Зөлфәт Вәлиуллин
композитор
Вәлиуллин Зөлфәт Рафыйк улы 1992 елның 28 декабрендә Лаеш районы Пәрәү авылында туып үстем.
2009 елда Пәрәү урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап Казан музыка көллиятенең хор–дирижерлык факультетына укырга кердем.
2013 елда көллиятны кызыл диплом белән тәмамлагач укуымны Казан дәүләт консерваториясының хор–дирижерлык факультетында дәвам иттем. Уку дәверендә төрле дирижерлык, фортепиано өчен халыкара конкурсларында катнашып призлы урыннар алып лауреат исеменә лаек булдым.
Казанда уку дәверендә төрле музыкаль чараларда актив катнаштым. Шулар арасында 2011 елда Ренат Харис либреттосына язылган яшь композитор Эльмир Низамовның «Алтын Казан» рок–операсы. Шул ук елны Казан кремле янында ачык һавада сәхнәләштерелгән Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында, соңыннан 2015 елда Эльмир Низамовның "Кара пулат" операсында катнаштым.
2017 елда укуымны уңышлы итеп тәмамладым. Шул ук елдан Балакирев исемендәге иҗат мәктәбендә балалар хорын һәм Казанның Б.К. Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәбендә «Җиңү варислары» балалар коллективын җитәклим. Соңгы елларда педагогика өлкәсендә актив эш алып барам.
Хәзерге көндә композияция һәм аранжировкалар ясау белән шөгыльләнәм. Мисал итеп: хор, фортепиано өчен сюиталар, кино һәм спектакльләр өчен төрле музыкаль әсәрләр, җырлар иҗат итәм.
Портфолиямдә зур эшләрем арасында Калеб кысаларында куелган «Сәрләүхәсез» вербатимы (2017 ел) реж. Н. Исмәгыйлева, ТНВ телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән «Көтелмәгән кунак» (2018), «Җылы эзли җаннар» (2018), «Кунак ашы — кара каршы» (2019), «Овертайм» реж. М. Махмутов (2018) фильмнары, Кариев театры репертуарындагы «Шай–бу! Шәй–бу!» спектакле.
Иҗат
Зөлфәт Вәлиуллин в соцсетях