Ләйлә Хәбибуллина
шагыйрь
Хәбибуллина Ләйлә Фаяз кызы 1993 елның 8 гыйнварында Буа районы Бик-Үти авылында туа. Бик-Үти төп гомуми белем бирү һәм Яңа Чәчкап урта мәктәпләрен тәмамлый. Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һә мәдәниятара багланышлар бүлегендә белем ала. "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең Гран-при иясе. Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Иҗат
Ә мин сине еллар тозагыннан...
Ә мин сине еллар тозагыннан
йолкып-ертып алам үземә.
Гарасаттан саклар өметләрем
Кагылуга шартлап өзелә.

Синең йолдыз күңлем пәрдәсенә
Күгәреген сөртеп ялтырый.
Гаризалар тулы өстәлеңдә −
Өзгәләнеп, җаным ял сорый.

Упкын аша корыч җепләр сузам,
Чыгар өчен синең алдыңа.
Син торасың якынаймый миңа
Бергә түгел, ярты адым да.

...Ә мин сине еллар тозагыннан
йолкып-ертып алам үземә.
Арабызда уртак җырлар булсын.
Таш диварлар, зинһар, төземә.

Ялгышмыйча, барысын аңлар өчен
Дәшми генә кара күземә.
Ислемаең калды киемемдә...
Ислемаең калды киемемдә,
Ир(е)нең хатирәсе кулымда.
Җәйге болыт төсле ияләндең,
Шакымыйча кереп уема.

Чәчләремне җилләр тараганда,
Искә төшә кайнар сулышың.
Ах(ы)ры кайчан булыр, көтмәгәндә
үз-үземә ачкан сугышның.

Миллионлаган инсан арасыннан
Синең исне йотылып эзләдем.
Киемемдә сыкрый кулларыңның
Ялгыш кагылып киткән эзләре.
Кеше китә
Кеше китә −
җансыз почмакларда
өелеп-өелеп сагыш-моң кала.
Синлек тулы
җырлар тыңлаганда,
авырттырып күңел айкала.

Кеше китә −
сыңар тыкрыкларда
ятим эзләр кала ярылып.
Үткән саен
"Синме?" диеп, алар
карап кала төсле каерылып.

Кеше китә −
сансыз диварларда
сызгаланып кала сурәтләр.
Ялгызлыкта,
синнән башка гына
тормыш кичерергә өйрәтмә.
Төннәреңдә ниләр борчый ...
Мин синең турында
шулкадәр әле белмим.
©Р.К.

Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Күлмәгеңне
син үзеңме,
башка берәү төймәлиме?

Кем күзләре
чагылышын
эзлисеңдер көзгеләрдә?
Нинди көйләр
сузасыңдыр
үзәкләрең өзелгәндә?

Тәрәзәңә
каккан чакта
иртә белән салкын яңгыр,
бәлки синдә
үткәннәрең,
үкенүләр кабынадыр?

Күлмәгеңне
һәр иртәдә
син үзеңме төймәлисең?
Йокламаган
күңелеңә
ник юату көйләмисең?

Төннәреңдә
ниләр борчый,
ни өркетә йөрәгеңне?
Синең өчен
җан атучы
бар икәнен белмәдеңме?

Бәргәләнә күңел әллә нидән...
Бәргәләнә
күңел әллә нидән,
качам, никтер, синең кочактан.
Икебезгә
җылы җитмәс төсле
кинәт кенә капкан учактан.

Ашыгып язган
куыш язмаларны
ертып-ертып ташлар идем дә!..
Бу сагышка
мәңге кайтмас өчен
бикләнәсе килә өемдә.

Тәрәзләрне
кагып такта белән,
кертмәс өчен кояш нурын да.
Үз-үземә
корыч вәгъдә бирәм -
уйламаска синең турында.

Хатирәне
ерак яшерергә,
авыр йозак элеп куярга.
Моннан ары
чакырасы булма
таш курчаклар уенын уйнарга!..

Сагынулар
тулы хатларымны
ертам, ташлыйм, ягам учакта!
... Тик соңгы кат,
тик соңгы кат, зинһар,
иң-иң соңгы кабат кочакла.
Минем шулкадәр килә күрәсем елмайганыңны...
Минем шулкадәр
килә күрәсем
елмайганыңны!

Ишетәсем килә
сөенеч белән
тын алганыңны.

Сине көткәндә,
ягам учакта
көн-айларымны.

Моңсу карыйсың...
Әллә син бер дә
сагынмадыңмы?..
Сагынганда күккә кара, диләр
Сагынганда күккә кара, диләр.
Баса, имеш, йөрәк сагышын.
Давыллардан качар урыным җуйдым.
Юллар эзләп ардым, карышып.

Моңайганда күккә кара, диләр.
Уела анда уйлар эзләре.
Сынауларың җитәр ахры инде!..
Артыгына башка түзмәмен.
Керфекләрнең кунып һәрберсенә...
Керфекләрнең кунып һәрберсенә,
әзерләнгән төсле китәсеңә,
күтәрелеп карарга да
рөхсәт итми...

Калмасын, дип, истә.
Үпкә катыш ачу бигрәк көчле.
Диварларга уелып калыр төсле
безнең тарих...

кара, бәлки, кызыл төстә.
Йөз алтмыш ат шул әмергә туктаганда,
"Сүндер!" диеп Берәү тукмаганда,
искә төшер -
безнең көйләр күптән читләрнеке.

Күз яшенә батыра, күңел буа... Көчле!
Тик йөрәккә сыялмаган хисне
шул шәмәхә мөһер генә чикләрлекме?..
Әрнүләрне төйнәп җан читенә...
Әрнүләрне
төйнәп җан читенә,
мең бик салам, табу − хисемә.
Ташкын
булып килсен! −
әсәрләнмәм
шаштыручы бәхет исенә.

Моннан ары,
күпме ымсындырма,
йөгерүчең булмам каршыга.
...Сәгать телен
йөгән итеп тартып,
җилләр генә юлга ашыга.

Укылмаган
бите дәфтәремнең:
һәр җөмләдә − сызу, хаталар.
"Төзәтерләр...
Өмет исән!" диеп
кыенсынып иңрәп яталар.
Инде күптән төнге күктән...
инде күптән
төнге күктән
чәчәкләрнең шиңгәннәре
ташланылган.
җиңалмаслык,
кагыйдәсез,
һич аяусыз уен гына
башланылган.

тупасланган
пычак белән
кыра-кыра ихласлыкның
соңгыларын,
капчыкларның
карасына,
эз калдырмый тотып кына,
тондырамын.

ятсын, әйдә,
таптасыннар!
белмиләр бит ялварганны,
карап күккә.
барлап уйда
йөргәннәрне,
бушатам да йөгәннәрне...
китәм
биеклеккә!
Әгәр мин (үзем дә белмичә)...
Әгәр мин
(үзем дә белмичә)
бер бөтен бәхетне
телгәләп, тураклап...
әйт, зинһар!
яңакла!
Югыйсә,
гел зәңгәр
буласы күкләрдә
болытлар куера
һәрьяклап.

Яшермә
яшеңнең ачысын
чәчәкләр чигелгән
мендәргә.
Төн буе
җил генә ачынсын -
син түгел!
Тиң түгел
бит сиңа
йөзләр дә,
меңнәр дә.

Иңнәргә
сабырлык ефәген
бөркәнеп,
эндәшми торасың,
торасың кузгалмый.
Ә минем,
тимерле богаулар
өзәрлек йөрәгем
тынлыкка
түзалмый!..

(Ялгышлар
бозарга оялсын
бәхетнең олысын,
бәхетнең эресен.)
…Син,
шуңа,
яшермә
сүзләрнең турысын,
хисләрнең дөресен.
Бәрелеп, кочаклый
Бәрелеп, кочаклый
ярларын дулкыннар.
Тик юмый ярасын.

Пыяла артында
төсләрнең төрлесе -
мин киям карасын.
Күңелемнең төпсез кесәсенә
Күңелемнең
Төпсез кесәсенә
Шик салдың да,
Калды кара төн.
Мин булырмын
Синең иң яраткан,
Һәм иң күралмаган
Сурәтең.
әйдә, китик әле...
әйдә,
китик әле...

юксынудан
кагып ярга
кыю дулкыннарын,
сулар дуласыннар!

уласыннар
җилләр,
яфраклардан үреп
озын-озак юллар.

кыйнап безне,
елар
салкын-салкын
яңгыр.

туңа калсаң,
җый да,
үткәннәрне яндыр.

яки...
калдыр
мине.
үзем белән.
Уйларның чуалган төенен
Уйларның
Чуалган төенен
Бер сүтәм,
Бер җыям яңадан.
Авыртсын!..
Тик тирән яраны
Черегән җеп белән
Ямамам.

Син миңа
Сөйләче дөресен.
Бу елак
Болытлар таралсын.
Вулканнар
Упкыны кадәрдер
Синең кул-минем кул
Арасы.

Юлларның
Сайладым озынын.
Синсезен –
Ахрысы, дөресен.
Үпкәләр,
Ялганнар, үткәннәр
Бәхетләр суында
Эресен.
Ялый-ялый...
Ялый-ялый
тозлы теле белән,
әчеттереп
юа яраны.
Шомлы дулкын
күперләрен алды
синең белән
минем араның.

Җилдән канат
алып йөгердем мин.
Очам, диеп,
ярдан сикердем.
Ялгышканмын!..
бөтенләй үк башка
юлдаш икән
минем фикернең.

Чәрдәкләнгән
күңелемне җыеп,
тозлы суга
салам юарга.
Әрнүләргә
түзәр чама да юк −
бүре булып
калды уларга...
Бер үкенеч калды...
Бер үкенеч калды-
синең җырың
җырланмаган килеш өзелде.
Күпер салып күккә,
сиңа ахры,
сагыш тамчылары тезелде.

Бөтен җиһан бүген
елагандыр,
ышанмыйча кара хәбәргә.
Монардан да авыр
ниләр бар соң?! −
Җан дустыңны салу кабергә...

Үзең узган юлның
ташлары да
сыкрыйлардыр, синсез калганга.
Һич үкенеп туя
алмый төсле
чиксез күкләр, сине алганга.

Кыр казлары, җанга
сагыш өстәп,
китә инде, канат кагына.
Уянмадың бүген...
Ышана алмыйм.
Үзәк өзелеп сине сагынам!..
Бу куркыныч төшнең озынлыгын...
Бу куркыныч төшнең озынлыгын
суза калсаң, еллар үлчәрлек.
Күтәралмас сынау бирми, диләр!..
Тик монысын түгел үтәрлек.

Бишек җырын суза көзге җилләр −
саклыйлардыр тирән йокыңны.
Кай тарафтан эзлим икән?! Инде
салкын җирләр синең йортыңмы?..

Беләсеңме, көннәр моңсу синсез,
суыклары телә күңелне.
Өелеп-өелеп сагыш кына калды -
Шатлыкларым җиргә күмелде.

"Юллар чаба алга. Калма!" диләр.
Бу кагыйдә һаман отылмый.
Үткәндәге синле хатирәләр
яңаралар һаман. Онытылмый.
Хат. Зәйтүнә туташтан Тукайга
Өзлексез күк күкри.
Һавада
каңгырып кагына ялгыз каз.
Сез киткән көннән соң
белмимен:
әллә көз урамда, әллә яз.

Битәрли күңелне,
тыелып,
әйтелми калдырган сүзләрем.
Мин тагын болыннан
Сез сөйгән
зәңгәрсу чәчкәләр эзләдем.

Исемнән чыгармыйм
рухланып
шигырьләр укыган көннәрне.
Кальбемне шулкадәр
аңлаган
атарга да белмим кемнәрне?!

Төннәрен һавага
карыймын:
бер йолдыз моңлырак барыннан.
Язмыштан никадәр
кыйналып,
күңлегез, аңлыймын, арыган.

Бирәсе иде бит
иртәрәк
җанымнан бер кавым җылымны.
Күп салкын йөрәкләр
өшетеп,
өзделәр шул гомер җырыңны.

"Сөймимен!" дигәндә
үзгезнең
үзәкләр өзелеп калганын...
беләмен.
Бу −
туры Тукайның
беренче һәм соңгы ялганы!..
Туктап калдым йөгереп барган җирдән...
Туктап калдым
йөгереп барган җирдән.
Үткәнемә бактым каерылып.
Хатирәләр
анда җәелеп ята,
ялгышларым калган аерылып.

Иярдемме
ялгыш хыялларга.
Кыялардай горур булдыммы?!
Я, Ходаем,
шушы җиһаныңа
ялгыз булыр өчен тудыммы?..

Авырттыра икән,
авырттыра,
үкенүләр буса күңелең.
Ялгыш сүзләр
саксыз кагылуга,
мөлдерәмә тулып түгелдем.

Һәм мин никтер
синең күзләрендә
гел ят берәү төсле күренәм.
Үкенүләр
давылында калып,
өметемә кат-кат төренәм.

Салкын никтер.
Күңелемне өтеп,
кышкы җилләр кыса кочакка.
Өем-өем
хатирәләр яктым
җылынырмын, диеп, учакта.

Йөгереп кергән
булам бәхетемә.
Ә чынлыкта, салкын буранга.
Адаштырма,
берүк, каршыма чык.
Җылы хисләреңә уран да.
Җырла әле!
Җырла әле!
Бер мизгелгә ,әсәрләнеп,
җиһан
тынып калсын.
Инсаннарның кайсын
моң биләсен,
уйлар күмсен кайсын.
Кайтсын
адашканнар
юлларына кабат.
Аңлашырга
сүзләр
җитми калса,
шул җыр белән аңлат.

Җырла әле!
Кайгы баскан йөрәкләргә
булсын бишек җыры.
Авыр чакта
һәрбер тамчы җылы
тансыктыр ул...

Шуңа аны,
Күңелеңнең түрләреннән
айкап чыгар!
Ул моң булса,
кышлар салкынына
кем дә чыдар.

Көн дә чыгар
бер яңа көй.
Җылытырлык
учак булып
син ян һәм көй!..
Җаннарның бит
язны көтеп, туңган мәле...
Бер мизгелгә
бар да тынып калсын −
Җырла әле!
Шәмнәр бии...
Шәмнәр бии.
Сансыз диварларда
синең-минем өнсез күләгә.
Арабызга
тынлык һәнҗәр кадый.
Авырттыра. Төгәл эләгә.

Һәм син
минем сүнгән күзләремә,
упкыннарга дәшеп, багасың.
Аңламыйсың
һәрбер иҗек, сүзең
нинди тирән эзләр ярасын!..

Калдыр әле!
Тынгысызлы мәлдә
кирәк миңа җылың, бөтенләй.
Уттан башка
булмый, диләр дә бит...
Ә минеке, әнә, төтенли.

Пыскымасын,
дөрләп янсын иде.
Капсын, әйдә, күлмәк-чабуга.
Сөю дигән
ярыш булмый ләса!
Ниндә мәгънә уртлап чабуда...

Юк, син йөгер,
әйдә, кирәк тапсаң.
Алып ташлап сәда күңелне.
Тик күлмәгең
сул як кесәсендә
шул бер йөрәк яши түгелме?

Бармакларың
тузган чәчләремә
сөеп, әллә уйнап кагыла.
Яна шәмнәр.
Сансыз диварларга
өнсез күләгәләр ягыла.
Син өч дивар арасында...
Син
өч дивар арасында
берьялгызың.
Үз бәхетеңне
сүзләр тезмәсеннән
табалмакчы.
Һәм язмышың
сиңа кабат тозак кора,
ышандырып:
"Эзләр эзлә, эзлә!.."
Ул − алдакчы.

Сискәндереп,
киң офыкка таң түгелә.
Уйлар, котырынып,
даулый үз кирмәсен.
Көтәсеңме
һәр төн саен
бар дөньямны,
читкә ташлап, яннарыңа
бер киләсем?!

Эндәш кенә!..
Хәятемнең һәр мизгелен
синең өчен
бүлеп-бүлеп бәйлим яраларга.
Тик кадерлә.
Һәм төзәлер алар,
кермәс булып читләр араларга.
Сагындырдың...
Сагындырдың.
Синсез узган көннәр
яшәлмәгән төсле − буш алар.
Мин нишләрмен,
әгәр беркөн ятлар
уйларыңнан мине кусалар?!

Ерагайма.
Әле килер җәйләр
икебезгә уртак, бер булсын.
Бу салкыннар,
керсез уйларыңа
кагылырга куркып, куылсын.

Һәм мәңгегә,
синең якларыңа
сугылмасын, диеп, сагышлар,
тынычлыгың
үзем саклар идем,
җырларымны сиңа багышлап.
Язгы көннәр...
Язгы көннәр
кинәт суытыпмы,
яшел килеш яфрак коела...
Кыю сүзләр
катып буламыни?!
Уйларга да сине - тыела.

Шулай да Син
язгы көннәремнең
иң җылысы булдың бигрәк тә...
Яратмаска
кушып кара хәзер
гел "Ул!" диеп типкән йөрәккә.
Ә мин нәрсә?..
Ә мин нәрсә?..
Гел ышанып яшим -
ялгышларның басам эзенә.
Тик белегез:
ешрак тарта калсаң,
корычы да кылның өзелә!
Мин бүген синең күк − хыялый...
Мин бүген
синең күк − хыялый,
өзлексез уйлардан чигелгән.
Мең чакрым
югары омтылып,
соң чиккә җитүгә... чигенәм.

Ярлары
китекле, чигүле,
читендә тоташтан кыялар.
Синдәйләр
гел берүк төш күрә −
шул диңгез турында хыяллар.

Синдәйләр
хыялы − ярларны
кыйналып юучы дулкында.
Кыяны
кочаклар!.. Ә үзе
әрнүгә түзалмый сулкылдар.

Бәрелгән
дулкынның тозыннан
бер кавым татлысын эзләдем.
Йөгереп
килер дә, юар ул
комлыктан соңгысын эзләрнең.

Тик таңның
алсуы юылмас.
Офыкка тырналып уелыр.
Син ерак −
мең чакрым югары,
йолдызлар яктысы җуелыр...

Синдәйләр
хыялы − диңгездә,
яргача куышып уйнарга.
Кыяда
күкләргә күз салып,
төренеп утырам уйларга.

Мең чакрым
югары ешлыктан
Нур булып диңгезгә сибеләм...
Мин бүген
синең күк − хыялый!
Өзлексез уйлардан чигелгән.
Җаныма яңгырның җылысы тигәндә...
Җаныма яңгырның җылысы тигәндә,
комлыкта чәчәкләр мең кабат терелә.
Бакчада яфраклар киредән шытарлар,
минутлар биесә ярату көенә.

Вакытның поездын озатып калганда,
моңсулык томаны җаныма сарыла.
Бушлыкка төбәлгән алтынсу күзләрем
берәүнең "син һәм мин" дигәнен сагына.

Шул берәү язмышка тукталып киткәндә,
исеме күңелнең читенә чигелә.
Тораташ тоелган вагоннар чылбыры
елатып рельсларны, кирегә чигенә.

Һәм кабат саргайган үткәннәр төтене
иркенләп киңлеккә кальбемнең җәелә.
Мин сине чакырам, тик зинһар карышма,
бергәләп биергә бәхетләр җәенә.
Бу төнге шәһәрнең...
Бу төнге шәһәрнең
сихерле утлары
син тулы җыр булып күңелгә түгелә.
Мин исән чагында
(үлгәнче сөям бит!)
бел шуны: җиһанда син ялгыз түгел лә.
Адымнарым синнән ераклаша...
"там для тебя записка на столе"©

Адымнарым синнән ераклаша,
арабызда хатлар суык ташый.
Күңелемә оялаган җанвар
чиле килеш тынычлыгым ашый.
Төннәр яза уйлар йомгагының
чәбәләнеп калган төеннәрен.
Эх, беләсе иде, күрешүгә
минем кебек (исәр кебек) сөенгәнең!..
Тик һаман да омтылулар, тыелып,
салкын бозлар арасына яшеренә.
Хыял гына хатлар эзләреннән
кайтып килә җәйләр яшеленә.
Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк...
Әрнеп-әрнеп куя сизгер йөрәк,
Күңел мөлдерәмә тулы хисләр белән.
Ә мин сине төнге урамнардан
Тын һаваны ерта-ерта эзләп киләм...