
күзләр - үзе дәлил.
дөнья сыйган
тавышы булмау колагымда шүрләндерә.

калтырата.
АНСЫЗ сүзләр сырлау -
дәфтәр буяу –
гөнаһ эрләү?
кайсы карар?
Чәчтәй озын шигырь юлларымны
ул югалса, тагы кемнәр тарар?

шуннан куркам.
дәфтәр битен тырнап,
әрле – бирле чапкан хәрефләрне
кыямәттә
СҮЗГӘ тетрәү итеп,
йә сүзләрне тилмертү дип хәтерләрме?!
Дымлы туздан учак кабыздым мин...
дымлы туздан учак кабыздым мин,
исәрләнеп шуңа күзем бәйлим.
бармакларга күчә кыргый җылы -
мин бу хистә акрын гына эрим.

бу төн уты җитәр икебезгә,
тик ни хаҗәт сиңа бер чит җылы?
китәрсең син саубуллашмый гына,
тик һавада эленеп калыр сының.

җилкәләрне кочкан ялкын теле,
калтыранган кулны үбеп үтә.
бар булмышым эреп бетте дисәм,
аякларым һаман җирдә икән...

шиктән азат иман-хакыйкатьтәй
җиргә сеңеп басып тора бирә.
ник мин әл дә күккә ашмадым соң?
аякларны яндырасы килә!

тик ут капмый һаман -
җан да ярты гәүдә.
яшькә буылып тузлар җыеп йөрим.
бу төш дисәң, бераз ялгышасың,
ә мин сиңа тыныч төннәр телим.