Резедә Гобәева
шагыйрь
Резеда Гобәева (Зәйниева Резеда Рифат кызы) 1988 елның 7 августында Балтач районы Арбор авылында туа. Арбор урта мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем ала. Шагыйрь, тәрҗемәче, "Гади була алмый ярату" китабы авторы. Казан шәһәрендә яши. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Иҗат
Төн
Өзлексез яңгырга юанып,
Тәрәзәм артында төн тына...
Ә йөрәк,
Кылт иткән һәр хискә уянып,
Бер яна, бер туңа...
Тынлыклар
Тын гына калкына,
Галәмдә төн инде –
Бер тула...
Сулышым өрәм дә тәрәзгә,
Үзем дә
Тораташ тынлыкка әйләнәм...
Ә уйлар куыша-куыша
Бербөтен бушлыкка бәйләнә...
Колакта гел бер көй –
Хисләрдән узган ул,
Тик барыбер
Әйләнә, әйләнә...
Ялгызлык гадәте
Гел шулай
Җырлардан юаныч
Эзләүдән башалана;
Үткәнгә кайтудан,
Һәр хыял- өметкә
Ясаудан ташлама...
Сабырлык барлаудан,
Чарлаудан сүзләрне...
Кадерле буладыр хисләрнең
Киштәгә тезгәне...
Ә сүзләр...
Ә сүзләр бу төндә
Кадерен югалтыр...
Һәм иртән
Җан тулы бушлыкта
Тәрәзәм артында
Тын гына таң атыр...
Мин риза...
Мин риза...
Җыр булып салынган авазның,
Җан булып кайтуы хакына.
Шул җырга ымсынып, йолдызлар
Йөзәрләп, меңәрләп атыла...
Әрнетә күңелне
Өзлексез,
Җырланмый калганы җан тырнап...
Атылган йолдызлар хакы бар -
Янып та куярсың ялкынлап...
Китмәскә сүз куеп,
Ашкыну
Алдапмы йөдәткән чагында,
Уеннар чын булып әйләнсә,
Хаклыкның йөзенә чалынма...
Көтәсе юлларда –
Үгетләү,
Үкенү, тәүбәләр, вәгъдәләр...
Ут бармы тәрәзә артында? -
Карадан тегелгән пәрдәләр...
Китәргә ашыкма.
Таңнарда
Бер җырга сыеша бар галәм.
Җилләрдә тирбәлә моң булып:
Син минем бергенәм, бергенәм...
Моң... мин сине бер көйгә салдым да...
Моң
Мин сине бер көйгә салдым да,
Җыр итеп тудырдым:
Агыла-агыла
Моң булып,
Сүз булып,
Эз булып...
Көйләдем, ятладым сүзләрен –
Җыр итеп яздым да,
Шул җырдан
Тилереп мин сине
Эзләдем...

Тамчылап учыма җыйдым да,
Хис итеп тудырдым
Мин сине...
Җылыта,
Куркыта,
Сулкыта
Исемең...
Учымны ачтым да,
Очырдым
Гел син дип шашынган
Хисемне...
Тик саклыйм исеңне,
Төсеңне...

Сүзләрдән мин бәхет үрдем дә,
Бер хыял булдырдым
Үземә...
Ашкына,
Талпына
Һәм тына -
Күнегә...
Син диеп тудырган хыялдан
Моң тамыр мизгелдә,
Кан кылы киселә
Өзелә – Түз генә, Түз генә...
Син юл кебек...Чиге дә юк микән?..
Син юл кебек...Чиге дә юк микән? -
Әллә инде эзләп табасы?..
Чикләр узгач, җан да бушар иде,
Ярсуларның булса чамасы...
Тузан тузгып калган олы юлга
Яланаяк чыккан чагымда,
Син таш булып гәүдәләндең,никтер,
Бер җансыз таш, җирнең кочагында...
Мизгелләрне саный-саный үткән,
Чакрымнар атлап киленгән...
Үзең юлмы, әллә юлчы микән,
Акка кара белән киенгән?..
Ташка басар өчен, я корычтан,
Яки таштан кирәк аяклар...
Бәрхет чирәм дәва булыр бер мәл,
Сиңа дигән догаларым саклар...

Мин йөгерәм, болынлыкка таба,
Яланаяк рәхәт чирәмнән...
Янда гына юл шаукымы, ләкин,
Ул газаптан кабат чирләмәм...
Башкалар да юлга чыгар әле,
Яланаяк түгел, түфлидән...
Үкчәләрдән эзләр калыр микән -
Мин үткәне эзсез үтелгән...

Син юл кебек... Башы да юк микән,
Ә ахыры - еллар исәбе...
Яшеллектән кабат юлга чыгып,
Кабат дәштем инде: исәнме!..
Әнкәй
Син шундый яшь әле, шундый чибэр,
Көннәр үтсен, ашкынсыннар еллар...
Күңелеңнен яшь икәнен күреп,
Җиңелүен тоеп, вакыт елар.

Ни ураулар үткән гомер синдә,
Сагышына, бәхетенә, түзеп безгә.
Бала күңеле дала дигәннәре... -
Без әниләр хәзер үзебез дә.

Мең ялгышлар булган, мең табышлар,
Яшәү кызык сынаулары белән.
Синең җаның һәрбер сынавына,
Сынмый калыр юллар таба белгән!

Гомер көзе диләр...Уңыш бирер
Гамьле чагы бар бит көзләрнең.
Елмай әле, әнкәй! Син елмайсаң,
Мең җылылык бөрки күзләрең.
Бир кулыңны!..
Бир кулыңны!
Бергә атлаганда
Кан тибешен тою кирәктер...
Таңнар булып язлар килә әнә,
Безгә якты гомер теләптер...
Җибәрмисе иде бу сөюне,
Тапламыйсы иде хисләрне.
Эзләреңә минем сүзләр ята,
Ә җанымда язның төсләре...
Бу язларны, әйдә, җибәрмибез!
Китсә алар кайтмас кебекләр...
Алдыйлар ич, яшәү кабатланмый
Күкләр, гәрчә, мең кат үгетләр...
Ә без, әйдә, бүген яшәп калыйк!
Җаннарыбыз әле кайнар чакта.
Бу язларны җибәрмисе иде,
Моңсу көзләр әнә тора сакта...
Таш дөньядан бер кайтаваз ...
Таш дөньядан бер кайтаваз -
Җирләр тетри бу аваздан:
Сөям! – диеп яра тавыш,
Ә мин куркам синең наздан...
Ә мин куркам синле яздан,
Хисләремдә адашудан.
Җанга үтеп уелырлык,
Алданудан, алдашудан...
Бәхет булып иңәр көндә,
Синсез калып саташудан...
Килереңнән куркам синең,
Биреләчәк вәгъдә сүздән.
Саклый алмасымннан сине
Гайбәтләрдән, яман күздән.
Тар дөньяма синең тавыш,
Таш күкләрне бәреп керә:
Яшик диме, әйдә, икәү,
Кадерләрне белеп кенә!..
Ә мин куркам бергәлектән,
Үз-үземнән синең янда.
Куркам, ләкин, юрыйм бары,
Синле бәхет килер язга!
Авылыма
Үрләрңә баскыч кирәк түгел,
Тын беткәнче йөгерердәй генә!
Шарлавыклар булып агар сулар,
Ашкынгандай килер җәенә.

Һәр күңелгә шулай якын микән,
Туган якның кыры, үзәне?!
Киңлекләрне ашкынудан кочкан,
Җаннар сагынуга түзәме?!

Сиңа кайткач, ярсу күңелләрнең,
Тынып калган гаме сизелә.
Һәр үләнең колак салган кебек,
Әрнү җанның һәрбер сүзенә.

Җил-давылдан саклап торган үрләр,
Серләр белән тулы, әйтерсең.
Гасырларны бәйләп гасырларга,
Бабалардан тере хәтер син!

Үрләреңә баскыч кирәк түгел,
Кирәк түгел күпер инешкә.
Бер мизгелдә барысын урый күңел,
Хыялларда очкан килеш тә...
Язларда үрелгән чәчләрне...
Язларда үрелгән чәчләрне,
Көзләрдә таратыр чак микән...
Бәхетең җилләрдә тирбәлсә,
Иярмә, кирегә чап икән.

Һәр тамчы яңгырда йотылып,
Иңенә килгәндә көзләрнең;
Күзләрдән моң тамыр мизгелдә,
Кадере бер тиен сүзләрнең.

Көлү юк, елау юк, бары тик,
Тын калу бер генә минутка.
Бу җирдә табу бар, табыну,
Ә аннан югалту – онытма.

Чәчләрне җилләрдә таратып,
Туйганчы чыланып яңгырда,
Бу җаның каядыр хәтердә
Югалган язларын сагына...
Сары яфрак булып оча бу җан...
Сары яфрак булып оча бу җан,
Көзләр булып җилдә тирбәлә.
Илереп елар исәрлегем өчен,
Хаталарым өчен тиргәмә.

Өзелеп төшәр миләш тәлгәшендә
Соңгы яме гүя бу көзнең...
Гамьсез генә мәнсезләнә күңел,
Син аклыйсың, ә син гел түзем.

Югалырдай булып юл алам да,
Борылырга табам сәбәпләр.
Синнән мине чакырымнар түгел,
Аералар бары сәгатьләр.

Сары яфрак оча көзге җилдә,
Төшәр-төшмәс һаман уйнаклап...
Онытырга теләп талпынам да,
Исемеңне йөрим кабатлап...
Бу мәңгелек күген ерта-ерта...
Бу мәңгелек күген ерта-ерта
Офыкларда югалгач син беркөн,
Күкне сарган бу карасу төтен
Таралырмы, аклыгыңнан өркеп...

Кояш чыгар микән янә таңда,
Тик шәүләңне шәйләп төн үткәч...
Яктылыкка омтылмыйсың икән,
Караңгыда яшәп күнеккәч...

Аяк очларыңа басып кына
Мәңгелеккә китеп баруыңда,
Тик җил булып иркәләгән хисең –
Шатлыгың да, үлем даруың да...
Мин синсез дә яши алам, ышан...
Мин синсез дә яши алам, ышан,
Мин синсез дә моңлы булалам.
Син керәсе ишекләрдән чыгып,
Офыкларга очып югалам...

Мин синсез дә бәхет эзли алам,
Мин синсез дә булам канатлы!..
Мине дөнья синле җире белән,
Синсез күкләрендә яратты...

Мин синсез дә яши беләм, ышан!
Мин гомернең синле мизгелләрен,
Синсез яши белеп яраттым...
Таң ата...
Таң ата...
Нур булып күзләргә куна да,
Җыр булып җиһанга тарала...
Гонаһсыз сабыйдай көн туа,
Җаныңны хатадан арала...

Узышып биешкән энҗеләр-
Керфегең очында чык кына...
Күзгә-күз терәшеп күк белән,
Ут биләп кабыныр чак кына...

Таулардан үрмәләп таң туа,
Каршылыйк елмаеп бу көнне!
Күктәге юраулар шикелле,
Бу яшәү башлана бүгенме?!.

Кочаклап үкседем күгемне...
Исерергә торган исәрлегем...
Исерергә торган исәрлегем
Синең шәраб булуыңа әзер...
Моңланумы, уянумы соңлап,
Төннәр тоташ-тоташ инде хәзер...

Сыгылырга торган сабырлыгым
Сынатырга әзер төн үткәч.
Бу соңлаган хисләр ярсулыгы –
Тәкъдир кебек иде син үпкәч...

Уелырга торган уяйлыгым
Уем-уем яра эзләрендә...
Мең ярадан мең давамы хисем,
Ышанмадым сине эзләремә...

Югалырга торган юанычым
Тик син булып терелергә әзер.
Таңны танып, бер үксергә микән,
Һәрбер чыкта тере йөрәк эзе...
Без хәзер тик меңнәр эзендә, нибары...
Без хәзер тик меңнәр эзендә, нибары...
Ябалак-ябалак кар ява күңелдә...
Үткәннең сүтелгән җебеннән югары,
Гел артка, биеккә йөгерәм...
Тик... Чарасыз калганнан илереп,
Түбәнгә...
Үткәннең таулары хай биек...
Меңнәрнең эзендә һәр чатта чүмәлә,
Һәр ялгыз багана урамда - безнең иш...
Күңелләр боз каткан буранда –
Сиздек ич...
Меңнәрнең эзеннән мең адым –
Кемнәрдер бәхеткә юрады,
Тик... без көткән кызыл таң офыкта
Тумады...
Шуңамы,
Киләчәк юклыкка
Юрадык...
Без хэзер тик меңнәр эзендә,
Нибары...
Мин очарга әзер синең белән...
Мин очарга әзер синең белән,
Чиксез күкнең төпсез мең катына,
Син даулаган сөю хакына...
Тик...
Син һәм сиңа табынганнар,
Күңелеңә саксыз кагылганнар,
Әгәр җандаш миңа булмаса,
Мин китәргә әзер синең белән,
Чиктә уртак юллар юралса...
Тик...
Онытылып мине сөйгәннәргә,
Бер карусыз инде күнегелгән...
Береккәнлекне берең җиңсәң әгәр,
Үртәлепме, гайбәт күтәрепме,
Мин китәргә әзер синең белән...

Юлсызлыктан бер мәл юллар яр да,
Синең бер як, минем бер як ярга
Күпер салып, зәңгәр күкне сарып,
Килеп кара төндә таңга кадәр калып...
Чит яралар яндырмаса синең җанны,
Кануннарга карышып сөю белән,
Мин китәргә әзер синең белән...
Мин китәргә әзер...
Җуелганмы?..
Җуелганмы?..
Юк, иләмсез хыялга сатылган...
Китәсең икән, кит кенә...
Электәй артыңнан атылмам...

Бер булып туа да кешеләр,
Мең булып үзгәрә соңында...
Син дә бит кайтырсың әле бер,
Булмасын, булмасын соң гына...

Кайтырсың... йөгереп диярлек...
Чын хыял үткәндә булыр шул...
Син баткан үзәннән чыгарга,
Мин сузган куллармы булышыр...

Китәсең икән, кит кенә...
Мин сине үткәндә көтәрмен...
Без бергә кичергән гомернең,
Кадере бар иде көтәрлек...
Уен гына, имеш...
Бу уенда синең үз кануның
Й.Миңнуллина.


Уен гына, имеш...
Бу дөньяны безгә
Таныганчы әле иңлисе.
Ә бар да чит, бар да таныш түгел,
Мин дә сине, син дә... белмисең...
Ни дисәм дә, бары - сер дисең.
Урамнары, ураулары белән,
Безнең юллар – читләр эзеннән...
Чит язмышлар белән яшәлгән дә,
Чит камчыга күпме түзелгән.
Яшәү генә, имеш...
Безме башка, әллә ... белмәссең...
Таныш түгел меңнәр арасыннан,
Танымакчы булып берәрсен,
Җирен, күген айкагандай итеп,
Һәр кешене барлап киләсең...
Уен гына... уймаклары инде,
Үзәкләргә кадәр уелган...
Сагынудан табынуга илткән,
Җепләр таптык без бу уеннан...
Әйдә китик!
Таныш түгел танышларны барлап,
Барысына сөрән салыйк та...
Без танырлык түгел инде дөнья,
Ун исереп, мең кат айнып та...
Без түгел бу...
Бездә һәрбер уен –
Бу тормышның сурәтләре генә.
Эх, чын итеп бер яшисе иде,
Гади кеше теләкләре белә.
Тулы гомер, имеш...
Юк ла инде,
Бездә уеннарның
Уйналырга чират торган мәле...
Таң атканда кайтыйк үзебезгә,
Кайтуларда бугай дөнья гаме...
Ашыктырма кагыйдәләр белән,
Бу уеннар уйналасы әле...
Күңел үткән тарлык чиге бездә...
Күңел үткән тарлык чиге бездә
Изгелекне җирдә таптарлык...
Сәбәбе дә табылгалап тора,
Сатылган тән хакын акларлык...

Үтәсе дә, көтәсе дә түгел,
Кай тарафка агу – синең эш...
Агарудан ерак җаннар гына -
Кемгә –яра, кемгә – күренеш...

Кемдер тәнен сатып көн иткәндә,
Берәү намус элә киштәгә.
Гел турыга агып барганның да,
Бер каера икән ишкәге...

Без барасы юллар ахыры да,
Парлылыкның тарлыгына тикле...
Сайлый алмас юллар чатында,
Җан бәхәсе табылмавы шикле...
Бу күкләрнең чиген эзләр төндә...
Бу күкләрнең чиген эзләр төндә,
Без адашкан җаннар рәтендә.
Газап кына микән югалтулар,
Азат булган мизгел хәтердә...

Бураннарга ураласы очып,
Кар да яумый шунда ичмасам.
Күкләр җиргә иңәр иде микән,
Мин җил булып әгәр очмасам...

Газапларны барлар вакытмыни,
Бизмәннәргә сыймас чагында.
Каеннарга уралырдай булып,
Югалырдай булып тагын да...

Юраулардан микән югалтулар,
Юатулар нигә югалткач?
Күкләр чиген эзләү газабы да,
Үтәр кебек кабат таң аткач...
Офыклар чигенә җиткәндә,...
Офыклар чигенә җиткәндә,
Җир дә бит тоташа күкләргә...
Җылы сүз көтәдер шикелле,
Җан әрни, сыкрый, үртәлә.

Тигезсез бу дөнья шулкадәр,
Үзебез бер язган канунмы.
Тулы бер кешелек илендә
Бу гүя, дөм ятим калумы?

Офыклар чигендә тукталып,
Уйланыр минутлар азмы сон?
Юл очы бер генә барыбер,
Мең кабат язмышлар язылсын...

Җир дә бер, күк тә бер күптәннән,
Барыр юл бар икән - шул җиткән...
Эх, дөнья гаделсез шулкадәр,
Гонаһны намусмы үз иткән.

Тигезлек көтепме карашлар
Таңнарда төбәлгән офыкка.
Күзләрдә яшь-бөртек җемелди,
Син – Кеше! – онытма, онытма!
Сүз генә димәгез, сүзләрнең кадере...
Сүз генә димәгез, сүзләрнең кадере,
Эндәшми торганда мең өлеш...
Китәсең булырдыр, кызганып карыйсың,
Кызганма, мин әле шул килеш.

Эндәшми тордың да, күз йомып,
Хушлашыйк! – дигәндәй, ым кактың.
Сөйләшми китсәң дә, беләм ич:
Сүзләрдән зур күреп яраттың...

Борылып кулыңны бирәсең,
Сер бирмәс өченгә монысы...
Меңенче эндәшми китүең,
Түгелдер бусы да соңгысы...
Бу биек йортларың артында...
Бу биек йортларың артында
Ни серләр саклыйсың син, Казан?
Мең еллар шушылай булганмы:
Яшәү - кыйммәт, гомеребез - арзан.

Йортларың биек шул, биекләр,
Күкләргә тиердер кебекләр.
Ничә кат югары менсәң дә,
Биеклек үзенә үгетләр...

Ә күктән барысы бер нокта:
Шәһәре, йортлары, кешеләр,
Иң биек катларда яшәүче
"Ак яка", "аксөяк" ишеләр...

Гасырлар йотылган иңеңдә,
Кайтаваз меңьеллык үткәннән:
Ничәмә гасырлар элек тә,
Күкләрдән могҗиза көткәннәр.

Могҗиза көткәннәр, гүя ки,
Килмибез кайчан да үләргә...
Мең еллык тарихта чикләр юк,
Шикләр юк меналмас үрләргә...

Ашкынган кешелек, дөньяңда,
Бик күптән серләр юк... моңланма...
Ярам булып тудың инде...
Ярам булып тудың инде,
Дәва эзләп тапмас яра...
Ә син мине зәңгәр күктән
Кара төндә эзләп кара...
Сыңар канат сынар сынмас...
Син җил булсаң, мин-бер яфрак-
Очар - очмас иңнәреңдә...
Бер гөл булсаң, булам – туфрак,
Яннарымнан китмә генә...
Синең белән, сөю белән,
Синсез бер тау итәгендә...
Мин хисләрнең тәмен беләм…
Ярам булып килүеңдә,
Китәм димә...
Азат иткән Яшәвеннән...
Азат иткән Яшәвеннән -
Кемдер кемне...
Ә менә син,
Ә менә син бугай тере...
Почмак саклап,
Көннән –көнгә...
Мондый яшәү
Хәҗәт кемгә?
Яшәлмичә
Яшәү генә...
Күктә өмет –
Шәмнәр сүнә...
Тик бер бәхет –
Синекеме? -
Парсыз иткән
Кемдер кемне...
Сабырсызлык:
Бер ямь көтү...
Әллә яшәү -
өмет итү?
Мәңгелектән
Мәңгелеккә...
Сүзсез китү....
Хиссез китү...
Хыялдан –хыялга...
Хыялдан –хыялга...
Бер адым - бер гомер...
Әйтелми калган сүз –
Һәрвакыт сер түгел...

Көйләнгән шигырьләр –
Һәрвакыт җыр түгел...
Яшәгән, яшьнәгән –
Түгелдер җор күңел...

Сабырлык сынарлык
Мәхәббәт – гөл түгел...
Кичерү – батырлык,
Әмма дә гел түгел...

Бер көн ул – бер гомер,
Беркемгә сер түгел...
Серләреңне фаш иткәндә дөнья...
Серләреңне фаш иткәндә дөнья,
Тын калмаудан үз – үзеңне тыйма.
Җилләр ургып давыл кубарганда,
Җилсез ышык тынлыкларын тыңла.

Гамьсезлектән, ямьсезлектән туеп,
Ямь эзләргә ашыкканда күңел...
Күктәге бер йолдыз каралганда,
Калган меңе хәтта кирәк түгел...

Хаклык эзләү – мең кат хата аша,
Һәр дөреслек бары – кара тап...
Үткәндә дә шул ук хәят микән,
Кайтыр юллар эзләп карасак?...

Бөек серләр бары сүз генәме? -
Гайбәтләрдән керле җаннар тын...
Киләчәккә горур барыйм дисә,
Һәрбер күңел хәтер яңартсын.
Үз теләген кирәк иткән чакта...
Үз теләген кирәк иткән чакта,
Йолдызлар да тез астында ята...
Һәр тамчыдан харам эзләү – язык,
Тормышыбыз тоташ хата...

Дуслар сатып, дошман яклау – табыш,
Ике йөзле фәрештәләр арта...
Кем өчендер җан бирәсең, ләкин,
Уйлыйлармы синең хакта?

Шаярудан үч эзләнү – дөрес,
Ярлы күңел бездә, ярты йөрәк...
Бер хаклыктан меңләп хата эзләү –
Безгә ялган хаклык кирәк...

Сүздән – сүзгә, күздән – күзгә генә,
Ихлас җаннар бездә ай-яй сирәк...
Тәңрем, безгә мең сабырлык белән,
Дөрес яшәү кануннарын өйрәт!
Өч тиенлек дөнья...
Өч тиенлек дөнья,
Өч көн гомер...
Без яшәргә тиеш барыбер!

Сатылган җан,
Онытылган күңел...
Кире кайтып яңартырлык түгел...

Өч тиенлек дөнья,
Өч көн гомер...
Учакларда бары сүнгән күмер...
Күкләрдән сорадым
Бер сиңа китергән юлларда
Мең еллар, мең чакрым, мең адым.
Аяусыз елларны үттем дә,
Мин сине күкләрдән сорадым...

Кап-кара төннәрне кичтем дә,
Мин сине төннәрдән урладым...
Нигә мин синеке соң? – димә,
Мин сине күкләрдән сорадым...
Җиденче төн сине эзләп йөрим...
Җиденче төн сине эзләп йөрим,
Һавалардан очар - очмас кына...
Үткәннәрне үтеп киткән юлда,
Күңел һаман сиңа ашкына...

Янмый калган учакларны эзлим,
Бер җылылык булып кал гына...
Тәрәз артын чит бер шәүлә таптый,
Ә мин сине, сине сагынам...

Ничәнче төн сине эзләп йөрим,
Куган кебек җилләр артыннан...
Син килеп бер ишек шакы әле,
Түремә уз, бер дә тартынма...

Җиденче көн, җиденче төн менә,
Сине эзләп, җиде җир читенә...
Ике дөнья
Син һәм мин...
Без икебез ике дөнья...
Бер елганың ике яры түгел,
Без икебез ике елга.

Икебездә - ике язмыш,
Икебезгә - ике сагыш...
Күктә юрау авазлары:
Язмышлардан бармы узмыш?..

Без икебез - ике дөнья,
Тик хыял бер...
Күңелләр гел ике төрле:
Син – илаһи, мин – тәккәбер...
Бәхет үзе ике яклы икән...
Бәхет үзе ике яклы икән:
Минем бәхет үткән,
Синең бәхет – бүтән...

Кыр казыдай килгән назлар...
Без вәгъдәләр биргән яздай,
Күңелем гел иләс-миләс әле...
Бездә көзләр дия кебек бары,
Арт яктагы күрше миләшләре...

Бәхет үзе ике яклы икән...
Синең бәхет – минем яра...
Дөнья кылда торып кала,
Янмый гына түзеп кара.
Ара якын - җаннар ерак,
Сукмаклары – адаштыра,
Олы юлдан – авырырак...
Бәхет үзе ике яклы:
берсе – чәчкеч,
Берсе – урак...
Җансыз урам...
Җансыз урам...
Бу урамга бар дөньяның
Бар тынлыгы сыйган.
Җирне ярып кычкырасы күктән!..
Җавап булмас бугай ахры,
Кайтаваздан бүтән.
Тып–тын урам,
Кар ишелә...
Үзәкләргә үтәр салкын -
Җан өшегә...
Күккә нәрсә,
Бер эше юк бер кешедә...
Күңел әрнеп,
Ярсып куя...
җансыз урам...
Таңнарыңны күмә буран!..
Авыл, уян!
Миндә-көз, ә синдә-яз иде,
Миндә-көз, ә синдә-яз иде,
Син мине язларга әйдәдең...
Саргаеп адашкан бер мәлдә,
Тоттың да,үзеңә бәйләдең...

Иярдем... эндәшми, бер сүзсез.
Син мине күзләрдән аңладын.
Борынга яз исе бөркеде,
Мин көздән шулкадәр арганмын...

Мин сине көткәндә илереп,
Син кайда йөргәнсең бер гомер?..
Көз булып саргайган җанымның
Таушалган икәне беленер...

Иярдем мин сиңа бер сүзсез,
Кышларны тик урап уздым да...
Мин салмак сөюгә сусаган,
Ташкынлык сизмәүдән тузынма.

Миндә - яз, синдә - наз котыра,
Син минем языма әйләндең.
Кул биреп, сиздерми ничектер,
Мәхәббәт иленә әйдәдең...

Язларда яшик без әйдә гел!..
Язлар булып…
Бөреләрдән чыклар булып тамдың,
Язлар булып калдың җанымда...
Офыкларга очкан күңел кошым
Ул ашкына синең яныңа!..

Гомерләрне еллар саный диләр,
Араларны юллар исәпли...
Чакырымнар киртә булыр иде,
Күңел ераклыкны кисәтми.

Яз исеннән башны югалтып,
Мин йотылган томаннардан килдең...
Ә мин синең язым таңында
Чыклар булып тамасыңны белдем!..
Син – чит тә син – минеке дә...
Син – чит тә, син- минеке дә...
Кар коела тупыллардан
Ап- ак урамың...
Син – чит тә син -минеке дә,
Шулай буламы?
Р. Миңнуллин


Син – чит тә син – минеке дә,
Шулай кирәк...
Вакытлыча бәхетләргә
Күнгән йөрәк.

Бер биектән, бер түбәннән
Сиңа омтылам...
Син – чит тә, син – минеке дә...
Онытылмам...

Ялгыш дими, язмыш диләр
Яраларны.
Син – чит тә, син – минеке дә-
Аңларлармы?
Син минем йөгереп барып та...
Син минем йөгереп барып та,
Чигенә җитмәгән юлларым...
Рөхсәтсез җанымны биләгән,
Сагышка төренгән уйларым...
Син минем, тормышка ашып та,
Бәхетсез калдырган хыялым...
Гади бәхет кирәк иде миңа...
Гади бәхет кирәк иде миңа,
Җан былысы өчен – елмаю...
Рәнҗетелгән җанның гадәте бар –
Чиксезлеккә кереп югалу,
Синсезлеккә кереп югалу...

Бер аңлаучы кирәк иде миңа,
Күзгә карап, сүзсез аңлашу...
Рухи бөек хисләр, гади бәхет,
Ләкин түгел гади ярашу...
Хисләр гади була,
Әмма ләкин,
Гади була алмый ярату...
Була алмый...
Табылумы, табынумы таң алдыннан...
Табылумы, табынумы таң алдыннан,
Тәрәзгә үк эре чыклар йогып калган...
Мең сафлыкның мең тамчысы сыман,
Бу хаклыкка сыймый һичбер ялган.
Һәр күзәнәк тибешендә бер хакыйкать:
Тормыш – матур, ни дисәң дә, яшәү – рәхәт!
Кемдер шуны, ни сәбәптер, сизми калган,
Ак дөньяда ярты гасыр гомер яшәп...
Син – бәхет!
Син – бәхет!
Син – сагыш...
Күңелемнән минем
Син үзеңне табыш!...
Мин – ачы...
Мин – татлы!..
Гел синең каршыңда,
Мин үзем беркатлы...
Син – яра..
Син – дәва!..
Син килер юлларга
Таш кебек боз ява...
Береңә - береңне
Табышу ялгышмы?..
Син минем, мин синең –
Бәхете, сагышы...
Төн
Тынлык.
Авыр тынлык...
Сыймый хәтта киң бүлмәгә
Тәрәзәдән, ишекләрдән бәреп чыга...
Дөньясы да тик бер мәлгә
туктап калган,
Шул тынлыкның шаяруын
алып чынга...
Келт – келт килеп сәгать суга...
Һаман суга...
Тынлык бозу аның өчен
гадәт бугай...
Бу авыр төн узып бара
Сәгать телен тыңлап шулай...
Кеше китә...
Кеше китә -
Онытылыр, дисәләр дә,
Китә кеше-
Хәтер кала исәннәрдә...
Бу тормышка ярашканнар,
Ярышканнар җирдә күпме!?,
Язмыштанмы, ялгыштанмы –
Китә кеше...
Китә кеше,
Хушлашмыйча хәтта кайчак...
Яшәү белән мәңгелектә
Сүнмәс учак...
Моңсуланып кына җилдә...
Моңсуланып кына җилдә
Сары яфрак оча...
Ялгыз калган ана каен
Бар дөньяны коча...
Җырлый – җырлый сагыш җырын
Нәни яфрак оча,
Салмак кына моң иленең
Ишекләрен ача...
Моңсуланып кына җилдә
Сары яфрак оча...
Көз инде
Өшеп туңа күңел-
Чатнама көз инде.
Соңгы миләш тәлгәшен
Җил, ашыгып өз инде?!

Боздай салкын тамчылар-
Җәйге түгел... Көз инде...
Ышык эзләп бәргәләнмә,
Түз күңелем, түз инде?!?

Тәрәзәңне ачып куйдың –
Җәйге кәеф үз иде.
Хыялларыңа алданма,
Табигатьтә көз инде...
Яфраклар җирне ятып үпкән...
Яфраклар җирне ятып үпкән-
Аңа мондый корбан кирәк микән?
Язга кадәр генә - дигән сыман,
Кайтавазлар очып килә күктән...
Минем кебек горур агачлар -
Рәссам кулы тигән аларга...
И, кешелек, шушы матурлыкны
Хәвеф – хатәрләрдән арала?!.
Йокла, балам!
Җиһан элде офыкларга төн пәрдәсен,
Синең килә йолдызларны күзәтәсең...
Дәшә сине әкияттәге төнге ялан,
Таталы йокы иңнәренә урал, балам!

Керфекләрең очларына төн эленгән,
Йокы бабай чыгып килә төнлегеннән –
Капчыгында сиңа дигән татлы төшләр!
Көтә аны төн буена зур-зур эшләр...

Йокла, балам, җан җимешем, бәхет гөлем!
Ә таң белән туар тагын яңа көнең.
Гөмерләрең озын булсын кояш кебек,
Күзкәйләрең балкып торсын һәрчак көлеп!
Кызыма
Мин бәхетнең күзләренә багам,
Кочагыма алам, иркәлим...
Бу дөньяның бөтен яме, гаме –
Синдә, балам, синдә икән бит!

Зур күзләрен ачып елмая ул,
Бар да әле аңа өрь-яңа!
Үз-үзеңә бүләк ясыйм дисәң,
Бала тудыр икән дөньяга!

Әниләрне чынлап аңлыйм дисәң,
Ана булып кара икән ул.
Балаң өчен борчылулар гына
Тирән утка сала икән ул...

Бу дөньядан хаклык эзлим дисәң,
Дөреслекне үзең тудыр икән...
Синнән дә саф хаклык бармы җирдә?! –
Күзләреңнән фәрештәләр үпкән...

Мин бәхетне кочагымда тоям,
Җавап итеп берни эзләмим...
Бу дөньяда синсез күпме гомер
Ничек кенә, ничек түзгәнмен?!.
Мәхәббәт иле
Зәңгәр күктә очар хыял булып,
Бер сагыну булып җаннарда
Яшисең син, туган илем минем,
Балкыр кояш булып таңнарда!

Кыяр-кыймас тәрәзләрдән багам,
Шундый газиз, якын син, Казан!
Тояр-тоймас үтем бер хис булып,
Шаулый урам – хәтер калган яздан...

Үткән-барган синең учагыңда
Җылынырга туктап ял ала,
Син меңнәрне кочагына алган,

Җылы нурлар салган, Башкалам!
Идел түгел, хисләр ташый әле,
Сокланам да горур тын калам...
Мең ялгызлар синдә сөю тапкан,
Син мәхәббәт иле, Башкалам!
Еллар үткән саен туган якның...
Еллар үткән саен туган якның
Таңнарына ныграк табынам!
Юлга таңда кузгалганга микән,
Шул таңнарны өзелеп сагынам...

Китәр юллар ашкындырган саен,
Хыял булып таңнар сызыла...
Сүнмәс утлар балкый офыкларда,
Кайтыр юллар һаман сузыла...

Бәхетләргә илтер юллар озын,
Ә хыяллар - челләдәге рәшә...
Киләчәккә чакыргандай итеп,
Үткәннәрдән сине кемдер дәшә...

Кемдер көтә гүя, кемдер эзли,
Таң чыгына манып күзләрен...
Бүгенгедән ерагайган саен
Кадерләре арта көзләрнең...

Офыкларга таң шәүләсе төшсә,
Талпынам да, янә кабынам!
Юллар таңга тоташканга микән,
Туган якның таңын сагынам!
Ә бу язда күңел ярларыма...
Ә бу язда күңел ярларыма
Аккошларым инде кайтмады...
Язны көтеп бәргәләнгән көйләр
Мең тапталган җырны ятлады...

Чагылмады яз кояшы күздә,
Буядылар бары төче сүзләр...
Талпыныр да күңел, очар кебек
Кайтмый калган аккошларын эзләп...

Бу язларым артык соңладылар,
Ярларыннан ташымады сулар...
Көзләр булып бәргәләнгән җаным
Җилләр булып ашкыныр да – тынар...
Җир шарын икегә ярам да...
Җир шарын икегә ярам да,
Бер ягын кесәмә яшерәм –
Иң садә чагымны дәлилләп,
Һәрдаим исемә төшерер...

Хисләрне бүләм дә икегә,
Яшерәм күңелем читенә...
Дисбегә тезелгән сәйләнәй
Яшерен хәтирә сүтелә...

Гомерне икегә бүләм дә,
Тауларга яшерәм яшьлекне...
Без инде яшьлектән үткәндер –
Күзләрдә әрнүле яшь кипте...

Икегә бүленгән дөньяның
Үткәндә калганы кадерле...
Әйләнеп-бәйләнеп кайтырлык
Сагыну өзгәли бәгырьне...
Резедә Гобәева в соцсетях