Миләүшә Гафурова
шагыйрь
Миләүшә Гафурова (Гафурова Миләүшә Равил кызы) 2000 елның 22 маенда Балтач районы Карадуган авылында туа. Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясен тәмамлый. 2017-2019 елларда Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә укый. Казанда яши.
Иҗат
Дулкыннар кыяга бәрелеп чәчелә...
Дулкыннар кыяга бәрелеп чәчелә,
Бәрелеп чәчелә бар булган хатирә.
Яңадан җыям дип аларның көбеген,
Үзем үк түгелдем.

Учыма күченеп өлгергән бар җиһан.
Кан тамырларымда – саф, шифалы илһам.
Дөньяны һәм сине онытып йөрсәм дә,
Хатың гел кесәмдә.
Томанда
Күзләрең куркусыз ялтырый.
Күзләрдә кара юк – гел томан.
Чакырам – килмисең: син кыргый, –
Томанда йөрергә чакырам.

Тынлыкка тиң түгел ялвару.
Бөтен җан калтырый тавыштан.
Тавышың! Иң ерткыч җанвар ул.
Эч каным! – башкага багышлан!

Керфекләр артына җанны түк,
Уеңда адашыйм: аһ, кызык!
Берсүзсез дәшкәнне ишетү
Һәм җавап кайтармау – кансызлык.

Дәшмичә җилләтеп сер исен,
Караңгы карашың үзгәргән.
Адаштым. Бәлки син килерсең
Томаның җыярга күзләрдән...
К
"Я полюбила Вас..."
М.Цветаева


Кышкы таң каршылый
Чыпчыклар сайратып.
Ә алар иң тансык яз кебек.
Шул яздай кыш һәм мин:
Без сине яраттык,
Син үзең үк яздай нәзберек.

Җырыңның һәр сүзе
Үпкәгә утырып,
Ваемсыз сулышны тоткарлый.
Шунсыз көл булачак
Бу вакчыл дөньядан,
Ярыймы, мин сине коткармыйм?

Яши бер фаҗига
Һич тартым булмаган
Бар дөнья күрсәткән җәбергә:
Син үзең беләсең
Җиһанга туалмый
Күпме җыр үлгәнен шагыйрьдә.

Кайчандыр ул шагыйрь
Артыннан киләчәк
Тарихтан үтелми калган юл.
Шунда син бирешмә.
Ярдәмсез килеш тә
Һаман сөй, һаман яз, һаман бул!
Комедия
"Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер..."
Г.Тукай


Сүз әйтеп, һаваны бозма:
Шәрехләүләр – тәнәфестә.
Иң акыллы фикерләр дә
Әверелә мәгънәсезгә,
Кирәк чакта әйтелмәсә.

Әверелә мәгънәсезгә
Иң куркыныч фаҗига дә,
Зур сәхнәдән шаяртулар
Ритмына әрчелгәндә.
Яктылыкка, нурга юлда
Зиһен йоклый, алып ләззәт.

Бөтен уйлар ял иткәндә,
Маймыллану – яхшы мәзәк.
Тамашачы цирк карый.
Анда хис тә калмый гүя.
Ә сәхнәдә – ачы көлү –
Гаҗәп җитди комедия.
Каспий
Каспий гади һәм хәйләкәр
Һәм шактый тиз миңа күнә;
Иреннәрне ялый шикәр,
Яраны – тоз кисәк кенә.

Диңгез гүя сабый балык,
Мине кочып, эчкә чаба.
Чыгам дигәч, ачуланып,
Алып ата ярга таба.

Диңгез миңа бик килешә,
Мин бит монда шундый гүзәл!
Мин бит монда гел минемчә.
Мин бит монда шундый үзем!

Һәр чәч миндә – һава җебе,
Һәр күзәнәк – иркен үзән.
Син дә түзә алмас идең,
Мине мондый чакта күрсәң.

Сокланырга да кыймыйча
Торыр идең гаҗәпләнеп.
(Синең уйлар монда оча,
Сизәм, ансы минем гаеп).

Мине Каспий үпкәч күрсәң,
Мең кат ешрак сулар идең,
Диңгез көбегенә тездән
Батып, гафу сорар идең...

Каспий гади һәм бик гадел.
Юк булсак та, ул гел исән.
Тик диңгез дә чәч(е)лер иде,
Мине мондый чакта күрсәң.
Кишерсары
Кишерсары – ул син.
Матур булмаса да,
Кишерсары күлмәгемне киеп йөрим.
Шәмәхә төс яратканыңны белгәч тә,
"Үзең кишерсары", – дигән идем юри.

Чынлап, кишерсары.
Һәм шуңадыр, һәрбер
Әфлисунда – синең иреннәрең тәме.
Кояшта да бары синең җылың кебек:
Гел кыздыра, һич кызганмый минем тәнне.

Син бит кишерсары!
Һәм бу охшашлыкның
Мин үлсәм дә, юктыр үзгәрәсе.
Кишерсары минем кәефне күтәрә.
Төшермәгән чакта син дә күтәрәсең
Һәм Көньяктан җилләр исте...
Һәм Көньяктан җилләр исте –
Алып килде синең исне,
Алып килде синең зарны.
Минсезлектән чара бармы?

Арадагы диңгез – челтәр.
Бу мәңгелек кайчан үтәр?
Иң зур мәгънә синсез буш ул.
Синсезлектән чара юк шул.

Җир йотылыр кебек кисәк,
Күрешмичә аннан китсәк.
Челтәрләрне сүтеп иртән,
Беренче кат көзне көтәм.
Куәтеңнән таулар эри...
Куәтеңнән таулар эри.
Холкың – гаҗәп төче.
Синең күңел крематорий
Минем уйлар өчен.

Көзге кебек синең тормыш,
Уйсыз карап торам.
Очрашырга тапсаң йомыш,
Шәһәремдә – буран.

Тынычлыкта калырга дип,
Синсезлекне көттем.
Бер мизгелдә булдым әдип,
Күңел булды төтен.

Хәзер көн дә аяз күгем,
Шундый тыныч кала!
Тик мин синсез беркем түгел,
Синең белән – Алла!

Сөй, көл, кычкыр, җырла, сүген!
Шуны гына аңла:
Син дә минсез беркем түгел,
Минем белән – Алла
Унҗидедә
Һәр көн – кояш, һәр кич – аяз, һәр төш – төсле.
Иптәш тә күп. Ялгыз алма гел биш төсле.

Тормыш серле, бишек-гүрле, гел ярдәмле.
Кайгы, ару, яра кайчак ифрат тәмле.

Вакыт диңгез сыман бетмәс, гел бар кебек,
Дөнья йә чикләрсез кебек, йә тар кебек.

Йөрәк ярсу. Җил өрсә дә каннар кыза.
Яшәү авыр, ләкин рәхәт бер могҗиза.

Бар(ы)сын күреп, һәрнәрсәгә сөенәсе:
Күңел – сабый, холык – җиңел, иң иләсе.

Күңел сабый һәм аксакал, кояш һәм төн,
Гаҗәп кире: ялкынсыз да чыга төтен.

Күңел – утта, йөрәк – утта, акыл – утта...
Иҗат, көрәш, белем эстәү – йокы юк та.

Ният гаҗәеп садә дә, бик җитди дә...
Гомернең иң җылы язы – унҗидедә.

Минем галәм
Минем дөнья – синең галәм.
Синең галәм – безнең бүлмә.
Уртак фикер – аска сикер –
Миңа җиткер.
Минсез үлмә
Нәкъ
Бар җавап –
Синдә.
Атлыгып
Кил дә
Аһәңне сакла.
Ялган – бер катлам, –
Тизрәк атла.

Көлүең – дога,
Нурлардан колга.
Догадай изге,
Миндәй сабыйга –
Иң чиста көзге.

Мәхәббәт
Чиксез.
Хаталарны тез.
Сөйми мөмкинме
Синдәй битараф
Ялгыш мөэминне?

Мөмкин түгелдер.
Биткә түгелдер
Бар булган
Канны!
Минем дөньяда
Гаделлек
Бармы?

Бар.
Ул син.
Кояш румбасы
Бүлмәләрдә буран бөтерелә,
Тәрәзәләр шыплап ябылган.
Тыгыз, тын һәм тынчу.
Уяткалый бары
Кояш таушы урам ягыннан.

Хәтер тулы буран сипкелләре,
Һәркайсыннан исле җил исә.
Һәм бөтерә тынлык,
Төрле хискә манып,
Ишеге дә бикле югыйсә.

Тәрәзәләрне ач, хисси яшьлек,
Аһәңеңне тынлык бумасын.
Әрсезләнеп, җырга
Буран бәреп керсен
Һәм биесен кояш румбасын.
Кыш эчендә Казан
Бу урамнар,
Тәрбиясез ирләр кебек,
Пычрак карын шәһәр идәненә
Төк(е)реп йөри

Һәм баш ия
Кышның сабыр хаклыгына,
Сүгенеп, аны
Һәр ярыктан
Көри-көри
Уртак дин бар
Сиздермәүче, китмәүче дә
Бер сер яши һәр кешедә,
Хәят – аның тәхәллүсе:
Һәр атомда – Аллаһ үзе.

Ул – мәгънә, һәм ул – материал.
Җисем, дәрт, җан, акыл, хыял
Бу дөньяны ташлаганда
Яттан кушыла аңарда.

Бишек дингә биргәнгәме,
Һәркемнең үз җәһәннәме.
Төрле савап, бер үк яла,
Бар халыкка уртак – Алла.

Кирәк түгел йорт йә кабер,
Мөһим түгел: мөэмин, кяфер...
Калтыраткан күңел түрен
Уртак дин бар:
Сөю,
Үлем
Әбүгалисина
Галәмнең һәр кыйпылчыгы
Сүзсез таный тавышымнан.
Аның өчен корбан чыгып
Ничә йолдыз алышынган...

Хәзер ул көр ишетелә,
Айкый тау, чүл, диңгезләрне,
Бер җисемлек кеше белән
Төпсез җанны тигезләде,

Гыйлем сибә барды өеп,
Хаклык итте күчермәне...
Ләкин киң дөньяның бөек
Серләренә төшенмәде.

Галәмдәге һәрбер йолдыз
Дәшми таный тавышымнан.
Зиһенемдә җөйләр тыгыз –
Сүтеп төйним иң башыннан.

Киң дөньяның серләр җөе –
Тыгызрак миллиард кат.
Йолдызларның тынсыз көе,
Үлемне дус итү кабат,

Ул серләрне берчак чишү,
Бәхет салу балаларга,
Үлемсезлек – Алар эше.
Шул чишелмәс серләр барга,

Аһ, бәхетле кеше!
Ал мине...
Ал мине,
Коч мине,
Эч мине,
Йот мине,
Бәр мине,
Көл миннән,
Чәч мине,
Ерт мине,
Тартып ал
Ашны да,
Башны да,
Йортны да,
Бу мине
Һәм кыйна,
Һәм кыйна
Сулкылдап,
Әсир ит
Һәм кол ит
Һәм куллан
Кызганмый.
Һичнигә
Баш имәм,
Бер сиңа
Корбан мин.
Өз мине,
Ал мине,
Ал миннән
Ни кирәк,
Ек мине,
Из мине,
Үзеңә фида ит...

Тул миңа,
Бул миндә,
Мин синсез –
Калҗа ит.
Ташлама,
Синле ит,
Үзең ит,
Шигърият
Фонарьләр – җирдәге...
Фонарьләр – җирдәге
Йолдызлар.
Кеше бит сабырсыз –
Түзмәгән.
Бүгендәй яп-якты
Бер төндә
Эзләгән,
Эзләгән,
Эзләгән

Һәм сипкән бар җиргә
Йолдызлар.

Шул көннән һич тынмый
Бер бәхәс.
Күктәге, җирдәге
Фонарьләр
Ярыша
Яктылык сибүдә:
Кемдә күп бу сәләт,
Кемдә әз.

Яга ай һавага
Үз нурын.
Йолдызга алданган
Бу җирдә
Ул нурның
Төшкән һәр бөртеге –
Көтелгән, кадерле утырым.

Йотлыгып эчә һәр
Кисәкчек,
Һәм балкый кояштай
Һава да.
Күктәге, җирдәге
Йолдызга
Айның бу сихере –
Чын үчек.

Яктылык туктамый,
Гел ага.
Бәхәстән, күрмәүдән
Зыян юк.
Мин артык бәхетле күпләрдән,
Бу төндә йокысыз булганга.

Туйганчы эчкәнгә ай нурын
Җуелган
Иртән кояш һәр атомга шыплап үзен салып куйгач,
Кабатлангач кабатланмас иң пакь уйлар,
Ертып керфек кочакларын, ачылырлар гашыйк күзләр,
Һәм арылыр мәхәббәткә бетмәс мәдхияләр өзләп
Һәм дәшелер: "Зинһар, үзгәр-
Мә!"

Кояш үзен кызганмыйча көн дә дөньяга сибелер.
Кабатланмас сагынылган иң пакь уйлар.
Кабатланыр бары меңәр иртә элек әйтелгәне,
Алышынып куркынычка: "Син, чынлап та, үзгәрмәдең,
Тик...

Нидер бөтенләйгә үзгәрде.

Ни өчен син миңа хәзер бар дөньяның үзе түгел?
Ни өчен син бары
Бердәнбер
?"
Мәҗүси Бердәнбер
Дан, акча, эш, китап, аш, намус...
Ышана, калтырый,
Җан бага, –
Мәҗүси
Кешелек
Махсустан
Табына
Башкага,
Башкага.

Хәлбуки,
Азакта
Бер Аңа
Иганә
Һәм корбан
Буласы.
Кичекми
Үти Ул,
Искертми
Борынгы
Рәхимсез
Йоласын.

Үл Үзе
Сибелгән –
Сеңдергән
Дөньяга
Мәҗүси
Тәрбия:
Яралган
Бу җиһан –
Илаһи,
Туган һәр
Кисәкчек –
Әүлия.

Ә кеше
Аларга
Баш кага,
Табына
Ялгышып
Башкага.

Бер мизгел
Уяныр,
Таң калыр,
Тетрәнер,
Төшенер
Хаклыкка,
Шашынып
Пышылдар
Эченнән:
"Ярлыка!
Ярлыка!
Ярлыка..."

Һәм башка
Эзләмәс,
Ул белер:
Ымсынгыч
Дөньялык –
Саф рәшә.
Ул тояр,
Ул җырлар,
Ул күрер,
Сокланыр,
Яратыр...
Ул яшәр.

Аңдагы
Яшерен
Хак кыргый
Мәҗүси
Кутырын
Актарыр
Һәм юар
Дөньяга
Инкыйраз
Ятлаткан
Алгарыш
Тапларын
Толымын тузгыткан...
Толымын тузгыткан
Кәефсез болытлар
Чәчләрен җир буйлап
Сөйриләр
Елап, һич ятсынмый
Күктәге зарларын
Җирдәге гөлләргә
Сөйлиләр
Тамчыга тончыгып
Тыңлар гөл, аңламас –
Гаҗәеп югары бу зарлар.
Тик ярый әле зур
Күкләрне тыңларлык
Җиргә нык береккән
Гөлләр бар.
Керфегең дә җиргә төшми...
Керфегең дә җиргә төшми:
Минем дөнья синсез арган.
Бертуктамыйча уйлыйбыз –
Без икебез шундый надан!

Чит халыкка елмаясың.
Мин алардан ни белән ким?
Синең янда булыр идем,
Ләкин
Куркып калган сабый күңелемнең...
Куркып калган сабый күңелемнең
Син кабыгын әрчеп алгансың.
Ник әйтмәдең туйгач кире кулга
Ул кабыкны китереп саласың?

Хәзер атлыйм- уйный күкрәктә җил,
Ул зиһенгә салкын тидергән.
Хәтеремә яхшы уелып калдың,
Юк иде шул болай тилмергән.
***
Тәрәзәмә бүтән шакыма,
Кышкы һава аннан агыла.
Сине яратырга сәбәп эзлим,
Яратмаска гына табыла.
Түземлелек йорты...
Түземлелек йорты
Башым бүген.
Гел кимерә аны сагыш корты.
Каплый күгем
Симез сырты.

Чери астан
Бар өметләр.
Нигә шулай?
Бер карасаң,
Сезгә кулай.

Ә сез инде –
Йөрәк ярам.
Ул да иңде,
Арттан килде –
Алга барам.
ИЛҺАМ БУЛЫП
Мин елмайган саен, синең йөзләреңә җылы ага,
Эчеңдәге күбәләкләр армый канат кага-кага.

Куркасың син, син белмисең: юлларыңда ташлар эри,
Төшенмисең – үзем сиңа илһам булып килеп йөрим.

Чит кызларга караш салсаң, күзең каплыйм кулың белән,
Гәрчә исә миннән тышны сөймәячәгеңне беләм.

Орышасың үз-үзеңне, эш чыкмагач, мине уйлап,
Ә мин атлыйм яланаяк синең хыялларың буйлап.

"Кирәк түгел, – дисең кайчак, ярсып, – сөю дигәннәре!"
Ул вакытта күзләремнән яшьләр тама эре-эре.

Куркам да мин, беләм дә бит ( сизмим генә әле исең) –
Илһам булып үзең һаман акылымны төенлисең.

6 сен 2016
ЯКТЫЛЫКСЫЗ
Коткарыгыз! Мондый караңгыда
Миңа хәтта төш тә күренми.
Үз артымнан куып хәлдән тайдым,
Яктылыкка мохтаҗ бүген мин.

Маңгайдагы күздән артык түгел
Күңел күзем бүген – саташа.
Ничек авыр дөрес юлны табу
Гафиллектә тоткан сак аша!

Коткарыгыз! Зур үсәсем килми!
Мин йомшак бер сабый бит әле.
Картлык гүя янда гына тора:
Җыерчыклы, хәлсез, ютәлле..

Шулкадәр яшь! Уналты яшемдә
Миңа хәтта төш тә күренми.
Әллә нинди сәер уйлар килә.
Яктылыкка мохтаҗ бүген мин.

Иртә баштан яңгырлар сибәли.
Төннәр озын, коннәр борчулы,
Вакыт кыска.. минем генә теләк
Күңелемне назлап кочумы?

Мин шундый яшь! Күңел күзем бәйдә,
Үзем көн курергә талпынам..
Дөньясы да күптән туйган кебек
Үтә күренмәле халкыннан.

Әгәр үзем җиңсәм караңгыны,
Тәккәберлек басар күңелне.
Дөрестән дә, күңелемне назлап кочу –
Минем генә теләк түгелме?

Октябрь 2016
Бар гүзәллек синдәдер, табигать!
Бар гүзәллек синдәдер, табигать!
Үзең бәхет тә син, үзең – изге сагыш...
Бар төзәлмәс сырхаулардан дәва,
Мәңгегә чишмәс сер һәм мәңгегә – табыш.

Күзгә сыймас, тел белән әйтелмәс
Матурлыктан яшьләр ага: чыдый алмыйм.
Эх, мин дә гел шундый матур булсам иде,
Тик кешедә яшьлек йөзе мәңге калмый.

Март 2017
Юлым ерак, өстемдә айлы күк...
Юлым ерак, өстемдә айлы күк,
Авызымнан китми елмаю..
Төн шундый тын! Өйгә әле бик күп.
Чүмеч йолдыз бүген – зур аю.
Кыр-басуга кояш йолдыз сипкән,
Нурлар белән җирне сугарып.
Акта урам, чәчәктә агачлар..
Матурлыктан телең йотарлык!

Ноябрь 2016
Табигатьнең даһилеген яхшы беләм...
Табигатьнең даһилеген яхшы беләм.
Үзара һәр күзәнәге аның бердәм.
Бар сүзлекләр зиһенемә җыелса да,
Атап булмас аның изгелеген телдән.

Мәңгелек җан туңнарын да эретер ул,
Сафлыктыр ул, мәхәббәттер, иректер ул.
Әманәттәй саклыйк аны күңел белән.
Бу мәһабәт могҗизага селтәмик кул.

Апрель 2017
ЙӨРӘГЕҢ ТИБЕШЕНӘ
Икенче кеше Миләүшә булсын!
Мин синең өчен булам фәрештә.
Ачармын безгә күкнең капусын,
Ярдәм итәрмен сиңа һәр эштә.

Дәшсәң, гомерлек шаһит булам мин,
Мактаулар очар гел төркем-төркем.
Өлгерсәм, булыр тормышың имин,
Дөньяң да үзе күрсәтер күркен.

Бар төшләреңне җыеп куярмын.
Күз дә салмассың ул ятагыңа.
Күрмәссең башка ялкау юрганың –
Яшьлегең барда тик ятма гына.

Корбаннар саны көн дә күбәя.
Сиңа да һаман артадыр бәя.
Бер эшең калды, калганы әзер, –
Барган юлымда очрыйсы хәзер.

Декабрь 2016
ЯЗ ХӘЙЛӘСЕ
Яз күз кысты,
Кереп посты,
Кышны җибәрде.
Кирәк көрәк,
Ирләр кирәк
Көчле, егәрле.
Бу кыш усал:

"Тиреңне сал,
Кыйна акылың,
Эшләмәсен,
Чиш хәйләсен,
Иң-иң калынын".

Бер күз аттым,
Барып яттым
Бозлы чирәмгә.
Бигрәк ялкау инде үзем
Кирәк дигәндә!

Апрель 2017
СӨЮ, БӘХЕТ
Сөю,
Бәхет.
Бу дөньяда һичбер тәхет
Кызыктырмый,
Бу икесе белән
Янәшә дә тормый-
Яхшы беләм.
Яхшы беләм сөю белән бәхет көчен.
Күперләр дә
Шул икесен очраштыру өчен
Салыналар.
Күмәрләр дә
Онытырлар.
Кемгә кирәк
Синең ләхет!
Яннарыңда берсе калмый.
Кеше зирәк,
Кеше сайлый:
Сөю,
Бәхет.

Май 2016
ЭЗЛӘ
Эзлә.
Табалмасаң,
Шуыш, тезлән,
Өскә ыргыл
Астан,
Кире егыл..
Эзлә.
Пычрак из дә
Чистага кер,
Пычрак из дә
Матурлыктан бизмә,
Кирәгер бер.
Кирәкмәсә, кызык булмас.
Кирәкмәсә, аерырсыңмы
Кайда өс, ас?
Нәфесеңне йозакта
Тот.
Тукта,
Оныт.
Эзлә
Төбенәчә ачып күзеңне.
Кипсәләр дә гәрчә,
Йомма,
Тынма.
Бары эзлә,
Эзлә
Үзеңне.

Май 2016
БАР МӘГЪНӘ
Тормыш мәгънәсе дип сөйләгәнче, иптәш,
Иң беренче, утырып, намус белән киңәш.
Тирәңдә аһәң юк! Булса да каршылык,
Яхшылык кыл, дустым, бар мәгънә - яхшылык.

Декабрь 2016
БӘХЕТТӘГЕ ТӘХЕТ
Күңел колач җәеп бәхет көтә,
Ә мин көн дә бик соң уянам.
Үргән чәчләремне өмет сүтә.
Төшләремне ертам шул заман.

Көтү-көтү кеше оча җылы якка,
Ә һавада - салкын кыш исе.
Сул кесәмдә ике апрель ята...
Бу серемне кемгә сөйлисе?

Кирәкми юрган да, учак та.
Ярты күкне тота минем тәхет.
Сул кесәмдә ике апрель ята,
Ә күңелем колач җәеп көтә бәхет..

Ноябрь 2015
УНБИШ ЯШЬКӘ
Унбиш яшьтә берни мөһим түгел
Бу тормыштан артык кирәкми.
Шул вакытта һәрнәрсә дә кирәк:
Йөз сиксән ай күпкә өйрәтми.
Унбиш яшьтә әле мөһим түгел
Балачакның тиздән бетәчәге.
Зур балада зур хыял уятмый,
Күз алдында тормый киләчәге.
Унбиш яшьтә һаман мөһим түгел
Кешеләрнең төпсез фикере.
Максатыңа таба салган юл да
Туры сызык түгел, - кәкре...

Май 2015
Минем күзләр аша кояш карый...
Минем күзләр аша кояш карый,
Нурлар белән чәчләремне тарый,
Елмаюым белән елмая.

Һәр кесәмдә йөртә өч кашкарый,
Яманлыктан шулкадәрле ул тиз арый-
Айлап түгел, көнләп картая.

Кеше күрмәгәнне шундук күрә,
Йөгереп килеп, барсын сөйләп бирә.
Алар күргәннәргә күз йома.

Шуңа күңелемнең чәче җирән,
(Төсе кояш белән бергә килгән),
Ефәк булып ята муйныма.

Минем аякларда кояш йөри,
Тик нигәдер беркем аны күрми,
Болай яшәүләре кызыкмыни?
Бары назлар белән туенам.

Чыннан да, ул шомлы көн җитәрмени,
Явызлыктан кешелек бетәрмени?
Кояшым да җыеп алып китәрмени
Җирән чәчләремне муйнымнан?

Апрель 2016
Җомга көнне үзем килермен мин...
Җомга көнне үзем килермен мин.
Әзер бул алырга кулымнан.
Синең кочагыңа керер өчен
Ул кул ничә айлар суынган!

Әгәр кемдер мине ишетсә,
Салган күперләрен җимерсен –
Йөрәгемә юл юк.. Ә син аңа
Сорамыйча йөгереп керерсең.

Күптән шулай язган иде инде,
Минем өчен кояш син хәзер.
Кабат карашыңнан янар өчен
Тагын еллар туңарга әзер!

Декабрь 2016
КИЛ, БЕР ӨРИМ!
Мин баш имәм, катыйль, синең алда
Кол итсәң дә, корбан итсәң дә.
Муса Җәлил


Хуш, яшьлегем!
Сау бул!
Юлыңда бул.
Башкаларны хәзер сөендер.
Әгәр кешедә булса бердән артык гомер,
Монсы минем
Иң бәхетсез гомердер.

Немец атлый туган җирем сукмаклары буйлап.
Әниләрне суя.
Балаларны ашый.
Туктап тормый!
Үз тамагын уйлап,
Зур корсагын кашый.

Фашизм – борча.
Ул гүзәл илемнең
Һәр почмагын җәфалый тешләп.
Алга оча
Эшен эшләп.

Җенем сөйми!
Җыештыр, Гитлер, фашистларың!
Алар, вәхши, синең көйне көйли!
Тарихларын
Кире язмак булып йөри.
Җенем сөйми!

Бер яшь ана баласына әкият сөйли.
Ә урамда
Йортлар шартлый, утта дөрли.
Фашистларны
Җенем сөйми!

Исән калган балаларга
Мин честь биреп йөрим.
Ә аларга
Онытылган таган.
– Авырттымы? Кил, бер өрим..

Башка уйлыйсы юк. Илдә сугыш.
Ил хезмәткә чакыра.
Үлемгә.
Туйдым шакшылыктан! Фронтка китәм!
Иртәгә үк!
Үлем биюләре биергә.

Фашистларның буп-буш кан тамырыннан
Киләчәккә сукмак үрергә!

Ноябрь 2016
Син юк...
Син юк
Зилзилә шундук
Шундук уяну
Син юк
Бит

Кайдадыр
Син дә бар
Хөкемдар
Янында
Йолдызлар
Тырышып
Яналар
Нурларын
Тузандай
Безгә дип
Кагалар
Һавага ягалар

Гаепне
Кайчакта
Сиңа да
Тагалар
Ә син
Түз

Чөнки син
Җиңәсең
Йолдызлар-
дан
Күпне
Бары син
Беләсең
Бит

Тик
Мине
Якын ит
Хисеңне
Ялкын ит кенә

Капчыкта
Кансыз ит
Пешерми
Сабыр ит
Мин бит
Ит
Ашамыйм
Елауны
Ташламыйм
Мин дөрес
Яшәмим
Коткарчы
Без корбан
Мин аучы
Канәгать
Булганчы
Син
Безне
Коткарчы

Кызылны уздырып
Айга чык
Хәремнәр
Киштәсен
Айкап чык
Андыйга
Гел яшел
Яна бит

Толымнарны
Сана
Сәбәпсез туктама
Гел яшел
Яна
Бит

Син минсез
Җирдән кит
Тик үзең
Хуҗа дип
Ялгышма

Син җирдән
Миңа кит
Үзеңә
Карышма
Әллә бу
Каргышмы

Күзеңә
Кермәсә
Ешрак
У

18 декабрь 2017
НӘКЪ
Бар җавап –
Синдә.
Атлыгып
Кил дә,
Аһәңне сакла
Ялган – бер катлам –
Тизрәк атла.

Көлүең – дога,
Нурлардан
Колга.
Догадай изге,
Миндәй сабыйга –
Иң чиста көзге.

Мәхәббәт
Чиксез.
Хаталарны тез.
Сөйми мөмкинме
Синдәй битараф
Ялгыш мөэминне?

Мөмкин
Түгелдер.
Биткә түгелдер
Бар булган
Канны!
Минем дөньяда
Гаделлек
Бармы?

Бар.
Ул син.

19 декабрь 2017

Утка якын...
Утка якын,
Утка – салкын,
Күккә – бала,
Айга – хатын.
Кулга сала көмеш-алтын,
Тартып ала җиде катын.
Күпме йөреп, кире кайттың –
Миңа башка юктыр хакың.
Тартып алдың җиде катын –
Кулга салдың көмеш-алтын.
Бик кирәкле,
Нык дәүләтле,
Тик мәкерле,
Таш йөрәкле.
Серең ачтың,
Шундук качтың.
Балтаcы син бер палачның.
Айга – хатын,
Сиңа – алтын.
Кайтар
Миңа
Җиде катын!

17 гыйнвар 2016
16 яшь!
16 яшь!
Көннәр очып уза!
Бәхет тиз уздыра көннәрне.

Мин артык яшь!
Куллар юллар сыза –
Уйлар тирәнрәк күмә
Серләрне.

22 май 2016
ЯЗЫЛЫП БЕТМӘГӘН
Синнән – бары тик бер ялган,
Тик бер хата,
Һәм мин яңгыр булып явам
Бар тарафта.

Синнән – бары назлы караш,
Ягымлы сүз.
Миннән – үз башыма ак таш:
– Сөюсез түз!
Күккә карыйм...
Күккә карыйм.
Анда кояш
һәм синең күзләр.
Тормыш ага.
Сулар ага.
Көннәр үтә.
Син үтәсең.
Ошамыймы –
белмим,
никтер һаман
тырышып үргән чәчләремне сүтәсең.
Елмаясың.
Синнән дә якынны
табармынмы икән
бу дөньяда...
бу тормышта.
Юктыр.
Тапмамын.
Син – иң күркәм.
Минеке – син генә.
Син үтәсең.
Бер китәрсең.
Һәм кайтмассың.
Бер ашкыну...
Тик бер яңа сулыш
Синнән көтсәм,
ни диярсең?
Үтәрсең син.
Тик әлегә янда.
Син – иң күркәм.
Минеке –
син генә.
Ләкин
синеке –
Мин генәме?

18 октябрь, 2017
Йотлыгыпмы һәркем ятлый бүген телләр...
Йотлыгыпмы һәркем ятлый бүген телләр.
Бәхәсләшмим, чит тел белү һәрчак кирәк.
Тик туган тел – ул бит инде канда ага.
Ә без кансыз. Шуңа һаман әрни йөрәк.

Туган телнең хәле хәзер мөшкелмени!
Хәтерләтә чүплектәге гөл чәчәген.
Шул чүпләрдән вакытында арынмасак,
И туган тел, нинди булыр киләчәгең!?

Үз телендә сөйләшергә кыймый халкым.
Саф татарча аралашу - оят имеш.
Урамда бер татарча сүз ишетелми.
Тагын озак яшәрбезме "телсез" килеш?

Әй, татарлар! Күтәрегез башыгызны!
Оят түгел татар теле, горурлык ул!
Бай тарихлы, күп халыклы, гаҗәп моңлы..
Милләт өчен бар галәмгә торырлык ул!

24 сентябрь, 2017
КЕМ ГЕНӘ БУЛСАҢ ДА
Кем генә булсаң да, син ул син.
Һәм сиңа бар гамәл килешә.
Идеал - ул ялган. Син күркәм
Мактанчык һәм ялкау килеш тә.

Кем генә булсаң да, син - шәхес.
Ни генә кылсаң да - ихтыяр.
Тик сакла күңелең, хак юлны
Аннан да яхшырак кем тояр?

Кем генә булсаң да, син ул син,
һәм синең ялгышка бар хакың.
Гөнаһсыз кешеләр никтер чит,
Хатасын таныган – иң якын.

Кем генә булсаң да, син ул син,
Һәм сине кабатлар юк кеше.
Күңелгә салынган сәләтне
Һөнәр ит. Бу синең төп эшең.

Кем генә булсаң да, син ул син,
Һәм сине бу дөнья ярата.
Үзгәртми кешене һичкайчан
Кием дә, кершән дә, тарак та.

Кем генә булсаң да, син – кеше.
Бул көчле, тик булма бәдбәхет.
Мәгънәле яшә һәр көнеңне.
Ә җирдә төп мәгънә – ул бәхет!

2 сентябрь 2017
Миләүшә Гафурова в соцсетях