Эльмира Галимова
Композитор, этномузыколог, сәнгать фәннәре кандидаты
Галимова Эльмира Мөнир кызы 1982 елның 20 мартында Яр Чаллы шәһәрендә туа. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка коллиятен (2001), Н.Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2006) кызыл диплом белән тәмамлый. Эльмира 50 дән артык фәнни мәкалә авторы, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы (2007), М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013).

Эш урыны - Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге «Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының» театр һәм музыка бүлеге мөдире.

Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе (2014), Казан Мэриясе һәм Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2017).

Иҗат
Әсәрләр: 200 артык җыр һәм романс, «Изге Ядкәр» ораториясе, «Сөмбикә канаты» арт-опера авторы, симфоник оркестры өчен иҗат ителгән «Симфоническая аллегория», «Четыре стихии», «Небеса-зеркала», «Жизнь под знаком Маугли», «Концерт для фортепиано с оркестром» (в 3-х частях), кыллы оркестр өчен язылган «Мегаполис», баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия», орган һәм камера оркестры өчен «Музыкальная анимация», флейта һәм камера оркестры өчен «Диптих» әсәрләре аеруча зур танылу алды.

Шулай ук «Зәйтүнәкәй», «Каракүз», «Афарин, артист» музыкаль драмалар, балалар өчен язылган «Әйт, әле күбәләк» мистериясе, төрки эпос «Айрыз Батыр», музыкаль комедия «Беренче мәхәббәт» өчен иҗат ителгән көйләр халык күңеленә тиз арада үтеп керде.