Йолдыз Миңнуллина
шагыйрь
Родилась в 1985 году в Казани. Окончила Казанский государственный университет, факультет татарской филологии и истории. Училась в Литературном институте им. А.М.Горького. Циклы ее стихов и переводов регулярно появляются в республиканской и российской печати. В 2011 году вышел авторский сборник стихов «Күк тирмәсе» («Небосвод»). Переводит на татарский язык русскую и западную прозу, поэзию, драматургию. Член Союза писателей РТ. Лауреат премии имени Б. Ахмадуллиной.
Иҗат
Озакладык...
***
озакладык
кышны озат мине озат
менә сиңа каурый-каләм
менә сиңа бүз ат
шәмнәр кабыз шәраб агыз
алар сиңа төстер
көтмәгәндә берәм-берәм
дусларыңны өстер
менә сиңа уттан калган
өзек-өзек хатлар
ул хатларны миңа ятлар
җырың итеп ятлар
ә мин кышны алып китәм
җиңел ул һәм көчсез
аның теткәләнгән җанын
күрмисез ич сез
шуңа гына борчыласыз
мәңге китмәс кебек
озат кышны озат мине
күзебездән үбеп
бу күзләре кайтыр юлга
карамасын диген
бер уч тоз сип шул ызаннан
язга таба чиген
үзгәрәсе түгел диген
болар башка токым
һәм тагын да гади итеп
яратырга тотын
Инде ныклы бер карарга килеп...
***
инде ныклы бер карарга килеп,
таш илләрне, шәһәрләрне кичте,
яңгырлардан узып,
кануннарны бозып,
кар иште дә иште.
елларыңның кайтавазы булып,
җырларыңның кайтавазы булып,
иште, иште, иште,
җиргә төште,
шул арада өши язганнарны
эреп юатырга җитеште,
күргәннәргә күрәзәләр ачты –
ерак калаларны күрсәтте,
син шул якка чабасыңдыр сыман,
көтеп бетермичә рөхсәтен
монда калганнарның, элеккечә,
тәрәзәдән качып чыккансың,
элеккечә кайтмый көтәсеңдер:
башта үләннәрдән чык тамсын,
ә ул таммый, һәм син шуңа гына
кире борылырга кыймыйсың,
мондагылар хат алыша һаман:
"ничек инде алай?
чынмы соң?"
ничек инде алай карлар ишә ала,
ничек көртли хәтер түремне?
көздәгечә ишә.
син югалган
ялган кала гына
күренми.
Кемдер тойды синең исне...
***
кемдер тойды синең исне
бу урманда, тойды төгәл,
һәм ул хәзер чыршыларның
елак кәүсәләрен бөгә,
синең искә шашып чаба,
ябалдашлар кала зеңләп,
әйе, урман бераз башка
шаукымнарга күнә төнлә,
ул бер генә көйне тыңлый –
сулык-сулык-сулык-сулык –
чыгар-чыкмас җаның сулый
дымлы күзләреңә тулып.
син дә тойдың аны, тойдың –
тынычлыгың җуйдың – тизрәк,
тизрәк кага, ярсып кага,
йотлыга да ала изрәп –
әллә синең йөрәк, әллә
кыргый йола дөңгерләре –
ул җитәчәк сиңа тиздән,
тик хәзергә – йөгер әле,
йөгер, сулышыңа капсын
җәяүлегә тансык уты
йолдызларның, йә булмаса,
учларыңа кысып утыр
соң хисеңне. куркумы ул –
буыннарга сеңә бара?
йөрәк җепселләрең кебек
гел кыскара гына ара,
инде муеныңны өтә
салкын тыны. төн кыскара.
әкрен генә. өркетмичә.
борыл. күзләренә кара.
Төштәгечә бу көн – сәер һәм ят...
***
төштәгечә бу көн – сәер һәм ят,
кешеләрнең карашлары – синең аша,
синең аша елмаялар бер-беренә,
тизлеген дә киметмичә якынлаша
машиналар, утлар яна – кызыл, кызыл –
кузгалмый тор, суларга да кыйма,
әнә, кара, шәһәр уртасында
такталары череп беткән койма,
койма арты – зират, таш хачларда
ничә карга? – сана! – кузгалмый тор! –
тирәкләрдә ничәү? – сана! сана!
дөнья киң сана ул, дөнья матур!
карлар ява, ничек матур ява,
күз яшьләрең хәтта күренмидер,
син бармы соң әле? – сынап кара,
һичьюгында, әйдә, салкын тидер,
син берме соң? – тәрәзәңә кара,
кем шәүләсе анда пәрдә кора?
кем шәүләсе бии тәрәзәңдә?
ә кем монда кузгалмыйча тора?
син бармы соң, сине күргән берәү –
ул үзе соң бүген тереме?
нигә аның керфек кагуыннан,
сулышыннан карлар эреми?
сана! сана! керфекләрен сана! –
һәркайсына берәм-берәм кагыл –
исәбеңне җуярсың да, бәлки,
үз дөньяңда уянырсың тагын.
Бер көн килеп, синең күңелеңә...
***
бер көн килеп, синең күңелеңә
юктан гына шатлык ояласа,
йокы белмәс мәчең, сырт кабартып,
бер ноктага карап мияуласа,
пышылдаса кемдер исемеңне,
йә санаклар кабынсалар кинәт,
каберләрнең тәрбияви көче
шуның кадәр генә инде, димәк,
димәк, миңа һаман да төннәрен
синең янәшәңдә булу кирәк.
тик мин сине куркытырга теләп,
көзгеләрдә чалынгалап алсам,
су агызсам төнлә һәм идәндә
аермачык юеш эзләр калса,
артык шакылдасам, яки йөрсәм
бик тәкәббер генә аяк сөйрәп –
монда инде фәнни якын килеп,
белгечләрчә аерырга кирәк –
теге дөнья бик шәп холыкны да
үзгәртергә мөмкин икән, димәк.
һәрбер очрак өчен, хәер, күптән
махсус чара уйлап тапканнар,
кинодагы геройлардан өйрән:
өрәкләргә нинди капканнар
куелырга тиеш, яки алар белән
нинди телдә сөйләшергә кирәк,
кайсы өрәк сиңа ярдәм итә,
синнән ярдәм көтә кайсы өрәк,
һәм башкалар... тик иң гади юлы –
мине исән калдырырга кирәк.
Без түзәргә тиеш, эндәшмәскә...
***
без түзәргә тиеш, эндәшмәскә,
холык кырыс, сүзләр һаман коры.
бер карарга килеп, шушы араларда,
әйдә, ныклы гына дивар корыйк.
кытай стенасыдай озын дивар корыйк –
аннан сүтеп уйнарбыз бергә,
истә түгел инде, син идеңме
үткән җәйдә юл сорарга кергән?
син идең күк, чандыр иңнәренә
үзеннән зур канат тагып йөргән,
күктән мине, «шәхси биләмә!», дип,
«мәңгелеккә олак!», диеп сөргән.
аягүрә үзең. утырып тор.
мин ышанмыйм синең барлыкка.
син юк бүген, мин авыртам бераз,
тавышым да, әнә, карлыккан.
мин түзәргә тиеш. сүзләр бик күп,
мин аларны тыям, чыгармыйм.
сүзләр алар, гел күршеләр кебек,
шимбә җитсә, дивар бораулый.
мин түзәргә тиеш, син чарасыз,
сүгенәсең, елап карыйсың,
елмаясың һәм, ниһаять менә,
минем аңлаганны аңлыйсың.
без ерак та кебек, бик якын да –
оптик мөмкинлекләр чигендә...
без рәшәләр генә, моны тану
бик җиңел дә кебек, читен дә.
син юк, син гел һава кебек кенә,
сине әле анаң тапмаган,
китүеңне көтәм, без төзисе
кытай диварына капланам.
син китмисең. чара табыйк дисең,
дәвам итә безнең киңәшмә.
аягүрә үзең. утырып тор.
бик кычкырып кына сөйләшмә.
Бар да үзгә: җир дә үзгә...
***
бар да үзгә: җир дә үзгә,
күк тә үзгә,
карлар, тоташ дивар булып,
ава безгә,
син дә үзгә, елмаясың
гел яңача,
телисеңме, без үлмәбез,
һичберкайчан,
без үлмәбез, үҗәтләнеп
язлар килер,
тыңла мине, ышан миңа,
назлан, тилер,
әйдә, тагын бер танышыйк
кызык өчен,
әйдә сыныйк, бармы җирнең
тарту көче,
исемнәрне алыштырыйк,
әйдә, юри,
әйдә, җитди кешеләрне
үртәп йөрик,
йә булмаса, яңа бер тел
уйлап табыйк,
гел киресен сөйлик, гел
кызылга чабыйк,
безгә ярый, без үлмәбез
һичберкайчан,
син качасың, мин яңадан
сине ачам,
җир дә үзгә, күк тә инде
башка төрле,
бар да үзгә без очрашкан
көннән бирле.
Ә урамда күпме тормыш, җанлы гауга...
***
ә урамда күпме тормыш, җанлы гауга,
чык караңгы почмагыңнан,
чык урамга.
караңгыда юк җирдән дә шик уяна,
караласың. ә урамда
утлар яна.
ә урамда бер кеше дә артык түгел,
чык урамга, мәңге тынмас
шауга күмел.
тигез сула, тигез сула, тигез атла,
мин җир шарын әйләндерәм
дип кабатла.
катлы-катлы уйларыңа уран да –
шундый гади монда тормыш –
чык урамга.
Башта гел-гел кояш иде...
***
башта гел-гел кояш иде,
аннан кинәт эңгер иңде,
шәһәрдә төн, табигый ки,
син йоклыйсыңдыр инде.
син йоклыйсың, төшләреңә
карак кебек шымып киләм,
миндә сүзләр ике күләм,
миндә хисләр ике күләм.
мин аларны, табигый ки,
икебезгә тигез бүләм.
бер сөюлек хисең булсын,
миңа артык, ал, тарсынма,
кышлар озын – җылы тулсын
туң көннәрең арасына.
ә иртәгә син үзең дә
карый алмассың туры.
берәрсенә. шәһәреңдә
гел-гел кояш булып торыр.
Бозлы тәрәзәдә бармак эзе...
Бозлы тәрәзәдә бармак эзе —
бармак эзе кадәр төнге Казан
өнсез калган. Дәшми.
Миләшкә бал төшәр кышта
тукталыштан тукталышка
тоныклана гына...
ә кайдадыр,
Володарский урамында
ел да бер үк кичтә
эчтән нидер көйли-көйли
кунак әби
көйсез оныгына оек бәйли...
Елга порты тирәсендә
исерердәй булып кар исенә
елның елы адымнарын саный
карт көймәче...
Оныткандай кире кайту барын,
мәчет каршындагы йорттан,
ир уртасы агай чыгып килә,
ахыры ел да бер: «Тукта!»
алтынчы кат балконыннан...
Кына гөле ватык савытында
төнгә керә...
Чаганнары чатнап торган кышта
тукталыштан тукталышка
тоныклана бара шәһәр...
тының белән җылытмасаң әгәр.
АДАШ КАННАР
1.
Төтен тәме кичәгедән куе,
шайтан сыен таш касәңә агыз,
кичке тамашага нокта куеп,
Казан куенына сыенабыз.
Әллә инде бәрзәх юлы ачык -
урам тулы тынгы тапмас өрәк -
Әлмәндәрләр, Әҗәленнән качып,
хәер эстәп йөргән кебегрәк.
Бу каланы кабат яулап алып,
ханнар каршысына егылсак та,
ясак хакы үзгәрешсез калыр,
тешсез этләр йокымсырар сакта.
Безгә нәрсә? бер йотарлык булса,
карлы Идел суы чиктән ашкан! -
азмы? күпме? - чирек гасыр җитә
сызык аша язар өчен ташка.
Фани узгыннарның фәкыйрь кулы
әрсезләнеп кага җаныбызга -
алар бездән ут сораган булып,
мәкер тәмәкесен кабызуга
юкка чыгар, тынар алкышлары -
сынык нан да калмас сый-табыннан,
ничә тапкыр кысыр бу җир шары
ирек рәшәсенә табынган?
Безгә нәрсә? тәрәзәсен койсаң,
галәм сыя кысан төрбәләргә
илдә әл дә арзан төтен җитә
ачкан дистәбезне төгәлләргә.
3.
Арттан йөри шәһәр урамнары,
Урала да итек кунычына,
Һәр туктаган саен, шәран ярып,
Кузгалырлар диеп борчыла.
Мәйданнарга һәйкәл итеп тезә,
Һәр һәйкәлнең кулын суздыра,
Узгыннары, асылынып тезгә,
Шаһгалиләр көен сызгыра.
Арттан йөри фәкыйрь фатирлары,
Атна саен, кереп күршегә,
Үз халкына хәрам даһиларның
Аналары бала төшерә.
Кала биләренең яңа буыны,
Мәзин тавышына сискәнеп,
Бер җимереп, бер торгызып уйный
Юанычка калган Бистәне.
Хәтер өлгесеннә чигеш булыр
Хәлсез хөрлегебез шашына,
Берәр атлы очрамасмы икән
Чыгып бастык гасыр башына.
ТИҢСЕЗЛЕК
1.
Без бер генә сүз дә алышмабыз,
тик бу шимбә - икебезгә:
Сезнең өчен кичә голланд карты
лаләләрнең
сарыларын өзгән.
Аклы-кара шәһәр урамында
алар үзгә бер тап бүген,
бер сискәнү -
көйсез февраль җиле аералмый
төгәл кайсы якка искәнен.
Бер кичлек блюз...
диезлардан гына...
рояльдә Сезме, әллә башкамы?..
яңгырамый калган аваз -
ул сүзләрнең -
адашканы, чиктән ашканы... -
...бүгенгә дәшмәгез!
икебез дә
языксызлар бүген,
бер ярасыз, ярсыз!
ә иртәгә
ясмин таҗларында
миңа кыргый ирек юрарсыз,
иртәгә мин Сезгә,
җан сүрүем ертып,
ант итәрмен -
кан тамырым белән...
Эндәшмәгез! Бүген генә шулай
сулыш тулып дымсый
өрәңгеләр.
2.
Тукталышта кемдер торып калды...
Бер мәңгелек инде кара-каршы...
Юк, мин әле сезне танымадым,
кайда барышыммы? - әйе,
барышым...
Юк, мин әле сезне ишетмәдем,
сез дип ашкынмадым
шикелле,
без бер Җирнең төрле читләренә...
- бер билетмы?
- икене...
Уң кулдагы хәтер җебенең дә
төсе уңган инде әллә кайчан.
Юк, мин сездән түгел,
әрсез ак кояшның
ачы укларыннан
качам...
...юллар начар, шуңа гына, шуңа
куллар кулга тияр-тимәс...
чәчләремнең иләс тузганагы
сезнең өчен түгел...
көне җиләс...
Сездәндерме, салкын тәрәзәгә
сары лаләләрнең исе сеңгән...
Бер сулышлык кына суык кирәк:
сез төшәсез
киләсендә.
3.
Казанда яңадан
яз исе,
янган кәгазь исе
Казанда:
яна хатлар,
көндәлекләр яна,
дәфтәр тышлыгында - розаннар...
ялкын теле камый
Кабан күлен,
әллә тере сезнең янда,
әллә үле...
кысыла да
дөрли яңадан
мин торгызган храмда
сез кабызган
ладан,
чигә тамырында бертуктаусыз
гауга,
сез миннән көчлерәк
булганга...
Гавамга сискәнү ноктасы
зәңгәр ут кагылган
бу караш,
сездә яу чабыша ике кан:
эллиннарга каршы
Бохара.
Бу кулда бер кылыч ялтырый,
бер ефәк чалына,
бер - киндер,
шул кулга тугрылык хисеннән
кан белән ант итү
мөмкиндер.
Сез - тоташ бер язык,
языктан - мең яра,
мең хәсрәт яраның һәрбере.
"Ярлыкагыл!"ыгыз кагылгысызлыгы,
азлыгы беләнме...
кадерле.
Сез - тоташ кискенлек,
"мин кем!"лек һәр сүздә,
сез - үзгә, сез - Җирдә бердәнбер...
Җир өчен ят ымнар
йә Олимп катыннан
йә пәри затыннан
килгәндер.
Сез - кыштан калкыну,
уяну шаукымы,
сез - илгә килгән дан да, каза да...
пар балдаклар,
төз канатлар яна -
янган кәгазь исе
Казанда.
Төнгә пәрдәләнгән кыршау-кала...
Төнгә пәрдәләнгән
кыршау-кала,
көн яктысы пыскып,
шәмгә күчә.
янгын сүндерүче
машиналар -
айга озатылды -
килешенгәнчә.

Төн карасы
кирпеч бураларның
кызыл ышанычын
аклаган -
ишек-тәрәзәләр
ачык тора -
кислородта - кураж!
балаган!

Кышлау җилләр
кисәк бу иректән
комсызланып
акшар куптара.
йорт тәнендә кыза
соңгы доза -
Роза, Лорка,
Гитара...

Корма пәрдәләрдә
зарлы бәргәләнү,
алар - Кармен биюенә
игез.
Колмак толымнары
тәрәзәдән
ташланырга әзер -
фотосинтез!

Төннәр артык кыска!
Тизрәк! Тизрәк!
Зыр әйләндер Җирне,
күндер дә...
Хәзер шәмгә шырпы
сызса кемдер,
кемдер айда
янгын сүндерә.
Җирдә була шундый көннәр...
Җирдә була шундый көннәр -
мең кояшы белән
күтәрелә
офык боҗрасы,
йортлар - читлек,
таш диварын китеп,
сулыш очырасың,
мең кат бәйсез йөри
күләгәләр,
пошмас елгаларга
түгеләләр.
Кошлар - кайсы берәм-берәм,
кайсы - парлап,
биләмәсен урый
кыргыйлашкан ярда.
Үпкә җилкәненә
төтен белән иңә
шәһәр читендәге
йокымсырау өннәр,
яна имәннәрнең
иңнәренә посып,
фонарь белән кояш -
Сак белән Сок.
Бизмән таганына
һәр сүз - өчәр карат:
парабола буйлап
оча:
- Ярал!
- Ярат!
һәр сүз - затлы шәраб -
саркый - кашык-кашык,
дага коя күккә
майның мең кояшы... -
Уянырга ашык!

без төшләнгән мәлдә
шундый көннәр керә
үз көенә генә
тәгәрәгән Җиргә.
Ярлыкавың көтеп, саекканда...
Ярлыкавың көтеп, саекканда
китек җамда актык түземем,
такмаклады канунчылар, камнар:
"Төш хачыңнан! Коткар үзеңне!

Такма инде күгән такыяңны,
күңелеңдә ят гыйсъянны бастыр,
бер уч көлгә калса, адәм җаны
тәмугта да яна алмастыр."

Көлгә калса, кайсар сараеннан
йола елгасына сибәрсең -
"Ул чыннан да адәм генә булган!" -
дияр изгеләрнең берәрсе.

Җәһәннәмгә илтеп ягаеммы
җилкәмдәге җәза агачын -
Адәм генә идем. Маңгаемны
дымлы учларыңа салганчы.
Без киткәндә, күк тирмәсе...
Без киткәндә, күк тирмәсе
зәңгәр булыр -
учак очкыннары теткән
зәңгәр тирмә,
Нисан җилләренең төпчек улы
толымнарың тарар -
куа күрмә.

Без киткәндә, август үзе
йөрәк булыр -
такыр сукмакларда күкрәр
алма давы,
алып таулар күкрәгендә бәргәләнер
терек сутның соңгы
сулкылдавы.

Төнге Идел кайнар
уйчан гына -
каймагында чайкалырмын
айга каршы,
син көл булган шигырь учагыннан
яңа йолдызлыклар күккә ашыр.

Колмактан да җиңел калыр кебек
җиргә тартып торган
бәгырь ташы.
Яңгыр булып,
Капу сакчысының
ачкычлары чыңлар:
"Кайтуыгыз яхшы!".
Ятсынамы яңа кысаларын...
Ятсынамы яңа кысаларын,
тугарылу тәмен тоямы -
кулларымда йөгәннәре яна
ярларыннан ташкан Дөньяның.

Язмышымның утыз алты тузы
җилпәзәдән - җилгә: җилнең әрсез чагы.
Юрамагыз! Шикле әле, шикле
җомгадан соң шимбә булачагы.

Йөзек көмешендә ант-вәгъдәләр
кан кызуын төтеп йөдәтсә дә,
язмыш түгел әле - алданмагыз -
каһвә генә балчык касәләрдә.

Эзе дә калмаган киләчәкнең -
куш уч хәтер аша бага кояш.
Якуб бүген Яңа Йосыфының
тәшвиш төшләренә нокта куя.

Күпнокталар куя кырык кәккүк
сакау уйкусыннан уянып -
Санамагыз! - кулларымда бүген
йөгәннәре яна Дөньяның.
Каты басма карга. Эзең калыр...
Каты басма карга. Эзең калыр.
Юлы шушы булган, диярләр.
Бездән соң да каны кызышканнар
үзләре үк камыт киярләр.
Җирне бугазыннан алалмаса,
бездән соң да берәү, ялгышып,
тезләнер дә, юлы уртасында
шешә бугазына ябышыр.

Каты басма. Басма сүзең калыр -
Һәм барзәһтә килеп, җан сорар.
Сыңарым дип, сүз катасы түгел,
безгә һәркем җирдә ят сыңар.
Бер сүзеңне җөпләп алырлар да,
уңга-сулга болгар кече-карты.
җиде ятның йөзен көйдергәнче,
эчтән көеп эндәшмәвең артык.

Йә булмавың артык. Йә булганчы,
барысын да уйлап яңадан,
туганда ук чамалабрак туу
берәр мәгърифәтсез анадан.
Кычкырасың үзең, үзең айнып,
бу хак сүзме дисең, безгә хасмы?
үз эзеңдә үзең батар булгач,
каты басма, зинһар, каты басма...
Төштәгечә бу көн сәер һәм ят...
төштәгечә бу көн сәер һәм ят,
кешеләрнең карашлары синең аша,
синең аша елмаялар бер-беренә,
тизлеген дә киметмичә якынлаша
машиналар, утлар яна кызыл, кызыл
кузгалмый тор, суларга да кыйма,
әнә, кара, шәһәр уртасында
такталары череп беткән койма,
койма арты зират, таш хачларда
ничә карга? сана! кузгалмый тор!
тирәкләрдә ничәү? сана! сана!
дөнья киң сана ул, дөнья матур!
карлар ява, ничек матур ява,
күз яшьләрең хәтта күренмидер,
син бармы соң әле? сынап кара,
һичьюгында, әйдә, салкын тидер,
син берме соң? тәрәзәңә кара,
кем шәүләсе анда пәрдә кора?
кем шәүләсе бии тәрәзәңдә?
ә кем монда кузгалмыйча тора?
син бармы соң, сине күргән берәү
ул үзе соң бүген тереме?
нигә аның керфек кагуыннан,
сулышыннан карлар эреми?
сана! сана! керфекләрен сана!
һәркайсына берәм-берәм кагыл
исәбеңне җуярсың да, бәлки,
үз дөньяңда уянырсың тагын.
Бар да үзгә: җир дә үзгә...
бар да үзгә: җир дә үзгә,
күк тә үзгә,
карлар, тоташ дивар булып,
ава безгә,
син дә үзгә, елмаясың
гел яңача,
телисеңме, без үлмәбез,
һичберкайчан,
без үлмәбез, үҗәтләнеп
язлар килер,
тыңла мине, ышан миңа,
назлан, тилер,
әйдә, тагын бер танышыйк
кызык өчен,
әйдә сыныйк, бармы җирнең
тарту көче,
исемнәрне алыштырыйк,
әйдә, юри,
әйдә, җитди кешеләрне
үртәп йөрик,
йә булмаса, яңа бер тел
уйлап табыйк,
гел киресен сөйлик, гел
кызылга чабыйк,
безгә ярый, без үлмәбез
һичберкайчан,
син качасың, мин яңадан
сине ачам,
җир дә үзгә, күк тә инде
башка төрле,
бар да үзгә без очрашкан
көннән бирле.
ҮПКӘ ТУЛЫ ҖЫРЛАР
1
синең тәүге дәгъваң идеме бу
бер эрегәч, тагын кар ятты.
мине бүген кискен җилгә күндәм
ачык тәрәзәләр уятты.
тоташ зыңга калган үткәннәрен
чалымлардай итеп төсемнән
мин аларны ялгыш язганмындыр
үпкә тулы җырлар кайтты синнән.
кыргыйлашып кайтты сак сүзләрем,
бәреп керде Казан капкасын
мин таныдым сине, син үзең дә
төньяклашып, димме, кайткансың.
син үзең дә суынгансың кебек
зәңгәр бозга калган күзләрең,
йә, сөйлә соң, җуйган тылсымыңны
кемнең карашыннан эзләдең?
таш йортларга ышыкланып, тагын
кемнең күләгәсен сакладың?
елмаясың? әйе, бик синеңчә
бик зарарсыз, гади, сак адым.
ә мин монда хакыйкатьләр ачтым:
беләсеңме, өмет югында
бернәрсә дә кирәк түгел икән
дөреслекнең өстен чыгуы да,
якты танышлар да, табышлар да...
төшләр генә мөһим, төшләр генә
өмет юкта, кеше өмет итә
менә-менә өзлеп төшәренә
тормыш тырнагыннан, шайтан белсен,
кыядагы агач кәүсәсеннән...
ә син, әнә, һаман иләс кебек,
сиңа бары салкын гына сеңгән
кайткансың да, әллә нәрсә көткән,
әллә нәрсә дәгъвалаган булып,
уятасың мине. тәрәзәләр ачык.
дөнья тагын сүзсез үпкә тулы.

3
синдә һаман җилләр иләслеге,
күзләрең ят дөнья дымын саклый,
син һаман да юллар, исәр уйлар,
иске учак урыннары яклы.
диңгез комы тулган сандалилар,
кояш алган арык җилкәләр,
җилкәңә үк җиткән кыл чәчләрең
сине миңа игез итәләр.
төрле калаларда туңган чакта,
уңган чакта төсе әләмнәрнең,
без ант иттек: синдә туар таңны
мин чак кына алдан сәламләрмен.
беркөн изүеңнән йолкый-йолкый,
сине өшетәсе яңгырлар,
тәүге сәфәренә кузгалганчы,
минем яңагымнан агырлар.
без ант иттек дөнья ярылганда
җир тормышы элеккечә калыр:
элеккечә серле, мең мәкерле,
элеккечә назлы, элеккечә авыр.
беркем сизмәс җирдә үзгәрешне,
тигез булыр шартлар, элеккечә
илгә кайтып, ишек шакыганда
син шул тигезлекне боздың кичә.

6
җирдә инде утлар сүнеп килә,
күнеп килә төннең үгетенә.
кышның, ахры, соңгы сәгатьләре
яз җылысы кайтыр күк итенә.
каш җыерып кеше күккә карый,
читен аңа бүген, никтер читен
күзләренә төшеп интектергән
җитү чәче белән көрәшкәндәй итеп,
ул уйларын куа, чигәләрен уа,
бөтерелә бер урында орчык сыман
инде киткәннәрнең шәүләләрен җыя
хәтирәләр эрли шәһәр һавасыннан.
аңа күптән төсле төшләр керми,
әллә онытыла кергән бере?
ә бит кеше заты төшләрендә
оча алса гына, чынлап тере.
Кеше үзен сынап күккә карый,
өнме соң бу, диеп, ахыр чиктә?
төнге күктә бер самолет оча.
ул самолет Сине алып китә.
әйдә, качыйк? әле ачык бар ишекләр
әйдә, качыйк? әле ачык бар ишекләр,
ишекләрдән кар ишелә, кар ишелә,
машиналар туктап тора, очрап тора
чакрым саен дус ишеләр, яр ишеләр.

юллар чиксез: сайла диңгезләрнең берсен,
өлгермәгән йөзем кебек бөрештерсен
иреннәрне иртәләгән "яратам"нар,
яңа таңнар җуя торсын алсу төсен.

әйдә, кабат яулап кайтыйк ак тауларны -
ияләрме анда, камнар, сак-баулармы -
берләштерсен безне, көчне тигезләсен
үр алганда. син беләсең, үзбәясе -
җаннан ары - ә шулай да, кылганнарның
тын алганын тыңлар өчен җиргә ятып -
әйдә, качыйк.

бездән гарык бердәнберләр
кичергәнче безне берәр вакыт.
Мин сине кичердем. Тулаем. Бөтенләй
Мин сине кичердем. Тулаем. Бөтенләй.
Дәвасы юк чирдәй кичердем. Һәм төнлә,
Иң соңгы бизгәктә исемдә, борчылма
Бизәкле җөйләрен калдырып учымда,
Ул зәхмәт чигенде. Күрешкән вакытта
Кулларны кесәдән чыгару ялкыта
Хәзергә. Һәм шулай дөресрәктер сыман:
Хәтерлә, ул да бит кочарга җансыган
Һәр адәм баласын, тик гауга кубарып,
Кадаклап куйганнар җәелгән кулларын.
Ә безнең заманга ни кала үткәннән? -
Мондагы диварлар һәр сүзне үткәрә.
Һәм тула ялгызак куышың эченә
(Син дә шул көч белән булышсын өченгә)
Битараф сулышым тәрәзә ачканда,
Лаләләр юлласам, елыша таҗларга
Кулларым салкыны. Мин йөрим үтәли
Төшләрең аркылы. Буылып ютәлли
Ул кемнең шәүләсе? Кичердем, ләбаса...
Дәвасы юк чирдәй килә дә төн баса.
КЫШКЫ ТӨШЛӘР (1)
1
төнлек тәрәзәңне сырган өермәдә
ят калалар калыкканда өзем-өзем,
соңгы сурәтеңнән йөзен чөерә дә,
үзем дип җикерә, кагылмагыз, үзем!

үзем беләм кичке тонык кына утның
яңак калкымында ничек чагыласын...
өлкәнәя бара - таныйсыңмы-юкмы.
гәрчә, яңа телгә килгән чагы да соң, -

нишләтәсең аны! җылы гел азаеп,
тагын бер чакрымга арткан саен ара,
һәрбер кискен тавыш, һәр тукталыш саен,
сагынуым өлкәнәя бара.

2
көз чалара. тик һавада
качып калган төсләр бармы
җил кагылып чайпала да
өске уты урамнарның
кызыл-сары юллар сыза,
үлчәме юк йортлар ясый,
туңа-кыза тәмам тузган
йортлары күк карт һәм яссы
шәүләләрдән бикләттерә
сырлы тәрәз капкачларын.
пыялага маңгай терәп,
сәгать ярым, гомер ярым
гел тор да тор шулай, шөгыль
тапкан булып. ахыр чиктә,
җәһәннәм дә түгел, бәлки,
бер гадәти бушлык җитә
ул куркыныч күпкә һәм ул
ихтималрак кебек тагын.
гел тор да тор шулай, үткән
кичләр җылысын сагын.
җир җибәрми тәрәзәгә
шул кичнең дымы тама,
кайтып тама, димәк, без дә
аерылмаган һаман.

3
ике ил чигендә офыкны томалый
әллә ни: таңгы кич, кичке таң...
мин алдан ук аны ятсынам, күралмыйм,
һәм алдан - чамасыз яратам:

шул ерак шәһәрне - билгесез үлчәмдә,
янәшә күчәрдә әйләнгән
шәһәрне, өшегән йөрәге үкчәңә
кадалган шәһәрне. Шәүләңнән

пыяла йортлары камашкан, алмашка
җилләре изүең капшарга чак базган
шул ерак калага, атналык шатлыгын
күпсенәм, каныгам. Бераздан

ул сиңа тансыгыр, өзлексез кайсыдыр
урамын барларга керешер.
күпсенәм һәр төштә ваемсыз рәвештә
тынына таралган өлешен

хушбуең исенең. Ул үзгә дисеңме -
хәйләли ул сине, чын әгәр!
үртәләм калыр дип җылыңнан үсенеп -
нәкъ минем шикелле ул шәһәр.
КЫШКЫ ТӨШЛӘР (2)
7
соң чиккәчә таслап түшәлгән кануннар кисәктән ишелде.
ишелде - яңгырлар, түшәмнәр, синең "юк" диюең шикелле -
чарасыз калдырып. яндырып расланган чынбарлык өлгесен,
кыйшайган офыктан калыкты кояшның салкыны, төнгесе.
сабыйларча усал күңелле ул яңа галәмгә, асылда,
ни тыю, ни үрнәк түгелдер тыгызлап кәгазьгә басылган
гадәтләр тупламы: Җир инде - бер тонык зәңгәрсу тап кына.
ул галәм үзгәрмәс ниндидер уйдырма тәртипләр хакына.
юлларда кызыл ни, яшел ни? - үсмерләрчә кыргый, дивана -
ул санга сукмавын яшерми - үткәннәр калдыгы ни аңа?
кал шушы галәмдә, ары уз - хәзер соң карышып ни мәгънә -
аның һәр сукмагы карусыз дуамал очышка илткәндә?

8
кемнеке дә түгел ул хис, ул яктылык.
кемнеке дә түгел - бар галәмгә уртак.
әнә, сулык-сулык күзләреңә тулып,
тәрәзәсе бикле таныш йортта
ул пыяла аша караңгылык йота -
картларча ваемсыз, үсмер кебек уйчан.
тәрәзәсе бикле таныш йортта
кемдер аны иңнәреннән коча.
һәм ул йөзгә, меңгә бүлгәләнә,
елмаюың булып чалымлана һаман.
без калдырып киткән бүлмәләрдә
уртак хатирәләр булып яна.
аңа бар да бердәй якын, димәк.
аералмый гизә һәрбер илне, чорны.
төн утларын муенсага төйнәп,
сулыш көткән бугазыңа чорный.
шундый сүзсез ул хис, шундый тыныч:
һәр кыштырдау хәзер - аермачык.
кинәт искә төшеп, бүлеп тигез тының,
үз ягына кабат каермакчы
үткәндәге сыннар - үрсәләнеп кага
тәрәзәсе бикле шул йорт ишегенә.
кемнеке дә түгел ул ярату һаман,
кемнеке дә түгел. һәм синеке генә.

9
ни бу? бәлки, берәр кыргый ярда
чәчләреңә сеңгән учак исе?
учлам-учлам әрем исе, бәлки?
йә булмаса, учларыңны кисеп,
кылыч-үлән салган бер тамгамы?
кем син миңа, дисең.
ялганлама -
ул дуамал аваз сиңа күптән
үтә таныш, юкса, үтә якын,
ул һәр язны чак кагылып үткән
йомшак җиле белән җанны талкый,
зыр-зыр әйләндерә берәр чатта -
әле ача күзең, әле буа сыман,
ул бер сәбәп яшен күргән чакта,
җиргә ятып аунау йоласына.
ул үз итеп, бераз баласытып
эндәшүгә һичбер киртә күрми,
ә аннары әчкелт-татлы суты
кузгалаклар сабагына үрли.
кем син миңа, дисең.
шуннан тышмы?
тик сиңа тиешле микъдары
тормышның -
син мине бу кышны
төшеңдә күрәсең нибары.
Йолдыз Миңнуллина в соцсетях