Ленар Шәех
шагыйрь
Ленар Шәех (Ленар Миңнемөһим улы Шәехов) 1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Минзәлә педагогия көллиятендә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, аспирантурада белем ала. Татар, инглиз, рус, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме китап авторы. Филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исемендәге һәм «NEWBOOK. Волга – 2015» Идел буе әдәби премияләре иясе, Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.
Иҗат