Рүзәл Мөхәммәтшин
шагыйрь
1989 елның 25 маенда Кукмара районының Татар Толлысы авылында туа. 2011 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. «Каралама» (2010) һәм «Бүре мин» (2014) исемле шигырь җыентыклары авторы. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013).
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2010).
Иҗат
Чөнки мин ышанам
(Милләт юк ул, диләр)
– Милләт юк ул,– диләр, – яшәде яшәсен.
Хәзер бу халыкка чит телдә дәшәсе.
Кояшын югалтып караңгы сарайда
Ул улый бүре күк табынып ак айга.
Һәм соңгы сулышта иманын югалтып,
Төкереп барсына, ул таптый үз антын.
– Милләт юк ул, – диләр, әрнетеп яраны
Күзгә яшь тыгыла, еламыйм, ярамый.
Берни дә үтмәгән, һәм азан тавышы
Барсына чик түгел, барсының тик башы.
Мин атмыйм чәчәкләр кабере ташына,
Чөнки мин ышанам, ышанам халкыма.
– Милләт юк ул, – диләр, – яшәсен яшәде.
Авызны яптылар, ләкин кем дәшмәде?
– Ә җәнлек ул, – диләр, – үлеме алдыннан
Кычкыра да, дулап, яңадан абына.
Ләкин кем җәнлек соң? Мин протест белдерәм!
Онтылган хакымны кайтарам бүгеннән...
– Милләт юк ул, – диләр, ләкин кем исбатлар?
Ник иртә күмәсез, әле мин бит татар?!
Кояшны югалтып караңгы сарайда
Уламыйм бүре күк, табынсам да айга.
Һәм үзен тапмаган милләтем өчен дә,
Мин саклыйм антымны йодрыгым эчендә.
Татар идек...
Татар идек, әле кайчан гына,
Богауларны өзеп атарлык...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Татарлыгың кая, татарым?
Кайсы якка күчте кыйблаң синең...
Кай дәфтәрдә дала әсәре?
Болыт артындагы саргайган тап
Кояшыңмы, башка нәрсәме?
Горурлыгың кая, кая даның –
Нәрсә кими бездә көннән-көн?
"Я – татарин!" – дигән ишеләрдән
Кимсенмисеңме син, милләтем?..
Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,
Көчкә-көчкә сулап таш ара,
Ямансулый, әле кайчан гына
Татарныкы булган башкала...
Татар идек... "Без бит татар!" – дидек...
Бөек татар, дидек, билгеле...
Инде кесәләрең капша да, әйт –
Кояш батып килә түгелме?
Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар...
Казан
Аллалар онытты яшьнәгән халыкны.
Шартлаган стенадан мәетләр калыкты.
Һәм йотты томанда шәфәкъны тын Идел.
Ахыргы каһарман кем иде? Син идең!..
Өзелде мәңгегә яңграган хөр азан,
Калыккан туң кояш эреде бераздан —
Казан!..

Батырып ал канга кыйналган милләтне,
Яңалар яңадан һәммәсен өйрәтте.
Күтәреп өскәрәк күгәргән тәресен,
Син күрдең! Күрмәгән гомумән күрмәсен...
Әрнетә йөрәкне тотмаган уразаң,
Туктады көн язда, башланса да яздан —
И, Казан!..

Шаһ Гали күкләрне тудырган бу халык
Иелде мәңгегә толерант кол калып,
Һәм җанны череткән канлы хач урнына,
Бүген үз канын һәркем үзе суыра... —
Ханбикәң күк горур манараң бераздан
Ишелер микәнни өстеңә, чал Казан,
Әйт, Казан?!.
Тамырлар
Күз алдында — пәрдә, аның аша
Тонык кына кояш ялтырый.
Тышта җылы, бары куллар гына
Туңа әзрәк, туңа һәм ойый...
Түзалмады ярты көнгә яңгыр...
Түзалмады өч-дүрт сәгатькә...
— Китәм, — дисең, — ә мин калам әле,
Син үзеңә мине ияртмә...

Бу чирәмдә без, эх, ауный идек,
Бу таулардан аска йөгереп,
Бар җилләрнең якасыннан тотып,
Төшеп җитә идек иң элек...
Зират шаулый... Кабер саны арта,
Кими, димәк, безнең чордашлар...
Каберләргә түгел, күңелләргә,
Йөрәкләргә баса бу ташлар!

Монда басма иде — хәзер ул юк,
Монда чишмә иде — күмелгән...
Әле генә тулы калган чиләк
Җирдә ауный, суы — түгелгән...
Бил буеннан печән — бирче чалгы,
Чабыйм әле тиргә манылып!..
Дәшүче юк, беркем дә юк янда,
Яра гына әрни аргылып.
Барсы үткән. Елга гына ага,
Текә ярлар гына ишелә...
Әйтерсең лә, монда узган гомерем
Кичә ятып күргән төш кенә...

Су эчмисең: "Иеләсе", — диеп,
Кочып эчеп үскән чишмәдән...
Чәчләр генә бераз агарганнар,
Күзләр генә бераз яшьләнгән...

— Китәм, — дисең... Миңа да китәсе...
Тик үзеңә мине ияртмә...
Бераз торыйм. Түзалмады йөрәк
Ярты көнгә, өч-дүрт сәгатькә...
Нәни чакта моннан узган вакыт
Мәңгелеккә диеп узганбыз...
Яз яшәртә, бер без генә инде
Бүгенгедән яшьрәк булмабыз...
Хәерле кич
Тәрәз арты — салкын караңгылык.
Каләм күккә кара тап түккән...
Һавада ай, һәм бары бер йолдыз.
Минем йолдыз... Ялгыз... Кич җиткән...

Һәм җил генә чыбыкларда уйный,
Һәм багана гына ут чәчә...
Ә алар артында — яңа көн,
Ә алар артында — киләчәк...

Һәм без генә икәү арттырабыз,
Киметәбез шушы араны.
Һәм без генә... Салкын кич каршында
Һәм без генә икәү, аннары...

Сөйлә миңа бар йолдызлар уен,
Бөтен табышмакның серен чиш.
Сөйлә миңа, ни кичерә аңсыз?
Аңсыз белән аңлы ник бер иш? —

Хәерле кич!..

Сөйлә миңа йөрәк серләреңне,
Сөйлә миңа, мин чит түгел ич!
Елыйм, дисәң, ела иңнәремә.
Ачуланмассыңмы, — дисең... Юк, юк һич...

Хәерле кич!..
Бары бер мизгелгә
Плащыңа төрендең дә чыгып югалдың,
Ачулы йөзеңне ыргытып көзгегә.
Ә яңгыр синең күк елады һәм яуды —
Димәк, кабат ялгыз мин керәмен көзгә.

Бары бер мизгелгә туктады сәгатьләр,
Бары бер мизгелгә тузаннар тузмады.
Туктады бар тормыш... Соңыннан вәгъдәләр.
Ләкин барсы чатнап яңадан кузгалды.

Яңгырда кавыштык һәм яңгыр астында
Сөйләдем мин сиңа Такташның сүзләрен.
Тик юып төшерде яңгыр барысын да.
Ул юа әкренләп син узган эзләрне.

Бары бер мизгелгә дәшалмый калдык без,
Бары бер мизгелгә тынлыкны бозмадык.
Икене бер итеп күрсәтте көзгебез.
Тик чатнап барысы кабаттан кузгалды.

Плащыңа төрендең, зонтыңны ыргытып,
Капюшон сыманны күтәрдең өскәрәк.
Һәм киттең учыңа үчеңне нык тотып,
Тик мин барсын җаннан түбәнрәк күтәрәм.

Бары бер мизгелгә яңарды ярасы,
Туктаган сәгатькә җанлану килде дә,
Тәндә кан тамыры бүртенде, барысы
Ишелеп чатнарга бик тиеш иде лә...

Бары бер мизгелгә тукталып калдың син,
Бары бер мизгелгә якынрак үрелдең.
Туктады бар тормыш. Ә аның белән — мин.
Тик үтсен яңгыр һәм... һәммәсе терелер.
Адашканнар
Без адаштык, ахры...
Килеп җиттек инде менә:
Кичәгедән — бүгенгегә
Кылган сәфәр
Бик катлаулы булды әллә? —
Коңгырт шәфәкъ белән бергә
Көн сүрелеп килә...

Аяк асларында — көзге көйләр:
Хәзер берсе
Колагыңа бөкерәеп сөйләр —
Тик ышанма! —
Моң түгел бу,
Мәет-яфракларның
Ыңгырашы гына...

Без адаштык, ахры,
Ике гасыр арасында...
Ата-баба каласында
Яшәр өчен лаекмы без, юкмы?
Аекмы без, юкмы?!. —

Ә офыкта — эңгер-меңгер...
Еллар аша,
Ертып күңел күген генә,
Кичәгедән — бүгенгегә
Хан илчесе атта чабып бара сыман...
Без адаштык ике гасыр арасында...

Ә офыклар — дымлы...
Күз алмасы кызарганмы,
Күз арганмы
офыкларга багып?
Җанның тәнне инкарь иткән чагы!..
Әмма җавап барыбер бер генә:
Хаталанма! —
Күңелдәге бу котырган давыл —
Хисләр түгел,
Декабрь генә...

Без адаштык...
Без адаштыкмыни?!.
Бавын күккә бәйләп,
Аякларын чайкап Иделдә —
Асылынган бер фәрештә
Безнең
Саклаучыбыз идеме әллә?
Әллә...
Табаннардан айрылмыйча,
Ычкындырмый тездән кулларын
Безнең белән атлап килгән шәүлә —
Юлдашыбыз да ук булганмы?..

Кая идек без шулкадәр гомер?
Без булдыкмы, булырбыз дамы?
Бездә кемнең рухы, кемнең каны?..
Кем исбатлар аны:
Иблисме?
Алламы?

Ә офыкта эңгер-меңгер...
Көн сүрелә,
Калдырмыйча сыңар мәлен дә...
Әйе, без адаштык... Чынбарлыкта...
Ләкин без бар!
Без — бар... Әлегә
Рүзәл Мөхәммәтшин в соцсетях