Лилия Гыйбадуллина
шагыйрь
Лилия Гыйбадуллина (Сираева Лилия Фаис кызы) 1987 елның 22 мартында Актаныш районы Әҗмәт авылында туа. Такталачык урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала. Шагыйрь, 3 китап авторы. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, "Белла" халыкара әдәби премиясе иясе. Яр Чаллы шәһәрендә яши. "Мәйдан" һәм "Көмеш кыңгырау" матбугат басмаларында эшли.
Иҗат
Кайту
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр…
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр…

Һәрбер җиле таныш, юкса, җирнең.
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.

Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
...Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы.

Салкыны да таныш, ялкыны да.
Янган чак та булды, ялган чак та.
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.

Мең сукмакта адашканым булды,
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.

Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.

Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.

Кемдер җәза диеп кабул итәр,
Кем өзелеп көтәр – нәрсә әйтим,
Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда.
Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.

Бар сыннары таныш, юкса, җирнең,
Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны…
Кабат көзләр.
Кабат көзләр кайта.
Мин өзелеп көттем бу кайтуны.
Яңгырдан соң
Үтеп барыш.
Чагыламмы
яңгырдан соң калган тамы эзләрендә?
Күзләреңдә?

Иркәлиме, өзгәлиме
үзәгемне җирге җилләр?
Читегемә сарыламы изге җирләр?

Камчылыймы, кочаклыймы
ят дулкыннар иңнәремне?
Яннан үтеп баручыга
тиңнәр безме?

Безме якты дип атадык
ак та кара дөнья йөзен?
Иртәгә, дип суза килдек
сәгатьләрне, соңгы сүзне…

Һәм шулардан китеп барыш.
Кая? Нигә? Ни хакына?
Аякларым арыганда,
ник очрамый бер атлы да?

Күләгәмә кырын карап,
үтеп бара кара болыт.
Үтү авыр, китү авыр.
Ах, күчәргә болыт булып…

Ах, туктарга һәм багарга
сагыш тулы күзләреңә!
Үтеп барыш.
Чагыламы яңгыр төсе эзләремдә?..
Минем канда...
Минем канда
дарга асып, данга күмдерелгән,
төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән
тарих бәргәләнә.

Минем канда
Ураллардан мең кайтаваз уба.
Чал Агыйдел ярларына бәрә.

Минем канда
Һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.

Минем канда,
җирсү хисен бармаклары белән буып,
чандыр бер карт киез итек баса.

Минем канда
тешсез сукбай этләр, канга сусап,
Казан эзләп йөри.

Минем канда
дәрвиш Хозыр Ильяс
тын сукмакта «Карурман»ны көйли.

Минем канда,
тырнакларын төн күзенә батырып,
ау бөркете яңа корбан күзли.

Минем канда −
хәнҗәр хакыйкате,
тулпарларның тояк эзе сызлый.

Минем канда −
биләүләргә биләп богауланган
Адәм углы үксеп-үксеп елый.

Минем канда,
карт күзләрен тулган айга текәп,
ана бүре улый.

Минем канда,
күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,
Сөембикә сатлык илен каргый.

Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.

Минем канда
уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,
дала җиле исә...
Минем канда әле хәтер исән...
Син мизгелләр буйлап атлаганда...
Син мизгелләр буйлап атлаганда
Һәм тукталыр урын тапмаганда,
Кайлардадыр җилләр уяна...
Тукталышлар саен утлар яна,
Җиргә нурлар тама,
Кемнәрнеңдер
Ак канаты моңга буяла.
Бу — дөнья бу,
Бу — мизгелләр юлы.
Адашырмын диеп уйлама.
Һәм кайдадыр җилләр уянганда,
Кайлардадыр сүнә йолдызлар...
Туталышлар саен көл өеме.
Тукталырлык утлар — мең алар.
Менә алар, мизгел саен дәшеп,
Ашыктыра, куя төн ката.
Ут алырлык тукталышлар гына —
Юк алар. Юк! Утың югалтма.
Кыйбла якта җилләр ярсыганда,
Җирдә нурлар шашкан чагында,
Мизгелләргә абынып егылганда,
Юк утларга ялгыш табынма!
Табыла да сүнә, табыла да
Тукталышлар саен югала.
Күз күрмәгән якта, синең хакка
Ак канатлар моңга буяла.
Бу — дөнья бу.
Бу — мизгелләр юлы.
Адашырмын диеп, өметләнмә
Һәм артыгын инде уйлама...
Мин сине тапмаган дөньяда...
Мин сине тапмаган дөньяда
Язларың, язларың сызлана...
Илереп җил елый, тәрәзгә
Тымызык көн нуры сылана,

Сыкранып тулыша бөреләр,
Йөзләрен яшерә кояштан
Еламсып елгалар, каеклар —
Барысы бер язга укмашкан.

Мин сине тапмаган дөньяда
Бар да үз юлында, бар да чын.
Юклыгың сарылган тәрәздән
Каерып алалмыйм карашым...
Ул каяндыр кайтып килә иде.
Ул каяндыр кайтып килә иде.
Әллә белеп, әллә аңышмыйча
Каян килеп, кая китешен,
Тәрәзәмә кояш сибеп үтте
Дөньялыкта әле юк кешем.

Шундый якты! Шундый татлы! Моңа хәтле
Ник белмәдем кояш барын җирдә?!?
Тәрәзләргә җанын сибеп шулай
Урамнардан ул узадыр җилә-җилә.

Ул кайтадыр якты офыкларның
Аръягына — чиксез киңлекләргә!
Кесәләре тулы кояш нуры.
Кайту — язмыш аның кебекләргә.

Кайту-китүләрнең арасында
Тәрәзәләр, тәрәзәләр, тәрәзәләр...
Таңнар саен тәрәзләргә кагып
Үксез бәхет мәллә бәргәләнә...

Нәкъ шул мәлдә, нәкъ шул яссылыкта
Туктасын ла дөнья әйләнүдән!
Мин кайдадыр юллар кисешендә
Ачык тәрәзәләр барын беләм.
Көз сурәте
Гөлләргә сарылган кырау да,
Кыңгырау тагылган атлар да.
Мин әзер бу көзне үз итеп,
Мәңгегә җанымда сакларга.

Мин әзер яңгырдан яралган
Ясалма салкыннан көяргә.
Мин әзер янарга ялкынсыз,
Мин әзер сөюсез сөяргә.

Таянма, таянма көзләргә!
Әле җил, әле ят яклардан
Кояшлы хәбәрләр ирешә.
Мин әзер көзләргә керергә
Яланөс, яланҗан килеш тә.

Килешә бу көзгә кырау да,
Юрау да килешә төрлечә.
Ышанам, иртәнге томаннар
Ак булып таралган килешкә,

Атларда кыңгырау, ак кырау
Сарыла, сарыла таңнарга...
Уянма, уйлама, ышанма,
Таңнарда юлларга карама.

Тарала ак булып томан да,
Төсләр дә, йөзләр дә, төшләр дә...
Мин әзер, карадан киенеп,
Көз булып сурәткә төшәргә.
Сарылганда уйларыңа...
Сарылганда уйларыңа,
Ябылганда юлларыңа
Татлы тынлык,
Сынык-сынык тавышыңны
Гасырларның агышыннан
Торам тоеп.

Тыеп торам мәңге тынмас сызлауларның
Салкын аклык булып сарган кырауларын,
Кырып-кырып, уеп-уеп бәгыремә.
Мөлдерәмә тулып торам. Кит, бәрелмә!

Тыеп торам сулышымны, булмышымны.
Тыеп торам канатларны, корабларны,
Җилкәннәрне, җирән чәчле ирек тәмен,
Өрәкләрен кайтыр өчен киткәннәрнең.
Тоеп торам. Тыелып торам...

Бардыр ла ул томан тулы иртәләр дә!
Чынлап бардыр без җимерер киртәләр дә,
Диварлар да, сикереп узар читәннәр дә,
Кораблар да, җил сагынган җилкәннәр дә.

Тыеп торам, буып торам сулышымны.
Кит, бәрелмә! Үз-үземнән, үз сүземнән
Араларга бары сине тырышуым...
Тынлык тулы утлы сулыш.
Тынлык тулы утлы сулыш.
Эндәшегез, кычкырыгыз,
Я җырлагыз бугаз ертып.
Елый-елый котырыгыз,
Юлдаш көннәр! Адаштырып,
Саташтырып күзләремне,
Үзәгемне өзгәләгез,
Өзгәләгез — түзәрмен гел.
Түзә-түзә йөзәрмен гел
Ят дулкыннар арасында.
Ул дулкыннар гел ак булыр.
Ак диярмен карасын да.
Күрмәсеннәр сагышларны,
Ак-каралы алкышларны,
Мин оттырган орышларны,
Ярышларны, алышларны...
Мин сулыймын җирдә бүген,
Мин барыбер бүген җиңәм!
Тик үтенәм, тын тормагыз.
Тынлык тулы утлы җилләр...
Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә...
Син! Күкләргә кайтыр көннәремдә
Бары синең сулыш, синең тын.
Менә тагын, тының белән тартып,
Кирмәннәрне җилгә тараттың.
Ничәнче кат мин орышсыз гына
Канлы карашыңа буйсынам.
Кем син? Дошманыммы, аркадашмы?
Бер тартынам, берчә ымсынам
Синең биләмәңә. Тының белән
Тартып китерәсең җанымны.
Эзлим синнән синле чакларымны,
Эзлим сиңа игез чагымны...
Соң инде, җырлама...
Соң инде, җырлама. Җырыңны
Аңламас бу җирдә берәү дә.
Өстеңә үз шәүләң егылыр чигеңдә,
Кирәми, ябышма терәүгә.

Моңыннан ваз кичкән сандугач!
Терәтер булыпмы вакытны,
Туктарыр булыпмы чирүне,
Кыйблаңа шулкадәр ашыктың?!

Соң инде. Кыелган өметләр,
Югалган моңдашлар, ишләрең.
Ник саклап калмадың? Аларны,
Җырыңны якларлык нишләдең?

Ялгызың торасың юлларның
Төенгә чуалган чатында.
Малың да, җаның да юк синең.
Юк синең атың да, хакың да…

Теләнмә ятлардан мәрхәмәт,
Җырыңны калкан ит шәүләңә.
Җырыңда үткәнең яктырак,
Җырыңда сагышың шәйләнә…

Әмма соң. Артык соң. Җырлама!
Җаның да, җырың да ялангач.
Син кайсы орышның яугире,
Моңыннан ваз кичкән сандугач?..
Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья...
Оча. Зынҗырларын өзәр булып оча дөнья
Бәгыремә. Хәерлегә булсын.
Кан куесы, әйдә, ташып тулсын.
Ни кылсаң да, ни уйсаң да көн күзенә,
Тугъры дөнья. Тыныңдагы
Төтен тәме булып сеңә бара
Һәр сүзеңә, үз-үзеңә.

Оча шәһәр, оча йортлар, елмаюлар…
Күз иярмәс тизлек белән туза күңел.
Китүчеләр көлә-көлә күккә аша,
Килгәннәре елый-елый килә торыр.

Әнә, икәү, карап бураннарга,
Ут кабыза үзәгемдә. Оча дөнья.
Оча дөнья, оча канатланып,
Оча дөнья буран кочагына!

Шул икәүне иркәлисем килә,
Үзем булып, иркә сүзем белән.
Алар талчыкканнар юкса җирдә
Буран гына, буран гына гелән…
Тәрәзәңне ачтың
Тәрәзәңне ачтың.
Иңнәреңнән
Каерылып очты канатларың.
Очты алар кысан мәңгелеккә.
Мин һичкайчан сине яратмадым.

Карап калдың томырылып, ник очмадың?
Очар өчен бер талпыну җитә.
Юлын җуйган бер мосафир булып,
Япа-ялгыз киттем синсезлеккә.

Качып киттем, ачык калды тәрзәң.
Ак күлмәгең калды сиңа кунып.
Сызылып калды урам, сызлап калды,
Канатсызлыгыңны аклар булып.

...Канатларың ап-ак иде — җилләр
Ак кар итеп кенә тараткандыр.
Мин һаман да синсезлектән барам.
Мин һичкайчан сине яратмадым.
Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын...
Ә яшәү дигәнең – җир һәм күк арасын
Тырышып, тырмашып икегә яру ул..
Аннары — мәңгелек ярату,
Мәңгелек табыну.

Бербөтен мизгелне, ипине урталай бүлгән күк,
Каерып икегә кисү ул,
Тынлыкта тончыккан мәлләрдә,
Җил булып исү ул.

Бербөтен сөюне, җитмәс дип чигенә,
Үткәнгә чигенә-чигенә икегә аеру,
Аннары кояшсыз иртәләр,
Аннары мәңгелек сагыну…

Бербөтен хыялны акка да, карага телгәләү,
Бербөтен өметне тураклау, бүлгәләү
ул - Яшәү дигәнең…
Һәр бәндә умырып каера
Үзенә бүленеп биргәнен…

Юкса, бик гади барысы да.
Бу яшәү – бербөтен ипи ул.
Җир һәм күк арасын, агын һәм карасын
Бер итеп дөньядан үтү ул…
Капкадан капкага, сөйрәлеп чак кына...
Капкадан капкага, сөйрәлеп чак кына,
Бәрелә-сугыла йөри көн.
Кертмиләр.
Һәм шушы урында туктарга тиешле вакыт та,
Ашыга. Дөнья тын.

Тынлыкның чиге юк. Ымсына тәрәзә челтәре
Бары бер сискәнеп алырга искәреп
Язларның сызгырып үткәнен.
Капкалар кыбырсый, сагынып җил тәмен,
Чорларның шакылдап үткәнен,
Яуларның типкәнен,
Сызланып юксына көяз, төз үткәнен…

Дөнья тын. Тынлыкка буылып,
Тик вакыт ашыга урамнан.
Саташкан көн генә, өн эзләп,
Капкадан капкага кузгалган.
Кертмиләр. Бикләрнең ачкычы югалган.

Шыр ачык капкадан ургылган җил тәмен,
Яз исен йотлыгып суламый берәү дә.
Өметләр йозакта, өметләр тозакта.
Чиксезлек уралган терәүгә.

Яктылык төсеннән исергән көн генә
Бәрелә капкадан капкага.
Каерып ачырлык көч тә юк, үч тә юк –
Барын да капкалар каплаган.
Барлыгымны беләм...
Барлыгымны беләм. Барлыгымда-
Булмышымда әрем чәчкә ата,
Йолдыз тынын күмеп, таңнар ата,
Карлыгачлар оясына кайта.

Җил тузына, төссез тузаннарны
Кыек өсләреннән куар булып.
Күк имәнеп яңгыр җебен суза
Кара җиргә, үксеп елар булып.

Булмышымда-җирге тормышымда
Зәңгәр пәрдәләрдә көн чайкала.
Таш юлларга аяк терәп, төнгә керә,
Өр-яңадан төсен җуеп һәрбер кала.

Минем булмышымда-сулышымда
Өермәдәй дулый сүз бураны.
Бишек җыры булып тамчы тама,
Курай итә җилләр һәр кураны.

Еллар кайта, битлекләрен салып,
Көзгеләрне сара соры төсләр.
Хәнҗәр хылында чынга аша
Кызыл шәфәкъ, кара-кучкыл кичләр.

Булмышымда мизгел өне сеңә
Һәр адымга, җырга, кайтавазга.
...Гавәм карашыннан качып кына,
Әрем чәчкә ата һәрбер язда.
Лилия Гыйбадуллина в соцсетях